Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара өлкәннәр көнендә нинди чаралар көтелә?

 1-нче октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Казан пенсионерлары мунчаларга һәм шәһәр музейларына бушлай керә, шулай ук онлайн-чараларда катнаша алачак.Мәсәлән, иртәгә өлкән яшьтәге ка...

 1-нче октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Казан пенсионерлары мунчаларга һәм шәһәр музейларына бушлай керә, шулай ук онлайн-чараларда катнаша алачак.
Мәсәлән, иртәгә өлкән яшьтәге казанлылар , 5-нче (Беренче Май урамы, 5), 9-нчы (Үзәк Мариуполь урамы, 49), 10 -нчы (2 нче Юго-Западная урамы, 30 һәм Ютазы урамы, 2) һәм 12-нче номерлы (Товарищеская урамы, 27) шәһәр мунчалары хезмәтләреннән бушлай файдалана алачак. Үзең белән пенсия таныклыгы булырга тиеш.
ТР Милли музеенда өлкән буын шәһәрлеләр өчен ачык ишекләр көне узачак. Алар күргәзмәләрдә була һәм «Красная горка» мәдәният сараеның «Сударушка» ветераннар ансамбле концертын карый алачак. Программа 15:00 сәгатьтә башланачак. Кунакларны Кремль урамы, 2 адресы буенча көтеп калалар.
Шулай ук 1-нче октябрьдә Максим Горький һәм Федор Шаляпинның әдәби-мемориаль музее (М.Горький урамы, 10) өлкәннәр өчен күргәзмә заллары буенча экскурсия үткәрәчәк. Башлану вакыты 14:00 сәгатькә планлаштырылган.
13:00 сәгатьтә Кремльдә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында тарихчы Михаил Черепанов белән очрашу узачак, ә 11:00 сәгатьтә В.И.Ленин музей-йортында (Ульянов-Ленин урамы, 58) «Знакомьтесь, Ульянова» тарихи-биографик экспозициясе буенча тематик экскурсия көтелә.
Габдулла Тукай әдәби музее «Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты» музей экспозициясе буенча экскурсия оештыра. Өлкән яшьтәге гражданнарны 11:00 сәгатьтә Тукай урамы, 74 адресы буенча көтәләр.
Татар китабы йорты экспозицияләре буенча күзәтү экскурсиясен татар әдәбияты тарихы музее үткәрәчәк. Очрашу 13:00 сәгатьтә Островский урамы, 15 адресы буенча узачак. Шул ук вакытта Е.А.Боратынский музеенда (М.Горький урамы, 25/28) «Боратынскийлар йортының кичләре һәм таңнары» экспозициясе турында сөйлиячәкләр.
ТР Милли музее һәм аның филиаллары оештырган чараларга бару өчен алдан язылу кирәк. 
Дәрвишләр бистәсендәге (Совет урамы, 23) 6-нчы номерлы китапханә-филиалы «Әби, бабай һәм минем турында» дип аталган китап күргәзмәсе оештыра.
Мәдәни һәм яшьләр учреждениеләре бәйрәм көнендә онлайн-концертлар оештыра. Аларны социаль челтәрләрдә учреждениеләрнең рәсми битләрендә карарга мөмкин булачак. Анда «Алтын көз», «Әби белән бабайга багышлана», «Алтын чор җитте», «Без алтын яшьне данлыйбыз» һәм башка программаларның трансляцияләре узачак. Моннан тыш, вокал, бию, тегү, декоратив-гамәли сәнгать һәм башка юнәлешләр буенча ачык онлайн-дәресләр һәм мастер-класслар планлаштырылган. Шулай ук интернет-мәйданчыкларда көн дәвамында төрле челленджлар һәм флешмоблар узачак.
Өлкәннәр көнендә һәм киләсе ункөнлектә планлаштырылган чараларның тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга була. 
Чыганак: Казан мэриясе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ