Логотип Магариф уку
Цитата:

Кояшлы Мордовиядә татарлар ничек яши? (Сабан туеннан фоторепортаж)

Күренекле каләм ияләребез Һади Такташ һәм Габдрахман Әпсәләмовны биргән Мордовия төбәгендә XII Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Быелгы бәйрәмне Татарстан журналистлары да күреп, бу җирлектә яшәгән тата...

Күренекле каләм ияләребез Һади Такташ һәм Габдрахман Әпсәләмовны биргән Мордовия төбәгендә XII Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Быелгы бәйрәмне Татарстан журналистлары да күреп, бу җирлектә яшәгән татарларның милләттәшләребезнең тормышы белән танышып кайтты.
Мордовиядә 800 меңнән артык кеше яши, шуларның 43 меңе татарлар. Мордовиянең төп халкы булган татар-мишәрләр Идел-татар теле диалектында сөйләшә. ХХ гасыр татар әдәбиятчылары, Мордовиянең татар мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрендә белем алган, алар арасында Шәриф Камал, Һади Такташ, Габдрахман Әпсәләмов, Фәхрелислам Агиев, Мөхәммәтша Мамин кебек күренекле шәхесләребез бар.
 
Хәзерге вакытта Мордовия Республикасында 3 татар иҗтимагый оешмасы эшли: «Якташлар» төбәк милли-мәдәни автономиясе «Мордовия Республикасы татарлары берләшмәсе» төбәк милли-агарту иҗтимагый оешмасы, Мордовиянең «Татар эшмәкәрләре клубы» иҗтимагый оешмасы. 
Мордовия Республикасының «Якташлар» төбәк милли-мәдәни автономиясе 1991 елның 28 июнендә Мордовиянең татар халкы вәкилләренең конференциясе белән оештырыла. Әлеге оешманың максаты-татар халкының бердәмлеген саклау, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне үстерү, төрле мәдәни-массакүләм чаралар уздыру.
1991 елдан бирле Ләмбир район үзәгендә Татар мәдәнияте үзәге эшләп килә. 1969 елда мәдәният йорты каршында «Умырзая» халык җыр һәм бию ансамбле оештырылган. 1997 елдан 2014 елга кадәр татар һәм рус телләрендә «Татар газетасы» нәшер ителә. 2005 елдан «Юлдаш» республика газетасы чыга башлый.

Бәйрәмнең беренче көне дә Мордовиянең татарлар күпләп төпләнеп яшәгән Ләмбрә авылында ачык һавада кичке концерт белән башланып китте. Концерт алдыннан халыкны Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев белән Мордовия Хөкүмәте рәисе Владимир Сидоров сәламләде.
«Иң яраткан Сабантуй бәйрәмебез Мордовия җиренә дә килеп җитте. Елдан-ел аның географиясе киңәя. Мордовиядә команда - төпле, бердәм. Татарлар белән бүгенге федераль авыл Сабан туена шундый яхшы әзерләнгәннәр», - дип сөйләде Васил Шәйхразыев Ләмбрә авылында Татарстан артистлары концерты башланыр алдыннан һәм Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здуновка зур рәхмәтен җиткерде.Владимир Сидоров исә концертка җыелган халыкны Артем Здунов исеменнән сәламләде һәм татарстанлыларга Мордовия татарларына концерт бүләк иткәне өчен рәхмәтен белдерде.

Кичке уен фейрверк һәм дискотека белән дәвам итте. Биредә яшәгән татарлар милли җыр-моңнарыбызга бик сусаган икән, артистларыбызны яратып кабул иттеләр, безнең якларга ешрак килсәләр иде дигән теләкләрен дә җиткерделәр.

Икенче көнне Аксенов авылында Сабан туе гөрләде. Саранск каласыннан Сабан туе булачак җиргә юл тотканда, автобус тәрәзәсеннән генә булса да, шәһәр күренешләре белән дә сокланырга насыйп булды. Биредә бар җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Кояшлы Мордовия дип юкка гына әйтмиләр икән, биредә сәүдә һәм спорт үзәкләре барысы да сары төсләрдә кояш кебек балкып утыра. Биредәге йортларның мордва халкының милли бизәкләре белән эшләнүе дә безне сокландырды.
Сабан туе ачылышы алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия башлыгы Артем Здунов һәм килгән кунаклар милли ишегалларында һәм ярышлар мәйданчыкларында булды, шулай ук Кукмара районының масштаблы экспозициясе белән дә танышты.

Мордовиягә Сабантуйда катнашу өчен Россиянең 24 субъектыннан: Татарстан, Ульяновск, Оренбург, Пенза, Әстерхан, Самара, Түбән Новгород, Новосибирск, Чиләбе, Төмән, Ростов өлкәләреннән, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Бурятиядән, Пермь краеннан һәм башка төбәкләрдән рәсми делегацияләр килгән иде.

Мордовиялеләр дә Сабан туена бик ныклап әзерләнгән, өстәлләр төрле-төрле сыйлардан сыгылып тора. Кунаклар өчен якты йөзләрен һәм җылы карашларын җәлләмәделәр. Һәр район аерым тирмә корган, үзләренең көнкүрешләрен күрсәтергә тырышкан.
Әммә шунысы кызганыч, биредә мордва халкының яшәеше белән танышырга мөмкинлек булса да, биредә яшәүче татарларның тормышы, аларның гореф-гадәтләре, йолаларын күреп кайтырга насыйп булмады. Хәер, танылган каләм осталары Һади Такташ, Габдрахман Әпсәләмовның туган йорты, туганнары, әсәрләре турында биредә эшләп килүче туган як музейларыннан алып килгән күренешләр бар-барын. Әмма алар турында тәфсилләп сөйләрдәй татарлар гына инде өлкәнәеп килә икән. Шуңа да Сабан туе мәйданына бара торган палаткалар яныннан үткәндә, төп милли бәйрәмебез миллилеген югалта бара түгелме соң, дигән уйлар тынгылык бирмәде.

Габдрахман Әпсәләмов турында, аның мирасын саклап калу һәм яшь буынга җиткерү өчен зур тырышлык куеп йөргән Наилә апа Пугачева белән сөйләштек. Аңа һәм музей хезмәткәрләренә журналларыбызны да бүләк иттек. Алар бик шатланып кабул итеп алды, киләчәктә дә хәбәрләшеп торуга өмет итеп калдылар. Бу турыда бераз соңрак сайтыбызда тагын бер кат язып үтәрбез әле.
 
Мордовиянең атказанган артисты Галина Макшева безне үзе килеп кочаклап алды. “Татарларны шундый яратам мин. Минем киявем дә татар, оныкларыбыз да татарча өйрәнә, беләләр, үзем дә аңлыйм, әлбәттә. Сез үз телегезне, мирасыгызны саклаучы бердәм халык, менә безнеке югалып бара, ул яктан безгә сездән үрнәк алырга кирәк әле”, – дип сөйләде ул.

Сабан туеның кереш өлеше бик бай һәм матур эшләнгән иде. Биредә халкыбызның шанлы тарихы да, шушы төбәктә яшәүче татарларның тормышы да, күренекле шәхесләребезнең исемнәре дә чагылыш тапты.

Сабантуй мәйданында концертлар, күргәзмәләр, бию флешмоблары, спортның милли төрләре буенча ярышлар оештырылды. Авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе дә бар иде. Мәйдан кунакларын Татарстаннан килгән артистларыбыз Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Фирдүс Тямаев, Рөстәм Закиров, Алинә Шәрибҗанова, Айдар Габдинов, Алсу-Фәридә дуэты, Вил Усманов һ.б. рухландырды.
Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабантуеның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Мордовия җитәкчелеге төбәктә яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына зур хөрмәт белән карый. Татарстан Республикасы Президенты татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәннәре, татар халкына һәм диненә сак карашлары өчен рәхмәт белдерде.«Сабантуй – матур бәйрәм. Бүген аны илебезнең 58 төбәгендә һәм дөньяның 35 илендә бәйрәм итәләр. Татарстан белән Мордовияне электән яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Мордовия Республикасы үсеше динамикасы бик уңай. Без сезнең төбәкнең уңышларына шатланабыз. Сезнең потенциал зур. Татарстан Мордовия өчен һәрвакыт ачык. Без сезгә һәр эштә ярдәм итәргә әзер”, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.Мордовия Башлыгы, үз чиратында, Татарстан Президентына Бөтенроссия авыл Сабантуен оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Бу бәйрәмне Мордовия һәм Татарстан командалары бергә әзерләделәр. Мордовия илнең төрле төбәкләреннән килгән күп санлы кунакларны каршы алырга шат. Сабантуй – чын мәгънәсендә күп милләтле чара, ул кешеләрне берләштерә. Узган ел без төбәктә яшәүче барлык халыкларның телләрен һәм мәдәниятен үстерү буенча республика программасын кабул иттек һәм бу мәсьәләгә зур игътибар белән карыйбыз», - диде Артем Здунов.
Быел Аксюн авылы янындагы кырда махсус 520 тамашачыга исәпләнгән трибуналы ипподром корылган иде. Объектны төзүдә Мордовия төзүчеләренә Казаннан белгечләр дә ярдәм иткән. Чабышта Татарстан, Мордовия, Чувашия Республикаларыннан, Пенза өлкәсеннән килгән атлар һәм җайдаклар көч сынашты. Җайдаклар арасында ир-атлардан тыш, гүзәл зат вәкилләре дә бар иде.
 
Юртак токымнары чабышларында җайдак Илсур Галимҗанов җиңү яулады. Малның хуҗасы – Рәмис Айзатуллов. Җиңүчеләргә төп приз – Лада машинасын Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырдылар.
Ә Сабан туеның абсолют батыры исеме өчен Булат Мусин белән Раил Нургалиев көрәште.
Абсолют батыр булып Раил Нургалиев калды. Батырга Татарстан Республикасы Президенты бүләген – «Лада» машинасы ачкычларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Киләсе елга Бөтенроссия авыл Сабан туе Әстерхан өлкәсендә узачак. Мордовия башлыгы Артем Здунов Бөтенроссия авыл Сабан туе символы "Тулпар ат"ны Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы - губернатор администрациясе җитәкчесе Павел Паутовка тапшырды.
"Мордовиядә оештырылган Сабантуйга сокланам. Сабантуй - ул безнең уртак бәйрәмебез. Эстафетаны кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Барыгызны да 2023 елда кунакчыл Әстерхан җиренә чакырам", - дип рухландырды мәйдандагы халыкны Павел Паутов.

Фәния Лотфуллина


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ