Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарадагы яңа спорт комплексы кемнәр өчен?

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара шәһәренә эш сәфәре кысаларында яңа «Барс Арена» спорт комплексын ачты.Рөстәм Миңнеханов Кукмара халкын яңа спорт объекты ачылу белән ко...

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара шәһәренә эш сәфәре кысаларында яңа «Барс Арена» спорт комплексын ачты.
Рөстәм Миңнеханов Кукмара халкын яңа спорт объекты ачылу белән котлады, республикада физкультура һәм спортны популярлаштыру буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
«Бүген Кукмара районы — республикада әйдәп баручы районнарның берсе. Агросәнәгать комплексы, сәнәгать, кече һәм урта бизнес үсә, яңа торак төзелә. Шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле шартлар да тудырыла. Бу мәсьәләләр комплекслы хәл ителә», — дип өстәде ТР Президенты.
Спорт объекты күнегүләр һәм баскетбол, волейбол һәм мини-футбол буенча ярышлар өчен билгеләнгән. Моннан тыш, көрәш һәм бокс белән шөгыльләнү өчен зал, шулай ук тренажер залы бар. Бер үк вакытта спорткомплекста 75 кеше шөгыльләнә ала.

Чыганак: Татар-информ

Фото: https://tatarstan.ru 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ