Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итәләр

Казанда аз керемлеләр өчен Фучик ур., 52 адресы буенча яңа кайнар ризык белән тәэмин итү хәйрия пункты ачылды.Мәрхәмәтлелекнең инициаторы булып Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский тора. Аш...

Казанда аз керемлеләр өчен Фучик ур., 52 адресы буенча яңа кайнар ризык белән тәэмин итү хәйрия пункты ачылды.
Мәрхәмәтлелекнең инициаторы булып Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский тора. Ашларны, шәһәр кафеларының берсендә әзерләп,  туклану пунктына китерәләр. Хәйрия пункты  сәгать 11:00 дән 13:00 гә кадәр эшли. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне ипи белән пешерелгән кайнар ашлар яки итле боткалар белән сыйлыйлар. Мохтаҗларга 65 меңнән артык кайнар ризык порциясе инде таратылган.
Хәзерге вакытта  Казанда  4 хәйрия пункты эшли. Алар Симонов, 3, Авангардная, 58, Борһан Шаһиди, 26, Фучик,52. адреслары буенча урнашкан.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ