Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мэриясе татар теле тәрбиячеләре өчен TED-форматында семинар уздыра

Бүген,  21 апрельдә, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» татар теле тәрбиячеләре өчен шәһәркүләм семинарлар циклының өченче чарасы...

Бүген,  21 апрельдә, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» татар теле тәрбиячеләре өчен шәһәркүләм семинарлар циклының өченче чарасы үтәчәк. Аны Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе оештыра. Чарада бу өлкәдә  тәҗрибәле алты спикер 500 гә якын педагогны үзләренең нәтиҗәле ысуллары белән таныштырачак.
Искәртеп узыйк, Казан мэриясе әлеге семинарларны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашыра.
Бала вакытта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да өйрәтә алмас, дигән борынгылар. Шуңа да татар телен өйрәтүдә тәрбиячеләрнең роле зур.
Чарада катнашучылар балаларны гәҗит-журналлар ярдәмендә ничек кызыксындырырга, рәсемнәр, пропп карталары аша әкиятләр, хикәяләр ничек төзергә икәнлеген өйрәнәчәкләр. Уеннар ярдәмендә һәм әкият геройлары булып татар телен өйрәнү серләренә төшенәчәкләр.
Cеминарда спикер буларак Казанның дәүләт һәм хосусый балалар бакчалары тәрбиячеләре, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире катнаша.
Әлеге чара – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башланып киткән «Татар телен кызыклы һәм нәтиҗәле укыту юллары» исемле семинарлар циклы дәвамы. Балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен беренче ике семинар 21 февральдә, 31 мартта узды. Анда 1000 гә якын катнашучы татар телен өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнары белән танышты.
Чарада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова һәм Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Асаф улы Ризванов катнашачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ