Логотип Магариф уку
Цитата:

Халык сәнгате һөнәрләре техникумында матбугат бәйрәме

Россия матбугаты көне уңаеннан бүген Татарстаның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың массакүләм матбугат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар вәкилләре, журналистлар белән очра...

Россия матбугаты көне уңаеннан бүген Татарстаның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың массакүләм матбугат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар вәкилләре, журналистлар белән очрашты. 
Парламент җитәкчесе Татарстан җитәкчелеге исеменнән республиканың матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Традицион очрашу быел гадәти булмаган форматта Казан шәһәренең халык сәнгате һөнәрләре техникумында узды. Бирегә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм матбугат вәкилләре килгән иде.

"Бу очрашуның нәкъ менә шушы техникумда үтүе юкка гына түгел, Татарстан Президенты игълан иткән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы нәкъ менә шушы уку йортының эшчәлегенә карый һәм алар безнең милли мәдәниятебезне сакларга ярдәм итүче яшь белгечләр һәм осталар әзерли", - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин һәм нәселләре белән журналистикада эшләүчеләргә күбрәк игътибар бирергә, аларны күтәрергә кирәк дигән фикерен дә җиткерде.

«Безгә журналистлар династияләренә игътибар итәргә кирәк. Аларны күтәрергә, халыкка күрсәтергә кирәк. Башка һөнәрләрдәге династияләрне күрсәтәбез, журналист булу да бик зур җаваплылык. Династияләрнең дәрәҗәсен күтәрәсе, рәхмәт әйтәсе килә. Хезмәттәшләр, без бердәм булып, бер эш эшлибез, республиканы күтәрәбез, халыкның тормышын җиңеләйтергә тырышабыз. Сездән башка бу эшне эшләп булмый», – диде ул.

Матбугат вәкилләре өчен биредә төрле эшләнмәләрдән күргәзмәләр, техникум буенча экскурсия оештырылган иде. Шулай ук журналистлар үзләре дә остаханәләрдә катнашып, үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясап карады.

Фәния Лотфуллина


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ