Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда «Туган тел» олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Туган тел» олимпиадасының бүләкләү тантанасы булып узды. Менә берничә ел дәвамында «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп...

Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Туган тел» олимпиадасының бүләкләү тантанасы булып узды. 

Менә берничә ел дәвамында «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе әлеге институт белән берлектә мәктәп укучылары арасында татар теле һәм әдәбиятына багышланган олимпиада үткәреп килә.

Бүләкләү тантанасын институтның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улы ачып җибәрде.  Ул уңган-булган укучыларны сәламләп, сәләтле балаларыбызның мөмкинләрен ачу өчен мондый олимпиада-бәйгеләрнең кирәклеген ассызыклап үтте. Әлеге уңышлы башлангыч киләчәктә дә дәвам итсен дип теләктәшлек белдерде. Һәм җиңүчеләрне студентлар тормышы белән таныштырды.

Җиңүче балаларны бүләкләгәч, аларның эшләрен бәяләгән жюри әгъзалары КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гайнуллина Гөлфия Расил кызы һәм КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, язучы һәм шагыйрә Кузьмина Халисә Хатыйп кызы сүз алды. 
Соңыннан алар җиңүчеләребезне, институт белән тагын да якыннанрак таныштырып, бина буенча сәяхәткә чакырдылар.

Апрель – нәкъ менә безнең мәшһүр шагыйребез Г. Тукай туган ай. Шуңадырмы бу айда телебезгә дә, әдәбият һәм сәнгатебезгә дә игътибар аеруча арта. Конкурсыбызның бүләкләү тантанасының әлеге матур айга туры килүе дә үзе бер билге кебек. Шушы матур бинада республикабызның төрле почмакларыннан җыелган, туган телебез һәм әдәбиятыбыз белән кызыксынган, аны киләчәктә тагын да тирәнрәк өйрәнергә теләгән яшьләребезне күрү –  үзе бер зур сөенеч. Киләчәктә дә туган телебезгә хезмәт итүче шәхесләр булып җитешерсез, сезнең исемнәрегезне ишетеп, безнең эшебез бушка китмәгән икән дип, тагын бер кат шатланырбыз дип ышанып калабыз.

Фәния Лотфуллина


Альберт Сабир фотолары


 
«Туган тел» олимпиадасында җиңүчеләрнең исемлеге: 
1 нче сыйныф:

  1. Садриева Гөлшат Азат кызы, Мөслим районы Тат.Бүләр урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Хафизова Рузилә Рәшит кызы);


3 нче сыйныф:

  1. Әбүләесова Резеда Илсур кызы Мөслим районы Тат.Бүләр урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Хафизова Рузилә Рәшит кызы);

  2. Зәкиева Диләрә Наил кызы Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Низамбиева Раушания Ринат кызы);

  3. Саматова Айгөл Алмарис кызы Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Низамбиева Раушания Ринат кызы);

  4. Шәрәфиева Динә Рамил кызы Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Гыйбадуллина Илмира Габделхак кызы);

  5. Хуҗиев Әмир Нәфис улы Арча районы Ташкичү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Фазуллина Гашия Заһретдин кызы);

  6. Рәхмәтуллина Нурзилә Азат кызы Арча районы Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Рәхмәтуллина Алсу Рәис кызы);

  7. Шафикова Инзилә Данис кызы Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Заһитова Ләйлә Әзһәр кызы);

  8. Гыйниятуллин Илфар Илнур улы Буа районы Күл Черкене урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Гыйниятуллина Илдия Рифкать кызы);

  9. Нәбиева Алинә Илнур кызы Балтач районы Б.Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 3 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Хөсәенова Айгөл Марсель кызы);


4 нче сыйныф:

  1. Алишева Ильвина Илфат кызы Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Низамбиева Раушания Ринат кызы);

  2. Фәрхетдинова Мәрьям Айнур кызы Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Низамбиева Раушания Ринат кызы);


5 нче сыйныф:

  1. Закиров Камил Рафил улы Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Низамбиева Раушания Ринат кызы);


 6 нчы сыйныф:

  1. Хәйдәрова Илүзә Илнур кызы Арча районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе Зарипова Миләүшә Рафис кызы);

  2. Сибгатуллин Илдан Илнар улы Арча районы Түбән Аты мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе Хәмидуллина Зөлфия Ясәви кызы);


 7 нче сыйныф:

  1. Гыймадиев Илмир Илсур улы Буа районы Күл Черкене урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Гыйниятуллина Илдия Рифкать кызы);

  2. Ганиева Алинә Илнар кызы Арча районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Зарипова Миләүшә Рафис кызы);


 8 нче сыйныф:

  1. 18. Зәйнуллина Миләүшә Ильяс кызы Балык Бистәсе Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Закирова Тәнзилә Әсәтулла кызы);

  2. Садыйков Әмир Равил улы Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Закирова Тәнзилә Әсәтулла кызы);


 9 нчы сыйныф:

  1. Нәҗипова Әдилә Рифат кызы Мөслим районы Тат. Бүләр урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе Мәхмүтова Энҗе Салихҗан кызы);

  2. Вәлиәхмәтова Дилбәр Раиф кызы Балык Бистәсе Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе Закирова Тәнзилә Әсәтулла кызы);

  3. Йосыпова Дилә Айдар кызы, Арча районы Түбән Аты мәктәбенең 9 нчы  сыйныф укучысы (җитәкчесе Хәмидуллин Данис Мәхмүт улы);


 11 нче сыйныф:

  1. Зәйнуллин Илназ Ильяс улы Балык бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Закирова Тәнзилә Әсәтулла кызы).


 
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ