Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли семинар үтәчәк

2022 елның 25-26 апрелендә татар әдәбияты классигы, галим, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) тууына 135 ел тулуга багышланган «Галимҗан Ибраһимов һәм XX-XXI гасырлар та...

2022 елның 25-26 апрелендә татар әдәбияты классигы, галим, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) тууына 135 ел тулуга багышланган «Галимҗан Ибраһимов һәм XX-XXI гасырлар татар белеме» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли семинар үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
Чарада түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла:
- Г. Ибраһимовның иҗтимагый-сәяси, мәдәни, мәгърифәтчелек һәм оештыру эшчәнлеге;
- Г. Ибраһимовның әдәби иҗаты һәм фәнни хезмәтләренең төрки дөньядагы роле;
- Г. Ибраһимов хезмәтләрендә татар теле проблемалары һәм XX-XXI гасырларда татарларда тел белеме үсеше;
- ХХ гасырның беренче чирегендә милләтне формалаштыруда, татар җәмгыяте, мәдәнияте үсешендә җитәкче-лидерларның роле.
Семинар эшендә чит илләрдән (Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Төркия) һәм Россиянең Казан, Уфа, Ижевск, Якутск, Мәскәү һ.б. шәһәрләреннән галимнәр катнаша. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Әхмәтов Марат Готыф улы, Казахстан Республикасы Л.Н. Гумилев исем. Евразия милли университеты ректоры Садыков Ерлан Батташевич, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Үзбәк теле, әдәбияты һәм фольклоры институты директоры Махмудов Низомиддин Мамадалиевич, Башкортстан Республикасы Аургазы районы Солтанморат авылындагы Галимҗан Ибраһимов музее мөдире Шәфиева Гөлсинә Гарифулла кызы, Кыргызстан “Манас” Кыргыз-төрек университетының көнчыгыш телләр кафедрасы мөдире, Ибраимов Осмонакун Ибраимович, Баку славян университеты профессоры Мамедов Тагисой Низами һ.б. бар.
Семинарның эш тәртибе:
25 апрель 2022 ел
09.00–10.00 – кунакларны һәм семинарда катнашучыларны теркәү.
09.30-10.00 – Г. Ибраһимовның 15 томлык әсәрләр тупланмасын тәкъдир итү.
10.00–12.30 – пленар утырыш.
12.30–14.00 – төшке аш.
14.00–16.00 – «Милләт төзелешендә һәм этник мәдәниятләр үсешендә әйдәман-лидерларның роле, татар җәмгыяте, мәдәнияте үсешендә җитәкче-лидерларның роле» темасына түгәрәк өстәл.
26 апрель 2022 ел
09.30–11.30 – «Галимҗан Ибраһимов иҗаты: әдәби, фәнни һәм иҗтимагый-сәяси дискурслар» темасына секция утырышы.
Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ