Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмараның Туеш мәчете татар телен саклап калуга багышланган конкурста җиңгән

Кукмараның Туеш мәчете бәйгенең «Өлкәннәр өчен татар телле проектларны гамәлгә ашыра торган иң яхшы мәчет» номинациясендә җиңүче дип танылды.2020 елның азагында Татарстан Президенты каршындагы татар т...

Кукмараның Туеш мәчете бәйгенең «Өлкәннәр өчен татар телле проектларны гамәлгә ашыра торган иң яхшы мәчет» номинациясендә җиңүче дип танылды.
2020 елның азагында Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе Татарстан мөфтияте белән берлектә «Изге әманәт» бәйгесе үткәрү турында карар кабул иткән иде. Бу башлангычның максаты — Татарстанда эшләп килүче 1500 мәчет арасыннан татар телен саклап калу буенча иң нәтиҗәле эшләүчеләрне ачыклап, аларга тиешле бәя бирү.
Эшләргә бәя биргәндә мәхәллә халкы, аеруча балалар һәм яшьләр арасында милли-дини үзаң тәрбияләү буенча системалы һәм актив рәвештә эшчәнлек алып баруга, татар телен, татар-мөселман гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауга юнәлтелгән төрле массакүләм чаралар уздыруга игътибар бирелде.
Бәйгегә килгән материаллар «Иң яхшы татар телле проектларны гамәлгә ашыручы мәчет» тематикасында 6 номинация буенча түбәндәге категорияләрдә бәяләнде: балалар, яшьләр, өлкәннәр, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә, имам-хатыйплар.
Бәйге номинацияләрендә җиңүче һәм призёрлар булып танылган иң яхшы мәчетләр диплом һәм акчалата призлар белән бүләкләнде: 1 урын — 150 мең сум, 2 урын — 120 мең сум, 3 урын — 70 мең сум. «Иң яхшы имам-хатыйп» номинациясендә призлар — 150 мең сум, 100 мең сум һәм 50 мең сум.
Төбәк дәрәҗәсендәге турда барлыгы 236 мәчет һәм имам-хатыйп катнашты. Финалга шуларның 54 е чыкты. Нәтиҗәдә иң яхшы 15 мәчет һәм 3 имам-хатыйп ачыкланды.
Бәйгедә Кукмара районы данын яклау Туеш мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Шәфигуллинга тапшырылды, һәм ул сынатмады — Туеш мәчете бәйгенең «Өлкәннәр өчен татар телле проектларны гамәлгә ашыра торган иң яхшы мәчет» номинациясендә җиңүче дип танылды.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ