Логотип Магариф уку
Цитата:

Курчак ясарга өйрәнәбезме?

Кирәкле әйберләр:агачтан эшләнгән җирлекджут бавыбауйон җепләркатыргыкайчыҗилем (клей пистолет)«Титан» җилеметасмасәйләннәр (бисер)мәрҗән бөртекләре (бусинки)түгәрәк пенопластЭш барышы:Гәүдә һәм кулла...

Кирәкле әйберләр:
агачтан эшләнгән җирлек
джут бавы
бау
йон җепләр
катыргы
кайчы
җилем (клей пистолет)
«Титан» җилеме
тасма
сәйләннәр (бисер)
мәрҗән бөртекләре (бусинки)
түгәрәк пенопласт

Эш барышы:
Гәүдә һәм кулларны катыргы яки башка тыгыз кәгазьдән конус рәвешенә кертеп ясыйбыз.
Пенопласттан курчакның башын ясыйбыз яисә шул материалдан эшләнгән әзер шар сатып алабыз.
Эшли торган җирлеккә җилем сөртәбез (кибеп өлгермәсен өчен берьюлы зур мәйданны алмагыз) дә бауны урый башлыйбыз. Җепләр бер-берсенә тыгыз тиеп торырга тиеш. Баш өчен нечкә ак бау яисә ирис җебен кулланырга була. Гәүдә һәм кулларны уртача калынлыктагы бау ярдәмендә ясыйбыз.
Һәр тән өлешен җилем белән бер-берсенә беркетәбез.
Берничә мәртәбә уралган җептән чәч ясыйбыз һәм башка ябыштырабыз. Тәкыя яисә баш киеме дә ясарга мөмкин.
Әлеге курчакны теләгегез буенча киендерергә – күлмәк тегәргә, алъяпкыч бәйләргә яисә ялтыравыклы тасма белән бизәргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ