Логотип Магариф уку
Цитата:

Кыерсытсалар да, кимсетсәләр дә – кеше булып кала бел!

Әле дә хәтерлим: мин авылда эшләгән чорда Чүпрәле районы Кече Чынлы авылының иң хөрмәтле кешесе Мидхәт Алимов иде. Бер уйлап карасаң, авыл күләмендә зур чинга да ия түгел инде, бары тик авыл  фел...

Әле дә хәтерлим: мин авылда эшләгән чорда Чүпрәле районы Кече Чынлы авылының иң хөрмәтле кешесе Мидхәт Алимов иде. Бер уйлап карасаң, авыл күләмендә зур чинга да ия түгел инде, бары тик авыл  фельдшеры гына, әмма халык алдында иң абруйлы кеше ул иде. Заманында ул медицина училищесында белем ала, медицина институтына керергә дип хыяллар кора. Чөнки училищены ул бары тик бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый.

Медицина институтына керергә гариза биргәч, шунысы ачыклана: ул мулла малае икән. Мидхәтнең әтисе, мулла абзый, аның хәләл җефете – остабикә дә да авыл халкына бары тик  яхшылык кына телиләр. Халыкны төрлечә дәвалау юлларын эзлиләр, табалар.
Барысына да узган гасырның 30 нчы еллары гаепле. Әмма авылны үзгәртүчеләр мулла абзыйны Себергә сөргенгә җибәрәләр. Ә инде авыл куштаннары,  соңыннан өй кырына  басып, гаиләгә карата иң әшәке сүзләр кулланып, аларга таба тавыш кузгаталар, аларны гел борчып торалар.
Мидхәт Алимов 1939 елда хәрби хезмәткә алына. Язмыштыр инде, аны Фин сугышы сагалап тора: ул бу авыр сугышта катнаша. Сугышта югалып калмый, үз-үзеннән Ватанны саклауга зур өлеш кертә, гади солдаттан өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә.
Соңыннан ул Бөек Ватан сугышында катнаша, орден-медальләргә дә лаек була. Хәтта Берлинга да барып җитә. Соңыннан Берлин шәһәрендә ике ел медицина хезмәтен башкара. Шул чорда ул партия сафларына да керә.
Хәлбуки узган гасырның каһәрле 30 нчы еллары тагын үзен сиздерә. Авылга әйләнеп кайткач, куштаннар тагын аның мулла баласы булуын искә төшерәләр. Кеше бу дөньяга бәхетле булып яшәргә дип туа, аяк чалучылар да җитәрлек була. Өч тиенлек белеме, биш тиенлек акылы булмаган, юкны-бушка аударып гомер итүче авылның эшлексез бәндәләре, аның өстеннән ялган донослар язып, партия сафларыннан чыгаралар. Ул үзен кимсетүчеләргә каршы чыга, алар белән көрәшә башлый. Эчке дөньясы пычрак булып, кешегә начарлык эшләгән кара эчле бәндәләрне, өсләренә ак май ягып юлга чыгарып бастырсаң, ач эт тә килеп иснәмәгәнен искә алып, аларга: «Мин Ватан өчен көрәштә кан түктем, ә сез минем битемә төкердегез», – дип белдерә.
Яшь, энергияле Мидхәт югалып калмый. Сугыш чорында исә үзенә бик күп гамәли медицина тәҗрибәсен туплый. Җиң сызганып, үзендәге барлык медицина белемен кулланып, авыл халкын дәвалый башлый. Ул вакытта бит авылда авыруларны медицина кабул итү пункты да булмый әле. Шул сәбәпле авыл халкы Мидхәтләрнең бусагасын таптый. Көн дип, төн дип тормыйлар, аларның барысы да Мидхәт йортына агыла. Чөнки авыл зур: 750 йортлы, шул халыкны дәвалаучы бердбәнбер кеше – Мидхәт.
Мидхәт иренми. Ул көндез дә, төнлә дә авыруларның хәлен белү өчен җәяүләп атлый, йөгерә. Авылның бер башыннан икенче башына чаклы 3 – 4 чакрым бит югыйсә. Әле бит күрше авыллардан да авырулар килә. Аларны да кире борасы килми Мидхәтнең. Аларның дә хәленә керә. Гадәттә ул авыруларга болай дия торган иде: «Курыктың – авырый башлыйсың, түзәсең – авыру бетә, тынычландың – син сәламәт».
Шулай итеп, озак еллар дәвамында тәҗрибә туплап, олы табибка әйләнә киң күңелле Мидхәт. Дөньяда яшәгәнсең икән, үзеңнән соң зурмы-кечкенәме эзең калу кирәк. Кешенең гомере яшәгән еллары белән түгел, үзенең якты рухи мирасы белән бәяләнә. Үзе инде күптән бакыйлыкка күчсә дә, Кече Чынлы авылы халкы аның яхшылыгын, киң күңеллеген һәм мәрхәмәтен беркайчан да онытмый.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,


педагогика фәннәре докторы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ