Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда эшләнгән «акыллы уеннар» гарәпләрне кызыксындырган

«Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы укытучылары тарафыннан эшләнгән «акыллы өстәл уеннары» Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясен кызыксындырган. Алар Казанга мәгариф министрларының «Киләчәкне фор...

«Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы укытучылары тарафыннан эшләнгән «акыллы өстәл уеннары» Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясен кызыксындырган. Алар Казанга мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» халыкара форумында катнашу өчен килде. Кичә делегация берничә  мәгариф учреждениесендә булды.
«Бала-Сити» полилингваль мәктәпләр һәм балалар бакчалары челтәре генераль директоры Альбина Насыйрова сөйләвенчә, кунаклар программаны сатып алып, аны гарәп дәүләт балалар бакчаларында эшләтеп җибәрергә тели. «Аларга «акыллы өстәл уеннары» проекты ошады, аның ярдәмендә балалар телләр өйрәнә. Бу продуктны безнең мәктәп методистлары ясады. Уен аша балалар командада эшләү күнекмәләрен үстерә, иҗади уйларга өйрәнә, логик фикерләүне үстерә ала. Бу программаның дөньяда аналоглары юк. Чит ил коллегаларыбыз үзләрендәге мәктәпләргә шундый әйбер җитмәгәнлеген әйтте», - дип сөйләде ул.

Фәния Лотфуллина


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ