Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанлыларны нинди яңа парклар көтә?

Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан, күптәннән инде үзгәрешкә сусаган Бишбалта бистәсендә урнашкан «Балыкчы» бакчасы быел танымаслык хәлгә килерлек итеп төзекләндереләчәк. Яңартылган паркта алмагачл...

Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан, күптәннән инде үзгәрешкә сусаган Бишбалта бистәсендә урнашкан «Балыкчы» бакчасы быел танымаслык хәлгә килерлек итеп төзекләндереләчәк. Яңартылган паркта алмагачлар, чияләр, шомырт агачлары ямь бирсә, ретростильдәге фонарьлар, гирляндалар тирә-юньгә яктылык, матурлык сибәчәк, ә ачык һавадагы кинотеатр кино сөючеләрне үзенә тартып торачак. Аның проектын Казанның баш архитекторы урынбасары, шәһәр мэриясе каршындагы иҗат төркеме җитәкчесе Дарья Толовенкова эшләгән. Укучыларыбыз : «Ни өчен соң Балыкчы бакчасы дип йөртелә бу парк?» – дип кызыксынмый калмас. Аның тарихы турында Дарья Толовенкова болай дип сөйли: ««Балыкчы» бакчасы территориясенең тарихы 1877 еллардан башлана. Ул чакта җәмәгать киңлеге фин сәүдәгәре Густав Тальквистка карый һәм Тиволи бакчасы дип аталган. 1917 елда, Октябрь революциясеннән соң бакчаның шактый мәйданында «Сантехприбор» заводының җитештерү корпуслары төзелә. Элекке паркның кечкенә бер өлеше генә кагылмаган килеш кала. Күпмедер вакыт җәмәгать киңлеген «Машина төзүчеләр» бакчасы дип атап йөрткәннәр. 1936 елда үзәгенә балыкчы скульптурасы белән фонтан урнаштыралар, ә исеме Балыкчы бакчасы дип атала башлый». Проект авторы фикеренчә, дистә еллар дәвамында сквер тарихи структурасын югалткан. «Без аны тулысынча торгызырга һәм элеккеге формасын кире кайтарырга телибез», – диде Дарья Толовенкова. Паркның төп бизәге фонтанда балыкчы скульптурасы булачак. Шулай ук паркта тренажерлар белән спорт зонасы, амфитеатр белән футбол кыры, теннис корты, чаралар үткәрү мәйданчыгы да барлыкка киләчәк икән.
Алты гектар мәйданны биләүче тагы бер яңа парк «Салават күпере»  микрорайонында Наил Йосыпов һәм Әлфия Авзалова урамнары киселешендә урнашачак. Аның архитекторы Карина Дәүләтҗанова фикеренчә, узган ел парк территориясендә инженерлык челтәрләре буенча эшләр тәмамланган, асфальт-бетон өслек җәелгән, балалар, спорт һәм экстрим-зона өчен территория әзерләнгән, агачлар утыртылган. Паркны төзеләндерү эшләре дәвам итә. Биредә күп функцияле спорт комплексы белән спорт мәйданчыгын, шулай ук баскетбол өчен мәйданчык, памп-трек һәм скейт-парк төзелү планлаштырыла.
2022 елда шәһәр территориясендә төзекләндерү планлаштырыла торган җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирүдә җиңүче булган «Спорт» паркы турында да әйтеп узмыйча булдыра алмыйбыз. Чөнки ул спорт сөючеләр өчен барлык шартлары булган менә дигән урын булачак. Парк мәйданы Миллениум күпереннән алып «Ак Барс Арена» стадионы ягыннан өченче транспорт дамбасына кадәр җитәчәк. Әлеге парк спортчыларны да, якын-тирә йортларда яшәүчеләрне дә җәлеп итү урынына әйләнәчәк, дип фаразлый архитекторлар.
Булачак паркта яр буенда уен һәм спорт зоналары биш чакрымга сузылган велосипед һәм йөгерү юллары һәм триатлон буенча ярышлар һәм ачык суда йөзү өчен пирс төзеләчәк. Моннан тыш, этләрне урамда йөртү өчен мәйданчык та ясалачак. Паркның архитекторы Павел Медведев сүзләренчә, эре спорт чаралары узмаган көннәрдә пирста шәһәр халкы ятакларда һәм эскәмияләрдә ял итә, йога буенча дәресләр үткәрә алачак. Шулай ук парк территориясендә тренажерлары булган зона һәм воркаут-мәйданчык төзелеше дә күздә тотыла.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен тагы бер күңелле яңалык: быел ТР төзелеш тармагы төзелүгә 100 ел тулу хөрмәтенә скверны яңарту, барбекю-зона, йога белән шөгыльләнү мәйданчыгы һәм велосипед юлын үз эченә алган «Светлая долина» паркы ачылу кебек күңелле чаралар да көтелә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ