Казанда тагын уку йортлары «миналаштырылган»

Казанда билгеле булмаган кешеләр, берьюлы берничә мәктәп һәм югары уку йорты «миналаштырылган», дип хәбәр тараткан.

Казан педагогика көллияте, Казан технология көллияте, КДАТУ, шулай ук кайбер мәктәпләр, гимназияләр һәм балалар бакчалары бу хәлгә дучар булган. Бу хакта «Бизнеc Onlinе» хәбәр итә. Билгеле булганча, мина барлыгы турындагы хәбәр уку йортларының электрон почтасына килгән. Гадәттән тыш хәл урынына махсус хезмәтләр килеп барлык хезмәткәрләрне һәм укучыларны эвакуацияләгәннәр.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.