Логотип Магариф уку
Цитата:

Кырык елдан соң... сигезенче очрашу

Кыңгыраулы мәктәп төшкә керә,Таныш чыңы һаман колакта.Бер мизгелгә, вакыт, туктап торчы,Кайтар безне кабат яшь чакка.Чынлап та, яшьлеккә кайтып килдек. Июнь аеның беренче шимбәсендә мәктәпне тәмамлавы...

Кыңгыраулы мәктәп төшкә керә,
Таныш чыңы һаман колакта.
Бер мизгелгә, вакыт, туктап торчы,
Кайтар безне кабат яшь чакка.

Чынлап та, яшьлеккә кайтып килдек. Июнь аеның беренче шимбәсендә мәктәпне тәмамлавыбызның кырык еллыгын билгеләп үттек. 1983 елда туксаннан артык укучы белән өч параллель класс киттек без ул елны мәктәптән. Чыгарылыш кичәсендә биш ел саен очрашырга сүз куешкан идек. Биш ел саен сигезенче очрашуыбыз менә.
Хатирәләр... Үсәли, Берсут Сукачы, Югары Кыерлы, Владимир, Түбән Сон, Урта Сон, Баскан, Рәхмәт аланы авылларыннан килеп укыдылар безнең мәктәпкә. Күңелле иде ул чаклар. Башта – пионер, аннары комсомол сафларында тәрбияләндек. Укучылар үзидарәсе көчле иде, комсомол кичәләре, класслар арасындагы төрле ярышлар заманы иде ул.

Моңсу чакларны ямансулап искә алдык, кызык хәлләрне сөйләп, рәхәтләнеп көлештек, кыскасы, рәхәтләнеп утырдык.  Чаллы, Казан, Алабуга, Түбән Кама, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Мамадыш якларыннан җыелыштык. Туксанлап укучының өчтән бере, очрашу җаен табып, матур кичәгә кайтып җиткән.
Кичә барышындагы шушы шигырь барыбызның да үзәкләрен өзде:
Карыйк әле тагын бер-беребезгә,
Кемнәр килгән, кемнәр юк икән?
Җан сыкравы булып, кемдер дәште:
«Кайберәүләр инде юк күптән».
Кызганыч, андыйларыбызның саны да бер дистәдән артып киткән инде. Шигырьдәгечә, «мөгаллимнәремнең хәзер күбесе – күптән инде оҗмах кошлары». Искә алуыбыз дога булып барып ирешсен!
Исән-сау чакта очрашуларга бару җаен табарга кирәк, дип уйлыйм мин. «Бер күрешү – үзе бер гомер», – дигән халкыбыз. Исән-сау булыйк! Чыгарылыш кичәсендә биргән антыбызны үтәп, әле күп тапкырлар очрашырга язсын! Яраткан классташларыма теләгем шул.

Лидия ПАСЫЕВА,


Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ