Логотип Магариф уку
Цитата:

Ковид нигә үпкәгә ябырыла?

«Гаилә һәм мәктәп» журналының бер хезмәткәре, озак кына температурасы төшмичә, төгәл диагноз куйдырта алмый йөрде.  Терелеп, эшкә чыккач, шулайрак сөйләгән иде: «Әллә ничә пульмонологта булдым, с...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының бер хезмәткәре, озак кына температурасы төшмичә, төгәл диагноз куйдырта алмый йөрде.  Терелеп, эшкә чыккач, шулайрак сөйләгән иде: «Әллә ничә пульмонологта булдым, соңгысы гына сәбәбен әйтеп, дөрес дәва билгели алды». «Әллә Альберт, әллә Алфрит» дип исемен дә әйткән иде. Үземә пульмонолог кирәк булып чыккач, мин менә шул «әллә»не эзләп киттем. Ул медицина фәннәре кандидаты, Казан медицина университеты һәм Казан федераль университет доценты, «Йәсин» медицина клиникасы җитәкчесе Алфрит Рауил улы Рәхимҗанов булып чыкты.
Клиниканың Коръәндәге 36 нчы сүрә исеме белән аталуы мине бер гаҗәпләндерсә, хуҗаның медицинадагы бик катлаулы һәм әлегә кадәр табигате тулысынча ачылып җитмәгән теманы үзебезнең телдә җиренә җиткереп аңлата алуы икенче тапкыр гаҗәпләндерде. Алфрит әфәнде белән әңгәмәбез замана зәхмәте – «Covid - 19»  турында.

– Алфрит Рауилович, гриппның күп төрләре бар, ул да яз-көз көчәеп ала. Ләкин аңа карап, грипптан пандемия игълан ителгәне һәм карантин кертелгәне хәтергә төшми.
–Ковид та, грипп кебек үк, вируслы авыру. Грипп төрле илләрдә төрле вакытта килеп чыгарга мөмкин. Ул таралып киткән очракта, табиблар грипп эпидемиясе турында сүз алып бара башлый. Әмма ул бөтен җирдә дә берьюлы башланмый. Аннан аермалы буларак, ковид дөньяга чыгуына бөтен Җир йөзен яулап алды. Шуңа күрә Бөтен-
дөнья сәламәтлек саклау оешмасы пандемия игълан итте. Пандемия ул грек теленнән «бөтен халык» дигән мәгънәне бирә. Узган гасырларда төрле илләрдә чәчәк авыруы, чума, тиф, ваба чиреннән (холера) эпидемияләр булып торган. Аларның кайберләре хәзер дә кайбер Африка дәүләтләрендә кузгалып ала. Совет чорында безнең илдә андый зәхмәтләр булмады. Аның бер сәбәбен мин тимер чаршау артында, ягъни аерымланыбрак яшәвебездән күрәм. Чикләр ачылып, азык-төлек, җиләк-җимеш алмашы арткач, туризм көчәйгәч, төрле йогышлы авыруларга үтеп керү җиңеләйде. Шуңа күрә 2019 елда  барлыкка килгән ковид тиз арада бөтен дөньяны чорнап алды. Аның төрле яшьтәге кешеләргә йога алуы да куркынычны арттыра.
–Үпкә авырулары белән эш итү генә түгел, бу хактагы белемнәрегезне студентларга тапшыручы укытучы буларак, аңлатып бирегез әле: ни өчен «Ковид - 19»
үпкәгә ябырыла?

– Үпкә – бөтен организмны кислород белән тәэмин итеп торучы әгъза. Организмда матдәләр алмашының бер генә төре дә кислородтан башка үтми. Үпкә үзе төрле өлеш-ләрдән тора. Шулардан берсе – альвеолалар. Болар нәзек кан тамырлары белән чорнап алынган нәни куыкларны хәтерләтә.Аларның саны ике үпкәгә 700 миллионга  җитә. Альвеолалар кислородны кабул итеп, углекислый газны чыгарып җибәрә торган капка ролен башкара.Вирус иң беренче чиратта менә шуларга зыян сала. Гади генә аңлатканда, ул түбәндәге рәвештә бара.
 Ишеткәнегез бардыр, бер өлеше таҗдагы челтәрне хәтерләткәнгә, «Ковид - 19»ны микробиология галимнәре таҗлы вирус дип атады. Шуның күзгә күренмәс кисәкчекләре, кеше һава сулаганда кислород атомнарына ияреп, альвеолаларга килеп керә һәм шул «таҗы» белән аның стенасына ябышып кала. Безнең организмны төрле чирләрдән саклап торучы иммунитет өчен ул  – чит нәрсә. Берничә көн дәвамында иммунитет аны өйрәнә. Таный алмагач, цитокиннар бүлеп чыгара башлый, ягъни дошманга каршы сугыш башлау өчен, организмга сигнал бирә. Күп очракта бигрәк тә хроник чирләре булган кешедә яуга ташланган иммуноглобулиннарның дошманны җиңәргә көче җитми. Тигезсез бәрелеш нәтиҗәсендә альвеола канлы сыекча – экссудат белән тула. (Компьютер томографиясендә алар тонык пыяла сыман күренә.) Шул сәбәпле организмны кислород белән тулыландыру туктала.
Сулый торган һава белән яки авыз куышлыгы, күздәге лайлалы өслегенә «утырып» организмга кергән вирусның һәлакәтле тәэсирен булдырмау яки киметүнең юлы әлегә бер генә. Кешедә ковид белән авырганнан соң калган антителалар булмаса, яки аз булса, аңа вакцина ясалырга тиеш. Күпләр, тәнгә ясалма рәвештә вирус кертәләр дип, аннан  куркып тора. Чынлыкта вакцина – вирусның үзе түгел. Ул вирусның аерым бер күзәнәкләрен файдаланып ясалган сыекча гына. Бабайлар әйтмешли, баба шулпасының шулпасы. Вакциналы организмга ковид үзе үтеп кергәндә иммунитет инде аның белән бер күрешкән була. Ул аны өйрәнеп маташмый, дошманны бик тиз таркатып, юкка чыгара. Менә шуның өчен дә табиблар җәмәгатьчелеккә пандемия чорында иммунитетны көчәйтү өчен ашау сыйфатын яхшыртырга, организмны цинк, селен, В, Д  витаминнары белән баетырга тәкъдим итә.
–Ковид уңаеннан карантин игълан итеп, төрле чикләүләр кертү – транспортка утыру, җәмәгать  урыннарына керү өчен вакцина ясатуны раслаган QR-код таләп итүне халыкның бер өлеше ирекне кысу дип кабул итә. Коллектив иммунитет дигәнен дә бик үк аңлап бетермибез.
– Римның хокук мәҗмугасында шундыйрак юллар бар: башкаларның хокукы башланганда «берәү»ләрнең хокукы бетә. Менә бу хәзерге дөньядагы вазгыятькә бик туры килеп тора. Бездә әле, кайбер Европа илләрендәге кебек, локдаун (инглизчәдән lockdown – тыю)  белдергәннәре, ягъни йортлардан чыгып йөрүне чикләгәннәре юк. Хөкүмәт таләп иткән чаралардан зарлансак-зарланмасак та халыкны замана афәтеннән бердәм аңлылык нигезендә ирешелгән коллектив иммунитет кына коткара ала. Белгечләр, коронавирус көчен югалтсын өчен, коллектив иммунитет кимендә 80 процентка җитәргә тиеш, диләр. Мин моны гади генә итеп болай аңлатыр идем. Әйтик, берәү ковид белән авырый, ди. Аның янәшәсендәге кеше вакциналы. Монысының организмына килеп кергән вирус анда үзенең вирулент көчен югалта, чөнки анысының иммунитеты дошман белән көрәшергә өйрәнгән була инде. Шундый чылбыр аша үткән вирусның йогышлылыгы дүртенче, бишенче буында (кешедә) тәмам бетә. Килер бер көн: ковид та грипп шикелле күнегелгән халәткә төшәр. Аның белән авыручылар булып торса да, хәл пандемиягә барып җитмәс.
– Хроник авырулары булган кешеләргә саклык чаралары күрү аеруча зарур, дигән фикер әйттегез.
– Ковид, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары, диабет, онкология, сулыш юллары авырулары булган кешеләр өчен куркыныч. Вирусның кан тамырлары стеналарын җимерүенә бәйле бу.
– Үзегезгә вакцина ясаттыгызмы?
– Үземә ясатмасам, башкаларны үгетләп тә тормас идем. Ә менә Чувашстанның Урмай авылында яшәүче әниемә ковидның асылын төшендерергә өлгермәдем. Дүрт көн генә чирләде дә бакыйлыкка күчте. Башыннан кичермәгәннәр аңламаслык дәрәҗәдәге зур үкенеч бу.
– Без инде, урыны оҗмахта булсын, дия генә алабыз.
Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА

Алфрит Рәхимҗанов фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ