Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда винтаж әйберләр фестивале узачак

15  апрельдә Казанда «КультТорг» акыллы куллану фестивале узачак.Республикада яшәүчеләр винтаж әйберләр сатып ала, фримаркетка әйберләр һәм гринмаркетта яшел үсемлекләр һәм чәчәкләр белән алмаша...

15  апрельдә Казанда «КультТорг» акыллы куллану фестивале узачак.
Республикада яшәүчеләр винтаж әйберләр сатып ала, фримаркетка әйберләр һәм гринмаркетта яшел үсемлекләр һәм чәчәкләр белән алмаша алачак.
Алмашу өчен китерелә торган әйберләрнең тулы исемлеге сылтама буенча бастырылган.
Шулай ук мәйданчыкта икенчел чимал җыю буенча да акция узачак – кием, җеп, пластик уенчыклар, савыт-саба һәм башка әйберләр кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фестиваль 12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Бауман урамы, 44/8 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгендә узачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ