Логотип Магариф уку
Цитата:

Гыйнвар суыгы безне сыный, сынатмасак иде

Кыш фасылы күз ачкысыз бураннары, зәмһәрир суыклары белән үзенчәлекле инде. Бала чагым кыш айларының җелеккә үтәрдәй суык көннәре белән хәтердә калган. Бигрәк тә гыйнвар ахыры–февраль башында булган т...

Кыш фасылы күз ачкысыз бураннары, зәмһәрир суыклары белән үзенчәлекле инде. Бала чагым кыш айларының җелеккә үтәрдәй суык көннәре белән хәтердә калган. Бигрәк тә гыйнвар ахыры–февраль башында булган түбән температура аркасында атна-ун көн мәктәптә укулар булмый торган иде. Ә инде 1979 елны каршылаган көннәрдәге 52 градус салкынлыкка җиткән чакны өлкәннәр әле дә хәтерли торганнардыр. Тик соңгы елларда әллә табигать бераз рәхимләнәрәк төштеме: кышлары ярым көз-ярым язга охшабрак торган шикелле иде. Шуңамы   яланбаш, җиңелчә киенеп йөргән егет-җилкенчәкләр белән урамда еш очраша идек. Янәсе, суык аларга «нипочем». Тик алай түгел икән шул. Быелның гыйнвар башындагы язга тартымрак көннәренең кинәт кенә котыптай салкын, чып-чын кыш фасылы икәнлеген искәрткән кичәле-бүгенге табигать торышы күпләрне айнытып җибәрде. Кыш белән артык шаярырга ярамый икән бит! Әйтик, узган төндә салкын арктик антициклоны аркасында Мөслимдә иң түбән температура –38,7 градус салкынлык теркәлгән. «Казан» аэропорты тирәсендә дә температура -35 градуска кадәр төшкән. Ә мондый үтә суыкның сансызрак бәндәләрне һәм үз балалары сәламәтлегенә бармак аша карарга күнеккән ата-аналарга кыйбатка, ай-һай үтә кыйбатка төшүе бик тә ихтимал. Шулай булмаса, Алексеевск районының Кыркүл авылыннан булган бер яшьлек сабый бала бик тә авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә китертелмәс иде. Әлеге сабыйның бармаклары өшегән дүрт яшьлек апасы исә Алексеевск үзәк хастаханәсендә дәвалана. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли.
Кышын боз өстенә чыгып балык тотарга яратучылар арасында да аяк-кулларын өшетүчеләр шактый очрый. Бу көннәрдә Республика клиник хастаханәсендә  шундый бер хәсрәт балыкчы ир-ат дәваланып ятарга мәҗбүр.
Кышның үтә салкын көннәре алда әле. Үз сәламәтлегенә салкын караганнарны кышкы зәмһәрир суыклар һич аямас. Шуңа да бер-беребезгә һәм һәркайсыбыз үз сәламәтлегенә карата  игътибарлы булса иде. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә спикерлар буларак катнашкан Республика клиник хастаханәсе хирургы Айрат Ахунҗанов, Казан медицина академиясе доценты Вячеслав Филиппов, Республика балалар клиник хастаханәсе хирургы Владимир Линьков  өшегән һәм организм артык суынган очракларда күрелергә тиешле чаралар хакында юкка гына тәфсилләп сөйләмәделәр. Әйтик, өшегән урынны кар белән ышкырга һич кенә дә ярамый икән. Иң яхшысы: өшегән урынга биш сантиметр калынлыктагы медицина мамыгын ярты тәүлеккә бәйләп кую. Мамык булмаса, башка җылы тукыма белән булса да бәйләп куярга киңәш ителә. Шунысын да искәртик: салкын вакытта эчкән килеш урамга чыгып, төрле маҗара эзләп йөрмәвең хәерле. Бу – бигрәк тә бүген искечә Яңа елны каршылаган чакта.
                         Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ