Логотип Магариф уку
Цитата:

Куклачёв игелек дәресләре бирде

«Ярдәм» мәчете һәм фондының оешуына сигез ел тулды. Ярдәмлеләр моны бик күңелле, бик кызык – балалар бәйрәме итеп оештырды.Бәйрәм яме кунак белән диләр. Бу кунак – Россиянең халык артисты, дөньядагы &...

«Ярдәм» мәчете һәм фондының оешуына сигез ел тулды. Ярдәмлеләр моны бик күңелле, бик кызык – балалар бәйрәме итеп оештырды.

Бәйрәм яме кунак белән диләр. Бу кунак – Россиянең халык артисты, дөньядагы  бердәнбер песиләр театры җитәкчесе Юрий Куклачев, песиләрен тамаша кылдырып, сабыйлар белән мәчеләрнең уртак сыйфат-хасиятләрен табып,  бер таң калдырса, башкалабыздагы Нәфис Галләмов исемендәге кыңгыр юлга баскан яшүсмерләрне тәрбияләүче махсус мәктәп балалары өчен мастер-класс үткәрде. Үз язмышы мисалында, тәүбә итеп, туры юлга басарга, үзеңә гомерлек юлдаш булырлык, ипле һөнәр сайларга чакырды остаз.

Уйлануларын «Игелек дәресләре» дигән китап итеп язган остаз. Әлеге китапларын бәйрәмгә килгән укучыларга да таратты ул. «Мәскәү мәктәпләрендәге кебек Татарстандагы малайлар, кызларга да бу сабакларым кызыксыну уятмый калмас дип ышанам»,– дип белдерде песиләр солтаны ахырда.
Рәшит МИНХАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ