Логотип Магариф уку
Цитата:

«Көмеш каләм» үз эшен эшли

Кичә Әгерҗе районы Тирсә авылы мәктәбендә  «Көмеш каләм» район фестивале узды. Әлеге чарада катнашучылар саны  елдан-ел арта бара.– Быел без аны егерменче тапкыр уздырдык. Иң куанычлысы шул:...

Кичә Әгерҗе районы Тирсә авылы мәктәбендә  «Көмеш каләм» район фестивале узды. Әлеге чарада катнашучылар саны  елдан-ел арта бара.
– Быел без аны егерменче тапкыр уздырдык. Иң куанычлысы шул: эшебезнең нәтиҗәсе күз алдында. Фестивальгә кунак булып килгән «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова да,   «ШАЯН ТВ»ның башкарма директоры – баш мөхәррире  Рамилә Сәхабетдинова да, башка журналистлар да  –   кайчандыр «Көмеш каләм»дә осталыкларын  чарлаган  үзебезнең укучыларыбыз. Безнең чараны зурлап килгән барлык кунакларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез,– ди Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Василә Гарәфетдин кызы Сафиуллина.
     
Фестивальгә  12 мәктәптән 60 ка якын укучы мәкалә, парча, шигырьләрен тәкъдим итте.  Нәтиҗәдә «Яшь хәбәрче», «Яшь шагыйрь», «Нәфис сүз остасы»,  «Яшь блогер», «Яшь хикәяче» номинацияләре  Гүзәлия Рәсүлева, Шамил Ханов, Әлфинә Шәймарданова,   Айназ Рамазанов, Зәмирә Гафарова, Рушан Закировларга җиңү китерде.
Расиха Фаизова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ