Хатыннар үче

Әмир Мамин Татарстандагы «Әтиләр союзы» советы рәисенең беренче урынбасары булып эшли. Аның «Әтиләр союз»ында  үз юнәлеше бар —  ул гаиләсеннән аерылган ялгыз әтиләрнең хокукларын яклау белән шөгыльләнә.

— Шулай килеп чыкты –  хатыным белән ун ел торганнан соң, 2015 нче елда аерылырга мәҗбүр булдым, — дип сөйләп китте үзе турында Әмир Хафиз улы. — Сәбәбе шәһәрдә яшәүчеләргә хас, гап-гади – икебез дә бер-беребез сүзенә юл куймадык. Нурлан белән Нурбулат исемле ике улымны хатында калдырырга мәҗбүр булып, чыгып киттем. Шул көннән соң,  ул мине балалар белән күрештермәде. Кайларга гына бармадым. Юристларга да, полициягә дә мөрәҗәгать итеп карадым. Шуннан соң  язмыш “Әтиләр союзы” рәисе Гадел Линар улы Заһретдинов янына китерде. Ул мине төрле инстанцияләргә җибәрде. Ә үзе, сүзендә торамы икән дип, сиздерми генә күзәтеп торган. Аннары  үзе янына эшкә чакырды. Хәзер төрле эшлекле даирәләр, шул исәптән ТРның Балалар хокукларын яклаучы вәкил Гүзәл ханым Удачина,  Татарстан Дәүләт Советының Балалар хокуклары буенча комитет рәисе Ксения Владимирова, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе  җитәкчеләре белән эшлекле элемтәдә торам.

Хатыннар элекке ирләренә балаларны ни өчен күрсәтми соң? Моның нигезендә гап-гади көнләшү ята. Шундый гамәл белән ирләрнең йөрәгенә төзәлмәс яра салам, дип уйлый алар. Менә мин аерылышканнан соң, кушылып булмасмы дип, 5 ел ялгыз яшәдем. Барып чыкмады. Аннары өйләндем. Хатын минем эчеп-исереп яки үз-үземә кул салып юкка чыгуымны көткәндер. Мин бирешмәдем. Хәзер кече улым белән күрешәм, олысы белән әле дә очраша алганыбыз юк.  2019-2020нче елларда 13 мең парның 70 проценты беренче өч елда ук аерылышкан. Шушы парлардан туган 1700 бала ( чынлыкта, алар күбрәк) атасы белән күрешә алмый. Алай гына да түгел, алар әти дигән сүзнең нәрсә дип аңлатканын де белми. Бу бит, үз чиратында, әтисез балалар сафын арттыру белән бергә, алиментчылар армиясен үстерүгә дә китерә. Ярый әле түләсәләр! Алимент буенча бүген 20 мең татарстанлының  3,145 млрд сум бурычы бар һәм бу сан ел дәвамында үзгәрешсез тора.  Күпчелеге 30-42 яшьләрдәге ирләр түләми. Икенче урынны 42-54 яшьтәге ир-атлар били. Өченче урынга 18-30 яшьтәге яшь әтиләр баскан. Алимент түләмәүчеләр арасында 2 мең 487 күркәм затлар да бар. 30-42 яшьлек бу хатын-кызлар ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Бу саннарны сүз уңаеннан гына китердем. Төп сүзем әтиләр турында бит әле.  Казанда  ялгыз яшәүче 72-80 әти белән элемтәдә торам, Татарстанда алар 240ка җитә. Аларның күбесе хатын-кыздан бизгән. Мин шуларга әкеренләп  тормыш корырга ярдәм итәм. Мәскәүдә   башкаланың балалар хокукын яклау вәкиле Потяева бу күренешне мегополислар чире дип атады һәм минем “Ир-атлар сукмагы” проектын яклап чыкты. Хәтта РФнең Кеше хокуклар яклау буенча вәкиле Татьяна Москалькова да   аңа югары бәя бирде.

Олы юлга илтүче әтиләр сукмагы

«Ир-атлар сукмагы» проекты  лидер-әтинең бер төркем «авыр» үсмер белән 2-3 көнгә походка чыгуыннан гыйбарәт. Маршрут алдан ук әтиләр төркеменә мәгълум була. Беркемгә телефон алырга рөхсәт ителми. Лидер-әти аларны урманга алып  барырга һәм шушы сәфәрдә  бу үсмерләргә үзенең бөтен лидерлык сыйфатларын күрсәтергә:  палатка корырга да, авыр һава шартларында учак кабызырга да, ашарга әзерләргә дә өйрәтергә тиеш.  Кирәк икән, көз көне торуга карамастан, күлгә йөзеп кереп, су төбендә камыш аша сулап күрсәтергә дә  мөмкин. Гомере буе әни тәрбиясендә үскән үсмер шушында әлеге ирнең үз-үзе тотышын күзәтә, аның тормыш фәлсәфәсе турындагы бәяннәрен тыңлый, кушкан эшләрен башкара. Бер кич кунганнан соң, бу вазифаны икенче лидер-әти кабул итә.

— Әле безнең ДЦПдан интегүче, балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйлар өчен төзелгән проектларыбыз да байтак, — дип сүзгә совет рәисе Гадел Заһретдинов кушылды. —  Яңа ел саен «Кыш бабай һәм Кар кызы кунакка бара»  дигән проектта барлык тармак хезмәткәрләре катнаша.  Быел ул Татарстанның дүрт районында уздырылачак.  Үз яныбызга   Кыш бабайга әвереләчәк  әтиләрне туплыйбыз,  Кар кызы ролен башкарырга әзер торган   студент-волонтер кызларыбыз бар. Менә шундый чын йөрәктән янып йөргән дистәләгән Кыш бабай — әтиләр һәм волонтёр Кар кызлары белән зәгыйфь балалары булган , ишле, аз керемле гаиләләргә, балалар йортларына  чыгып китәбез. Концертлар куябыз, бүләкләр тапшырабыз.

— Егетләр, әңгәмә азагында блицсорау –җавап  алымына күчик әле. “Шушы “союз”га керер идем,” – дип хыялланган ир-егетләргә нишләргә кирәк?

-«Союз»га керү бик гади, — диде Гадел. — Аның өчен безнең сайтка керү дә җитә. Моның өчен әти булу да кирәкми хәтта. Теләгегез булса, шул җиткән. Балаларага үрнәк остаз булырлык нык ихтыярлы егетләр дә бик кирәк. Безгә, гадәттә, күбрәк балалары өчен көрәшүче әтиләр килә. Хатыннары белән конфликтта яшәсәләр дә, аларның балалар тормышында катнашасылары,  остазлары буласы килә.

— Татарстанда сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән эшләү ничек төзелгән?

-Әйдәүче көч булып хәзер дә  Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тора. Инвалид балалары булган әти-әниләр,  җирле социаль яклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итеп,  елына ике тапкыр бюджет хисабына безнең үзәкләрдә ятып чыга ала.

-Россиядә Әтиләр көне булырмы?

-Октябрьнең икенче якшәмбесендә кертеләчәк дип вәгъдә итәләр.

— Заманында рус язучысы Иван Тургенев  аталар һәм балалар арасындагы проблемалар турында язган иде. Бүгенге буыннар арасында нинди проблемалар тора?

-Бездә проблемалар юк, бәлки, әңгәмә барышында хәл итәргә мөмкин булган сораулар һәм чишәсе мәсьәләләр генә бар. Аны диванда яткан килеш яки телевизор карап кына хәл итү кыен.  

Рәхмәт, егетләр! Ир-атлар  тормышта авырлыклар килгәндә, аны һәрвакыт үз өстенә алуы белән аерылып торган. Шагыйрь әйтмешли, ирләр булыйк!

                                                    Ирек НИГЪМӘТИ
Фото: pixabay

 

 

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.