Логотип Магариф уку
Цитата:

Келәмдә – студентлар

«Тулпар» спорт комплексында ул көнне көрәшчеләр хакимлек итте.   Татарстанның төрле уку йортларында – институтларда, университетларда, техникум, көллиятләрдә белем алучы студентлар Казан дәү...

«Тулпар» спорт комплексында ул көнне көрәшчеләр хакимлек итте.   Татарстанның төрле уку йортларында – институтларда, университетларда, техникум, көллиятләрдә белем алучы студентлар Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган көрәштә шәхси һәм команда беренчелегенә бил алышты. Казан, Сарман, Әтнә, Кукмара, Арча –  барлыгы 20 ләп  команда, 90 га якын көрәшче чыкты келәмгә. Спортның бу төре белән  Казан дәүләт аграр  университетының үзендә  генә дә, шимбә якшәмбедән кала, көн саен 25–30 егет шөгыльләнә икән. Россиянең  атказанган тренеры    Җәүдәт Хөсәенов  кебек  республиканың иң абруйлы  тренерына эләгү ул  үзе үк  егетләрдә булган ышанычны бермә-бер арттыра торгандыр.
Аграр университет призына уздырылган  әлеге турнир быелдан республика ярышларының   еллык планына  кертелгән. Шулай булгач,  өметләр зурдан, алга таба ул тагын да колачлырак булыр, милли көрәшне популярлаштыруда, аны яңа үрләргә күтәрүдә,  яшь буынны  тәрбияләүдә мөһим чара булыр, һәм безнең студент егетләребез анда катнашу өчен атлыгып  торырлар дип өметләнә турнирны оештыручылар. Ярыш башланыр алдыннан, ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель  Таһиров, үзенең матур теләкләренә үреп,  ТР көрәш федерациясе  җитәкчесе Марат Әхмәтовның яшь көрәшчеләргә  юлланган котлау хатын  җиткерде.  

– Коронавирус аркасында быел ярышлар өч айга кичектерелде. Аннан бер ай ураза булды. Шуңа күрә дә ярышлар бик тыгыз үтә.  Заман безнең алга шундый таләп куя: без  бөтенебез дә көндәшлек шартларында  эшләргә-яшәргә  тиеш, чөнки республикада  эшләп килүче 28 федерациядә 131 төрле спорт төре белән шөгыльләнәләр, – диде Марсель Шәрифҗанович. – Чемпионнар әзерләү  ул  – үзмаксат түгел, беренче чиратта көрәшнең кешене шәхес буларак формалаштыруда тәрбияви роленә игътибар итәргә тиешбез.  Милли көрәш, беренчедән, физик тәрбия бирү чарасы булса, икенчедән, без аны   популярлаштыру һәм  җәелдерүнең төрле юлларын кулланырга тиешбез, чөнки ул үзебезнеке.
 Көрәш – рух чыганагы
Юбилей турнирына моннан 30–40 ел элек авыл хуҗалыгы институтында укыганда,  милли көрәш буенча республика, Россия күләмендә үрләр яулап, уку йортының  абруен күтәргән һәм эшләү дәверендә дә көрәш рухын югалтмыйча, спортның әлеге төрен  үстерүгә зур көч куйган өлкән буын көрәшчеләрне дә   кунак итеп чакырганнар иде.   Шуңа да истәлекләргә бай очрашу булды ул. Арада 37–40 ел буе бер-берсе белән очрашмаган-күрешмәгәннәре дә   бар. Иң кызыгы шунда:  алар заманында көрәш секциясен   хәзерге сыман махсус белемле спортчы  түгел, ә  авылда, Сабан туе мәйданнарында ныгып, тәмам «көрәш җене» кагылган Хәмит Кәлимуллин, Вагыйзь
 Фазлыев, Наил Хәмидуллин, Камил Хуҗиәхмәтов кебек студент егетләр  үзләре алып бара. Турнир башланыр алдыннан, институтның  көрәш мәктәбен узып,   тормышта   зур казанышларга ирешкән  ул шәхесләргә  университетның «Казан аграр университетының горурлыгы» дигән күкрәк билгеләре һәм
ТР көрәш федерациясе рәисе исеменнән  Рәхмәт хатлары тапшырылды.   Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР ФА мөхбир-әгъзасы, милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, 10 мәртәбә Татарстан, 2 мәртәбә Россия чемпионы , 4 тапкыр Муса Җәлил призына узган ярышларның  җиңүчесе Марсель Таһиров та  шул исемлектә.  Сабантуй мәйданнарындагы халык, аягүрә басып, ничәмә-ничә тапкыр гына  алкышламаган   аны!   Батыр калгач, җилкәсенә салып, мәйдан әйләнгән  тәкәләрнең барысын бергә җыйсаң (152 тәкә!), үзе бер авыл көтүе булыр иде, валлаһи. 
90 нчы елларда еш уздырылган  Кышкы Сабантуйларны да исәпләсәк,  тегеләренә тагын  егермеләп тәкә  өстәргә кирәк булачак.

Ике тапкыр Татарстан, бер тапкыр Россия чемпионы Камил Хуҗиәхмәтовның да танылуы  институтта     үзләреннән өч курска алдарак укыган Вагыйзь Фазлыев   кул астында көрәшеп йөргән  чакларга туры килә.  19 яшь тә тулмаган Камил  икенче курста ук  спорт мастеры булуга ирешә. Институттан соң Мөслимдә  башта «Сельхозэнерго»ның баш бухгалтеры, соңрак аның җитәкчесе булганда да, стадион җитәкчесе итеп билгеләнгәч тә, көрәшне ташламый. Спорт мәктәбендә җәмәгать башлангычында  район командасының  тренеры буларак, яшь көрәшчеләр әзерли.  Милли бәйрәмебез Сабантуйларның умыртка баганасы булган  көрәш барышын да  озак еллар дәвамында баш  хөкемдар    буларак күзәтә Камил әфәнде. «Күңелдә әлегәчә көрәш рухы бармы соң?» – дип сорадым яңа танышымнан.«Бар гынамы соң!  Студент  чакта көрәшеп йөргән чаклар төшләргә керә. Безнең яшьлек  бит ул!  Дәрт бар, дәрман гына юк хәзер», – дип шаярта әңгәмәдәшем.
Икътисад факультетын моннан  35 ел элек тәмамлаган Шакирҗан Милаев  исә  Әлмәт районының Сөләй авылында яши икән.  Фермер. 300 гектар  җирендә игенен дә игә, кем әйтмешли, ихатасында абзар тутырып малын да асрый.    10 нчы сыйныфта укыган чагында ук, Калининградта узган «Бөтенроссия авыл уеннары»нда авыл хуҗалыгы институты өчен чыгыш ясап, СССРның спорт остасына кандидат нормативын үтәгән егет булып чыкты ул!   Кыскасы, гасыр кичкән университет ил күләмендә дан казанган галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов кебек республика җитәкчеләре белән генә  түгел, дистә еллар дәвамында мәйдан тотучы менә шундый көрәшчеләре белән дә чын-чынлап горурлана.
 – Башкача була алмый, чөнки  безнең Казан дәүләт аграр университетында  уку тәртибе, белем бирүнең куелышы шундый – студентны программаны үзләштерү өчен  һәрдаим эшләргә, көне-төне укырга өйрәтәләр. Мин моны үзем укып чыккан механика факультеты  мисалында да әйтә алам. Университетта алган   темп эшкә урнашкач та дәвам итә һәм кыска  вакыт эчендә үзенең нәтиҗәләрен дә бирә, – ди университетның проректоры, милли спорт  буенча Россиянең спорт остасы    Наил Нурулла улы Хәмидуллин.  Ул,   Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда,     ел ярым дәвамында  тренер  булып эшләгән, үзе дә берничә тапкыр Россия һәм Татарстан  чемпионы булып калган.   Аның фикеренчә, шушындый  турнирларда матур итеп көрәшер өчен даими шөгыльләнеп торырга,  ким дигәндә,  тренировкаларда  ярты ел  тир түгәргә кирәк.   Тәүге тапкыр   авыл Сабан туенда   мәйдан тотканда,   9 нчы  сыйныфны тәмамлаган гына булган  ул үзе дә.  Нәкъ шул елны үсмерләр арасында батыр калып, өенә  беренче гармунын   күтәреп кайтуын бүгенгедәй хәтерли.  Елның-елында бил алыша торгач, көрәшче Нурулла малаеның    бүләккә алган гармуннары    6–7 гә әйләнә, тәкәләр дә исәбен югалта.    Биектау районы Сабан туенда (1983) баш батыр булып калгач, 65 кг да бил алышкан егетнең иңнәренә 74 кг лы тәкә  салулары  да,  Әлмәттә  узган ярышларда (1987 ел) Россия чемпионы булып танылуы да аның күңелендә сагынып сөйләрлек хатирәләр белән яңара.   

Казанда  татарча көрәшне   үстерергә мөмкинлек бар. Шуңа да  аны кечкенәдән күреп үскән булдыклы авыл егетләре   укырга шушында агыла. Алар арасында  талантлы көрәшчеләрне табарга, үстерергә генә кирәк.  Мәктәп укучыларына йөз тоту шулай ук үзен аклаячак, дигән фикер дә бер генә яңгырамады ул көнне.  ТР көрәш федерациясе  спортның бу төренә  нәкъ менә  балаларны мәктәп яшеннән җәлеп итү сәясәтен алып бара да. Казанның тап уртасында урнашкан Каюм Насыйри исемендәге  80 нче  мәктәптә  узган  Сабан туе  да ачык күрсәтте андый потенциал барын.   ТР көрәш федерациясе ярдәме белән  берничә районның  яшь көрәшчеләре  мәйдан тотты анда.   Иң  сөендергәне Сабан туе уздыру  идеясен башка мәктәпләрдә дә күтәреп алырга теләүчеләр бар. Матур башлангыч дәвамлы йола  булып кереп китсә, Казан малайлары да  мәйдан тотуның  тәмен белеп-тоеп үсәчәк  дигән сүз.   «Әлеге  башлангычны   мәгариф идарәләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары  хуплап алырга тиеш, юкса коры энтузиазмда гына эшләнә торган эш түгел бу. Ул әкренләп мәктәп программаларына килеп керергә тиеш, көрәшне үстерү турында дәүләт программасы булдыру зарурлыгын да танырга тиешбез», – диләр  танылган  көрәшчеләр.
 Кукмара тәҗрибәсе
Теләчедә эшләгәндә үк, көрәшнең дәрәҗәсен, аның милли рухын күтәрүчеләрнең берсе  булган Татарстанның атказанган спорт остасы Рафак  Шамил улы Хәлиуллин да хуплый бу фикерне. Чөнки ул –  бүгенге көндә Кукмара  районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе генә  түгел, ә районның  татарча көрәш федерациясе рәисе дә.
–Яшермим, барысы да акчага корылган бер заманда, ярышларны оештыру кыенлаша. Баласы спорт залына йөргән ата-ана да: «Минем улым көрәштә җиңсә, аңа нинди бүләк  булачак?» – дип кызыксына.  Без, әлбәттә, үзебезчә тырышып, көрәшчеләрне әзерлибез. Мәктәпләрдә унлап тренер эшли, алар –  йә физкультура укытучылары, йә элек үзләре мәйдан тоткан көрәшчеләр.  Бездә тәртип шулай куелган: балалар арасында ай саен бер ярыш булырга тиеш. Бер турнирны уздырырга 100–150 мең акча китә, аларның һәркайсында  100–120 бала катнаша, – ди Рафак  Шамил улы. Билгеле, Кукмара көрәшчеләре  сынатмый.  Нефть башкаласы булган Әлмәттән кала, республикада икенче урында баралар. Әмма көннәрдән бер көнне    алар үстергән спортчылар  янына акчалырак  берәрсе килеп: «Син, әйдә, безнең өчен көрәш», – дияргә дә мөмкиннәр бит әле. Монысы инде мәсьәләнең икенче ягы... 
Рафак әфәнде  ир балаларны көрәш мәйданнарына яшьли  тарту яклы. Үзе дә,   авыл хуҗалыгы институтының  икътисад факультетына укырга  килгәндә үк, районда чемпион булып танылган спортчы була. Аннан соңгы җиңүләре дә теләсә кемгә үрнәк булырлык: 4 тапкыр  М. Җәлил призын , 3 тапкыр Татарстан  чемпионатын ота ул.
 Мари ягыннан килгән гадәт
Хәтерләсәгез, элегрәк Сабантуйларында: «Егетләр, көрәшкә язылабыз!» дигән игълан яңгырауга,  бәйге оештыручылар тирәсен бала-чага сырып алыр  иде.   Берсеннән-берсе күреп көрәшә бала-чага, аның да җиңү тәмен татып карыйсы килә.    Сабан туе җитә башласа, күршебез Зәки бабайның,  капка төбендә урам малайларын җыеп, «кет-кет»  көлеп,  чүлмәк ваттыра,  үзара көрәштерә торган гадәте бар иде. Үзе бер бәхет булган бит авылда  бала-чага күңелен күрердәй шундый кеше булу!  Кемдер, бәлкем, без,   каз бәбкәсе саклаганда,  болынга бозау төшергән чакларда,   малайлар  белән  көрәшә торган идек, дияр. Элегрәк көрәш темасыннан кызлар читтәрәк торса, соңгы вакытта  мәйданга кызлар чыгу очракларын да күзәтәбез. «Бу уңайдан  сезнең фикерне  беләсе иде», – дим  Марсель  Таһировка. 
–Мин моны  беренче тапкыр 15–19 еллар  элек мари Сабан туенда күрдем. Кызлар егетләр белән көрәшә! Ушым китте.   Егет белән кыз көрәштерүгә мин,  гомумән,  каршы. Ир заты  ул барыбер көчлерәк бит. Хатын-кызлар көрәше ул якларда элек тә булган. Ир-атлар сугышка китеп беткәч, мәйданга  хатыннары чыккан,  бу гадәт аларда хәзер дә саклана икән. Моны  Зәй районының бер керәшен  авылында, Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында, Мари якларындагы Мазарбашы  авылында   күзәтергә була...
Әтиләре үкчәсенә басып
Аграр университетның 100 еллыгына багышланган юбилей  чараларын  башлап җибәргән   көрәш  җиңүчеләрне барлый торды. Егетләр тиз генә бирешә торганнардан түгел шул. Нократ Аланы  егете, Казан дәүләт аграр университетының механика факультетының 
4 нче курс студенты Раил Сәлахетдинов   спортта беренче адымнарын моннан 10 ел элек 13 яшендә Кукмара районы Олыяз авылында башлаган. Моңа, әлбәттә, әтисе Ренатның көрәшче булуы да йогынты ясамый калмагандыр.  Институтка  укырга кергәнче  үк, спорт остасы булып танылган Раил: «Хәзер  көчемне дөнья чем-
пионатында сыныйсым килә» , –дип  белдерде, киләчәк планнары белән уртаклашып. Бер үк вакытта Сабантуйларын да  калдырырга исәбе юк егетнең.  
Спорт остасы, Казан юридик институтының 4 нче курс студенты Рәшит Сибагатуллин да Россиянең атказанган тренеры Җәүдәт Хөсәеновның шәкерте булып чыкты.   8–9 нчы сыйныфларда укыганда ук, Сабантуйда  үзе көрәшеп алган велосипедта элдергән егет ул. Көрәш белән 10 яшеннән шөгыльләнә. Берничә тапкыр Татарстан чемпионы булган, Бөтенроссия турнирларында 1, 2, 3 нче урыннар яулаган. Әлегә иң   зур казанышы дип, ул 2019 елда Екатеринбургта студентлар арасында узган дөнья чемпионатында җиңүен  атый. Ул вакытта Рәшит  тә (90 кг), аның бертуган абыйсы  Рөстәм дә (100 кг)    дөнья чемпионы булып танылалар.  Димәк, көрәшчеләр династиясе дәвам итә дияргә тулы нигез бар. Танылган көрәшче, экология буенча ТР Президенты киңәшчесе, фән докторы, ТРның атказанган экологы Фатих Сәүбән улы Сибагатуллинның уллары алар. 
–17 яшьтән үземне келәмдә иркен сизәм.  Көрәш чын-чынлап ир-егетләрнең холкын формалаштыра, тәрбияли. Юкса беренче елларда турникта да күтәрелә алмый идем бит, – ди Рәшит.
 Нәтиҗә
Нәтиҗәдә  үз үлчәү категорияләрендә  Ирек Миңнехуҗин (60 кг), Булат Яруллин (70 кг), Эмиль Мавлин
(80 кг), Раил Сәлахетдинов (90 кг), Рәшит Сибагатуллин  (100 кг), Данис Закиров  (130 кг)  беренче урынны яуладылар. Артур Иванов, Булат Тумаков, Булат Билалов, Инсаф Садыйков, Нәфис Галиев, Чыңгыз Садриев исә турнирның – икенче, ә Жахонгир Ходжаев, Дамир Шәйхетдинов,  Данил Хәйриев, Илһам Вәлиуллин, Рамазан Мөхәммәтҗанов, Рифат Фомин өченче урыннарга лаек булдылар. Болар  барысы да –  өлкән буынның үкчәсенә басып килүче көрәшчеләр. Ә команда беренчелегенә килсәк, яхшы нәтиҗә, матур көрәш  күрсәтеп, Казан дәүләт аграр университеты көрәшчеләре беренче, Казан нефть химиясе техникумы  һәм Сарман аграр көллияте командалары икенче-өченче урыннарны яуладылар. Сабантуйларында  да мәйдан тотачак әле бу егетләр!
Расиха Фаизова

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ