Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда бушлай татар теле курслары башланды

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында барлык теләүчеләр өчен түләүсез татар теле курслары башланды. Дәресләр башлангыч һәм телне өйрәнүне дәвам итү дәрәҗәләренә бүлеп укытыла һәм и...

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында барлык теләүчеләр өчен түләүсез татар теле курслары башланды. Дәресләр башлангыч һәм телне өйрәнүне дәвам итү дәрәҗәләренә бүлеп укытыла һәм ике ай дәвам итә, эш көнендә атнасына өч тапкыр 18.00 сәгатьтән 20.15 сәгатькә кадәр уздырыла, диелә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайтында.
Курсларга язылу өчен сайтта теркәлергә, курсларга укырга керү турындагы гаризаны йөкләп, аны тутырырга, һәм паспорт (фото һәм теркәлү битләре) күчермәсе белән бергә дәрескә алып килергә кирәк. Шулай ук гаризаны Казан халыкара лингвистика үзәгенә (Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 йорт, 227 бүлмә) дә алып килергә мөмкин.
Төркемнәр исемлеге, дәресләр тәртибе, укытучыларның исеме турында мәгълүмат институтының беренче катында белдерүләр тактасында урнаштырылачак. Дәресләргә теләге булган һәркем килә ала. Дәресләргә битлек киеп килү сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ