Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар биюе буенча «Батыр батл» остаханәсе үзачак

18 августта 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» остаханәсе узачак. Остаханәне Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бал...

18 августта 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» остаханәсе узачак. Остаханәне Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Владислав Уткин һәм Данил Исхаков алып бара. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
«Артистлар перформанс оештыра һәм «чын егетләр» биюен күрсәтәчәк. Владислав Уткин белән Данил Исхаков арасында бию батлы узачак. Соңрак алар катнашучылар арасыннан үзләренә команда туплый. Теләгән һәр кеше татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен генә өйрәнеп калмый, профессиональ биючеләр ярдәмендә каршы як команда белән батлда ярышачак. Биючеләргә баянчы Газинур Равилов һәм битмейкер, диджей Malsi music булышачак», – диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ