Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 80 нче мәктәбе гыйлем сабантуен уздырды

Мәркәзебезнең нәкъ үзәгендә – Иске татар бистәсендә 1935 елда  милли рухлы гыйлем учагы буларак ачылган мәктәп ул. Телебез кысылган чорларда да милләтебез могиканы буларак үз статусын саклап калг...

Мәркәзебезнең нәкъ үзәгендә – Иске татар бистәсендә 1935 елда  милли рухлы гыйлем учагы буларак ачылган мәктәп ул. Телебез кысылган чорларда да милләтебез могиканы буларак үз статусын саклап калган ул.

Иң мәртәбәле, милли җанлы мөгаллимнәре белән дан тотты ул Республикабыздагы бердәндер Россиянең халык укытучысы исеменә лаек булган Рамил Исмәгыйль улы Хәлиуллин – нәкъ менә шушы 80 нче мәктәптә бар гомерен мөгаллимлек эшенә багышлады. Нинди генә күренекле шәхесләр укытып чыгарып, олы юлга изге фатихасын бирмәде бу уку уку йорты! Менә аларның кайберләре генә: биология фәннәре докторы Фәрит Ситдыйков, тарих фәннәре докторы Владимир Иванов, медицина фәннәре докторы Әлфия Ибраһимова, Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншина, дикторлар Камал Саттарова, Эльмира Хамматова, скульптор Рада Нигъмәтуллина, җырчы Таһир Якупов... Соңгы вакытта бу мәктәп беркадәр милли йөзен югалтыбрак, руслаша барган төсле иде. Бәлки, бу «Тузган торак» программасы буенча Иске татар бистәсендәге күп кенә татар җанлы гаиләләрнең Азинога күчерелүенә бәйледер.


 
 

 
 
Тик соңгы вакытта 80 нче мәктәпкә кабаттан милли рух әйләнеп кайтасына беркадәр өмет чаткысы уянды. Озак еллар Кукмара мәгариф идарәсе башлыгы булып эшләгән Роберт Мияссәр улы Мансуровның әлеге мәктәпкә директор итеп билгеләнүенә бәйле бу. Әле шушы атнада мәктәпнең актлар залында нәкыш остасы Нәҗип Нәккаш күргәзмәсен ачканнар. Мәктәп коллективы бу көннәрдә үзенә күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри исеме бирү артыннан йөри. Ә бүген исә бүген биредә бу уку елында укуда, сәнгатьтә, спортта. төрле ән олимпиадаларында зур уңышларга ирешкән укучыларны, иҗади эшләүче укытучыларны хөрмәтләү тантанасы булды – җиңүчеләргә грамоталар, кубоклар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
              Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ