Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Титры» инклюзив киномәктәбенең бертуган Люмьерлар турында фильм премьерасы узачак

Иртәгә, 28 декабрьдә, Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «Титры» инклюзив киномәктәбе укучылары катнашында һәм «Филантроп» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы ярдәме белән төшерелгән...

Иртәгә, 28 декабрьдә, Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «Титры» инклюзив киномәктәбе укучылары катнашында һәм «Филантроп» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы ярдәме белән төшерелгән «Дебют» дип аталган кыска метражлы фильмның премьерасы узачак.
Фильм бертуган Огюста һәм Луи Люмьерларның бала чагы турында сөйли. Анда кинематографның барлыкка килү тарихы гына түгел, ә бөек уйлап табучыларга җиңәргә туры килгән тормыш каршылыклары да күрсәтелә.
Күрсәтү Халыкара кино көненә һәм абыйлы-энеле Люмьерларның беренче киносеансының 126 еллыгына багышланган. Ул ачык форматта узачак – сеанска вакцинация яки медотвод турындагы сертификатны раслый торган QR-коды булган барлык теләүчеләр дә килә ала.
Ул арада «Титры» инклюзив киномәктәбе яңа төркем җыю турында игълан итә. Дәресләр 2022 елның 1 февралендә башлана. Сораулар һәм гаризаларны  dobro@kzn.ru e-mail ына җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы.
Чыганак: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ