Логотип Магариф уку
Цитата:

Конгресс хисап тота

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында аның узган елгы эш нәтиҗәләре  буенча Татарстан Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья  татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашынд...

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында аның узган елгы эш нәтиҗәләре  буенча Татарстан Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья  татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында  матбугат конференциясе узды.
- Бөтендөнья татар конгрессы, - дип башлады сүзен Васил Габделгаяз улы, - Россия Федерациясе Конституциясе канунарына таянып хезмәт куючы оешма. Безнең җир шарының 45 илендә 406 оешмабыз бар. Ә дөнья буйлап 8 млн.га якын татар яши, шуларның 5 млн.да 300 меңе  - РФ дә, 2 млн.нан артыгы Татарстанда гомер сөрә.
Башкарган хезмәтләребез арасында күзгә иң чалынганы, мөгаен, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау булгандыр. Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган  чаралар исә Ерак Көнчыгыштагы Находка шәһәреннән башланып, Көнбатыштагы Калининград каласына кадәр барып җитте. Татарстанның 100 еллыгы байрагына һәр өлкәнең, һәр республиканың гербы беркетелде. Сабан туе бәйрәмен, билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә,  тәүге мәртәбә онлаен режимда уздырырга туры килде. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов дөньяның кайсы гына иленә барып чыкса да, шул дәүләттә яшәүче милләттәшләребезнең активы белән очрашуны гадәткә кертте, аннары гына үзенең дәүләткүләм әһәмиятле эшләренә кереште. Бу  милләттәшләребез белән очрашу аның визитында гаять әһәмиятле чараларның берсе икәнлеген күрсәтә торган факт.

Аннары Васил Шәйхразыев Җәлил укуларында быел 8 меңнән артык укучы катнашуын, киләсе елда аларның саны 15 меңгә җитәчәген  әйтеп узды. Җәлил әсәрләре исә барлык тәрҗемә ителгән телләрдә дә яңгыраячагын белдерде.
Очрашу азагында Милли Шура рәисе залда утырган каләм әһелләре биргән сораулар белән бергә, онлайн режимында катнашучы  журналистларныкына  да җавап бирде. Очрашу бергә фотога төшү белән төгәлләнде.
                                                            Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ