Логотип Магариф уку
Цитата:

Кургаш яңгырын кызыл чәчәкләр күмә

Бу көн күпмилләтле, төрле конфессиядәге халкыбыз хәтеренә тирән уелып калыр. Ил тарихында беренче тапкыр тоташ ун көн ял һәм бәйрәмнәр иткәннән соң беренче эш көне иде ул. Хезмәттәшем калтыранган, шөб...

Бу көн күпмилләтле, төрле конфессиядәге халкыбыз хәтеренә тирән уелып калыр. Ил тарихында беренче тапкыр тоташ ун көн ял һәм бәйрәмнәр иткәннән соң беренче эш көне иде ул. Хезмәттәшем калтыранган, шөбһәле тавыш белән: «Мәктәптә атышлар, шартлатулар, – дип әйтеп куя. – Казанның 175 нче гимназиясендә... – Аның өзек-өзек чыккан әлеге сүзләренә: – Мәктәп балалары кан эчендә...» – дип тә өстәлгәч, андагы хәлләрнең уйдырма булмавына ышанам. «Балаларны ярдәмнән ташламаслар, коткарырлар, зыян салучысы да күптән богаулангандыр», – дип, үземне тынычландырырга тырышам. Әмма кыска вакыт эчендә Интернет челтәрен тутырган «Кайгылы хәбәрләр» җанны тетрәндерә, йөрәкләрне телгәли... Мондый чакта бүлмәдә утырып торып буламыни?
Бу көнне фаҗига булган урынга меңләгән кеше агылды. Еллар буе көн дә узып йөри торган мәктәп каршында мин дә башымны түбән иеп басып торам. Бу – мәхшәр көнендәге бер мәйдан кебек. Вакытлар узу белән, шушы көннең караңгы сәхифәләрен дә, корбаннарның дөньялыкта яшәгән чактагы якты хатирәләрен дә әле еш искә төшерербез...
Кемнәр исән, кемнәр юк инде...
Гимназиядәге фаҗига белән бәйле хәбәрләр Интернет челтәре һәм таныш-белешләр аша таралуга «мәхшәр мәйданы»на иң беренчеләрдән булып кемнәр килә? Әлбәттә, газиз балаларын энҗе бөртегенә, алтынга тиң күргән ата-аналар. Мондый гадәттән тыш хәлләрдә аларны кемнәр каршы алырга тиеш? Дөрес, махсус оештырылган штаб яисә җаваплы кешеләр. Алар бар идеме? Коткару хезмәте, тәртип саклаучылар, ашыгыч ярдәм күрсәтүче табиблар, тикшерүчеләр... – саный китсәң, бу көнне барысы да кирәгеннән артык иде. Әмма: «Минем баламны каян табарга?» – дип өзгәләнгән ата-аналарга төгәл җавап бирүче табылмады...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов
175 нче гимназиядә фаҗига урынында булганнан соң, телеэкраннар аша мөрәҗәгатендә 7 укучы һәм 2 мөгаллимәнең һәлак булуы һәм яраланучылар барлыгы хакында хәбәр итте. Якыннарын очрата алмаган, телефоннары «сүнгән» абонентларны ата-аналар, туганнары аларны хастаханәләрдән, морглардан эзләде. Ниһаять, Интернет челтәрендә, телеэкраннарда шәһит киткәннәрнең «кара исемлеге» игълан ителде.
Милләттәшләребез Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин кебек батырларга сокланып, горурланып үскән чор балалары без. Дошман амбразурасын күк-рәкләре белән каплаганнар алар. Шуңа да без аларны хәсрәт катыш хөрмәт белән искә алабыз...
Гөнаһсыз балаларга, мөгаллимәләргә кул күтәргән, аларга кургаш яңгыры яудырган, үзен «бог»ка тиңләштергән адәм затын кем буларак искә алырбыз икән? Һәлак булган балаларның ата-аналары, якыннары аны кичерерме? Ходай «аны» гафу кы-
лырмы? Бу бәндә әлеге «кара, мәкерле эшен» изге Рамазан аенда, Гает бәйрәме алдыннан башкарды. Очрак-
лымы бу? Әллә үсмернең аңын томалаган «кемнәрдер» шушы якты көнебезне, төрле милләтләр, төрле дин вәкилләре дустанә яшәгән Татарстаныбыз-
ны караңгылык белән уратырга теләдеме? Мондый шикләр бер минем башымда гына тумагандыр, фаҗига көнендә, бигрәк тә ул чактагы шок хәленнән айный башлагач, күпләр шул юнәлештә уйлый башлады.
Минемчә, бу коточкыч кайгы республиканы гына түгел, аннан читтәге халыкларның да бердәмлеген ныгытты. Кешеләр мондый хәлләрнең теләсә кайсы көндә теләсә кем белән булырга мөмкин икәнен төшенделәр. Республика ифтарына җыелган мөселманнар бу көнне, шәһит киткән җаннар рухына багышлап, якыннарына сабырлык теләп, дога кылдылар...
12 май матәм көне дип игълан ителгәнче үк, Казанның 175 нче гимназиясе каршында бихисап чәчәкләрдән, уенчыклардан торган Кайгы дивары хасил булды. Кайгы уртаклашу мәйданчыклары илнең башка төбәкләрендә, авылларда, калаларда оешты. Бу урынга халык ташкын кебек атна дәвамында көне-төне агылды. Гимназия балаларын күкрәге белән саклап, һәлак булган 26 яшьлек мөгаллимә Эльвира Игнатьеваны чын батырга тиңләп, портретын урамнардагы баннерларга элеп куючы миһербанлы затлар да табылды. Халык үзенең каһарманын белергә тиеш.
Кара төс безгә хас түгел
Фаҗигадә һәлак булганнарның җәсәдләрен кара җир куенына иңдергән авыр мизгелләр Интернет һәм телеэкраннар аша күңелләребезгә күчте. Мәрхүмнәребезнең ахирәткә күчкәннәренә өч көн узды дигәндә, традиция буенча искә алу – Коръән уку мәҗлесләре дә үткәрелде.
Мөселман кешесенә кардәшенең хәлен белү фарыз. Шундый уй-ният белән Игнатьевлар яшәгән фатирның ишеген шакыйм. Тынлык. Янә шакыйм. Ниһаять, фатир ишеге ачылып китә. Каршымда җыйнак гәүдәле, чал чәчле ир-ат һәм чибәр генә егет басып тора. Йөзләренә сагыш сарылган. Әле генә кунакларны озатып җибәргәннәр, ни әйтергә белмиләр. Үзем дә вакытсыз килүемә уңайсызланып киттем. Әмма зур бүлмә ягыннан чыккан ханым, сүзгә кушылып: «Кешене бусагадан борып чыгару мөселманча булмас, әйдә, узыгыз», – дип, мине табынга дәште. Мәрхүмә Эльвираның әнисе Рәдифә ханым икән.
Тирән кайгыларын уртаклашып, хәл-әхвәл белешкәннән соң, сүз үзеннән-үзе Эльвираның бу дөньяга килүенә барып тоташа.
–Ул туганда без Дәрвишләр бистәсендә кечкенә генә «малосемейка»да яши идек, – ди Рәдифә ханым. – Тору урыныбыз тар булса да, шатлыгыбыз зур иде. Үзебезгә ашарга-эчәргә җитәрлек акчасы да булды. Ирем Николай ЖБИ-3тә эшләде, зур фатир бирербез дип өметләндереп тордылар. Ул йортның нигезе дә салынган иде. Әмма безгә насыйп булмаган икән. 90 нчы елларда илдә ниләр булганын сөйләп торасы юк бит инде. Аптырагач, ипотекага фатир булмасмы дип, икебез дә бюджет оешмасына – мин мәктәпкә пешекче булып, ирем «Уникс»ка – эшкә урнаштык. Кызыбыз 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда, безгә яңа 3 бүлмәле фатир биреп сөендерделәр. Эльвира педагогия училищесына укырга керде.
– Аның укытучы булу теләге балачактан бар идеме? – дип кызыксынам.
– Ул бик башлы кыз иде, мин аның белән бергә дәрес әзерләгәнемне хәтерләмим. Гел «5»кә укып барды. Инглиз телен бик ярата иде. Укытучылары әйбәт булды. Училищедан соң мәктәпкә эшкә урнашты, бер үк вакытта Казан педагогия институтының чит телләр бүлегендә укыды.
– Әмма анда акча түләп укырга кирәк иде, – дип сүзгә кушыла Николай дәдәй. – Югыйсә ул эшләгән мәктәп бюджет оешмасы саналган. Белгечләрне дә бушлай әзерләргә тиешләр кебек. Кызыбыз, дөрес, сынатмады, авырлыкны сиздермәде, эшләп, үз акчасына укыды. Без инде хатын белән фатир өчен ипотека бурычларын түләп бардык. Кызганыч, Эльвирабызга бу фатирның рәхәтен күрү вакыты чикле булган...
– Фаҗигадә һәлак булганнарны зиратка турыдан-туры озаттылар кебек...
– Безгә дә шулай эшләргә кушканнар иде... – ди Рәдифә ханым. – Болай да инде аларны, кара капчык-
ларга салып, моргка озатканнар. Безгә дә шуннан илтеп кенә күмегез дигәннәр иде. Ризалашмадык, мөселманча җирләүне өстен күрдек. Хушлашырга фатирыбызга алып кайттык. «Соңгы тапкыр йөзен күрәсем килә», – дидем. «Кызыгыз матур булып хәтерегездә калсын», – диләр. Тугач та, баламның йөзенә бактым, ак биләүгә биләдем. Кызымны ак кәфенлеккә төреп, йөзләренә соңгы тапкыр багып озатудан мине кем мәхрүм итсен икән?
– Сез хаклы, – дим, хакыйкатькә таянып. Әмма ана кешегә кызын күрсәтмәскә теләүнең дә сәбәбе булган. Үтерүче шул гүзәл кызның матур йөзенә ядрә яудырган бит.
– Кызымның курайда уйнаган, матур итеп җырлаган чаклары бүгенгедәй колакларымда чыңлый, бер дә онытылмас, – ди әтисе. – Йөзе белән генә түгел, күңеле белән дә якты кеше иде ул. Безне гел концерт-театрларга алып барды. Сезне машинага утыртып йөрермен дип тә хыялланган иде. Укыды, да йөртү таныклыгы алырга гына өлгермәде...
Сүз үзеннән-үзе исем кушу йоласына килеп тоташа.
– Кызыгызга исемне улыгыз Андрей кушкан, диләр.
– Мин бала тудыру йортында чакта улыбыз да әтисенә ияреп килгән иде. Аңардан: «Сеңлеңә нинди исем кушабыз?» – дип сорагач, әллә кайчан уйлап куйган кебек: «Эльвира», – диде. Югыйсә аңа ул вакытта 4 кенә яшь иде. Каршы төшмәдек, бу исем безгә дә, әниебезгә дә ошады. Балалар бик тату, дус үстеләр, бер-берсенә ярдәмчел булдылар. Улым Айнур (Андрейның мөселманча исеме), балалар бакчасына бармыйча, аның белән өйдә калырга риза иде. Җәй айларында туганнарыбызга кайтып, аларның балалары белән аралашып, туганлыкның кадерен белеп үстеләр.
Рәдифә ханым үзе дә авылда ишле гаиләдә тәрбия-
ләнеп үсә. Кызганыч, әтиләре 45 яшендә авырып вафат була. Тормышның бөтен авырлыгы әниләре Маһиәнвәр һәм олы абыйлары Тәлгать җилкәсенә төшә. Ятимлекнең ачысын әнә шулай яшьтән татый алар. Шуңа да туганлыкның, үзара ярдәмләшеп яшәүнең бәһасен яхшы беләләр... Абыйлары Тәлгать педагогия училищесын тәмамлап укытучы, университетта гыйлем эстәгәннән соң, журналист буларак хезмәт куя, танылган каләм иясе.
Алга китеп әйтим, соңрак Рәдифә ханымның Тәлгать абыйсы белән дә әңгәмәләштем, бу фаҗигале вакыйгага аның үз карашы бар.
– Мондый аянычлы хәлләр кабатланмасын өчен, мәктәп балаларына, беренче чиратта, тәрбия бирүне максат итеп куярга кирәк, – ди ул. – Интернеттан теләсә нәрсә күрсәтүне, пропагандалауны туктату зарур. Хәзерге балалар китап укуның нәрсә икәнен белмиләр. Андагы геройларны күз алдына да китермиләр. Училищены тәмамлап, башлангыч сыйныфта эшли башлагач, мәктәптә мин – укытучы, ә дәресләр беткәч, балалар белән бер дәрәҗәдәге кеше, дус-иптәш булып кала идем. Буш вакытларны алар белән төрле уеннар уйнап, тау шуып, аралашып, акыл өчен дә, тән өчен дә файдалы итеп үткәрдек. Шундый тәрбия алган балалар үз эченә бикләнеп, төрле яшерен төркемнәрнең җәтмәсендә зомби хәлендә калмас, җинаятькә бармас, дип уйлыйм. Ә хәзерге укытучылар балаларның эчке дөньясына керү өчен вакыт таба алмыйлар. Аларның отчётлардан башы чыкмый, төрле тикшерүләр белән дә еш җәфалыйлар аларны.
Балачактан укытучы иде
Гимназиядә һәлак булган икенче мөгаллимә Венера ханым Айзатова бөтен гомерен балаларга гыйлем бирүгә багышлаган. Авылда туып үскән кыз балачактан ук укытучы булырга хыяллана. Апасы Римма ханым әйткәнчә, яшьтәшләрен җыеп, укытучы булып уйный торган була ул. Чаллы педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Ульяновск мәктәпләрендә укыта, соңрак гаиләсе белән Казанга күченеп кайталар. Башта берничә ел 174 нче мәктәптә эшли, аннары янәшәдәге 175 нче гимназиягә урнаша. 1июньдә аңа 56 яшь тулган булыр иде. Нәкъ быел ул, лаеклы ялга китеп, калган гомерен оныкларына багышларга ниятләгән булган. Бу хакта без Венера ханымның апасы Римма белән сөйләшеп утырганда белдек. Бәйрәм көннәрендә бергәләп туган яклары Чүпрәлегә кайткач, алдагы көннәргә зур-зур планнар корганнар, хатирәләр яңартып утырганнар, әтиләре Солтангәрәйне искә алып (аңа быел 90 ел тулган булыр иде), аш мәҗлесе үткәргәннәр.
– Әтиебез, безне тезеп утыртып: «Балаларым укыгыз, югары белем алу бик кирәк», дип әйтә торган иде. 7 бала үстек, һәммәбез дә югары белем алды, –
ди Римма ханым. – Безнең Рәзинә апабыз авыл мәктәбендә 47 ел математика укытты. Үзем яшьтән хисапчы булырга хыяллана идем. Шул юнәлештә укыдым, саннар белән эшлим, хезмәтем тыныч... Сеңлем Венера быел оныгын 1 нче сыйныфка озата барырга хыялланган иде. Балаларны бик яратты шул...
– Солтангәрәй абый, бүгенге көндә исән булса, Венера ханымның аянычлы үлемен күтәрә алмас иде, – дим.
– Без моны Аллаһының сынавы буларак кабул иттек. Венера да дин юлында иде, намазын укыды, уразасын тотты. Инде гаиләсенә түземлек сорыйбыз. Әбиебез Ватан сугышына гаилә дә корырга өлгермәгән 4 баласын чыгарып җибәрә: Зиннәт, Әхмәтгәрәй, Сәетгәрәй, Җиһангәрәй... Берсе дә яу кырыннан кире әйләнеп кайтмаган...
Бу ачыдан-ачы хәсрәткә ничек чыдый алды икән ана йөрәге?!
Бүген, яу кырына бармый торып та, тыныч тормышта Венера ханым кебек гаепсез кешеләр явызлар кулыннан һәлак була... Монысы күңелне тагын да ныг-
рак әрнетә.
– Сеңлегезне янәшәдәге зиратка җирләвегезнең үз сәбәбе бардыр, – дип кызыксынам.
– Барча туганнарыбыз Константиновка бистәсендә яши, вакытсыз арабыздан киткән якын кешеләребез дә мондагы зиратта «урын алды». Теләгебез – бер: үлем-китемнәр булмасын инде. Гимназиядәге һөҗүм вакытында зыян күрүчеләргә дә Ходай исәнлек-сау-
лык, балаларын югалткан ата-аналарга сабырлык бирсен...
Вәхшилекне гафу итү-итмәү хакында сүз кузгалгач, Римма ханым сабыр гына: «Явызлык кылучыга да сынауны Ходай үзе җибәрер, ул хакта уйламыйбыз да, каргамыйбыз да», – диде.
***
2021 елның 11 май көне тарихта шундый кара эз калдырыр дип кем уйлаган?! Фаҗига әле һаман да булса һәммәбезнең йөрәген көйдереп, күңелдә кат-кат яңарып, җанны әрнетеп тора. Ул көнне һәлак булучыларның ата-аналарының, туганнарының, яшьтәшләренең ачы күз яшьләре елга булып аккандыр... Гөнаһсыз балаларның да, тормыш юлын әле генә башлаган мөгаллимә туташның да, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ханымның да, җаннары тәннән аерылганда, җиргә соңгы күз яше тамгандыр...
Бу язмабыз вәхшиләр кулыннан вафат булганнарга дога булып ирешсен.
Альберт ЗAҺИРОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ