Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үтәчәк

Казанда 2 февральдән 5 февральгә кадәр татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үтәчәк. Биредә Россиянең 21 субъектыннан 150 дән артык укучы катнашуы көтелә.3 – 4 февраль көннәрендә  Иде...

Казанда 2 февральдән 5 февральгә кадәр татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үтәчәк. Биредә Россиянең 21 субъектыннан 150 дән артык укучы катнашуы көтелә.
3 – 4 февраль көннәрендә  Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Муса Җәлилгә “Моабит дәфтәрләре” өчен Ленин премиясе бирелүгә 65 ел тулуга багышланган   татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада һәм телдән сәнгать сүзе туры үткәреләчәк.
Катнашучылар өчен әзерләнгән мәдәни-экскурсия программасы да бик кызыклы: укучыларны Казанның истәлекле урыннары белән таныштыру,  Галиәсгар Камал театры,  Кәрим Тинчурин театры спектакльләрен карау , Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре белән очрашу кебек мавыктыргыч чаралар көтә. Шулай ук, укучыларны озатып баручы татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен  мастер-класслар үткәрү дә планлаштырыла.
Олимпиаданың ябылу тантанасы 4 февральдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ