Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» Азбабада

Татарстанда яшәүче башка милләт балалары үз туган телләрен ничек өйрәнә? «Мәгариф» журналының сентябрь санында республика мәктәпләрендә удмурт, чуваш, мари һәм мордва телләренең ничек укытылуы турында...

Татарстанда яшәүче башка милләт балалары үз туган телләрен ничек өйрәнә? «Мәгариф» журналының сентябрь санында республика мәктәпләрендә удмурт, чуваш, мари һәм мордва телләренең ничек укытылуы турында мәкаләләр циклы дөнья күрәчәк. Шул уңайдан безнең беренче тукталыш Апас районының Азбаба авылы мәктәбендә булды.
Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында әлеге мәктәп унберьеллык итеп күрсәтелсә дә, директор Айрат Мәрдәнов сүзләренә караганда яңа уку елыннан төп мәктәпкә генә калу куркынычы бар. Узган ел ук инде унынчы сыйныф булмаган, быел да тугызны тәмамлаучылар кайсы кая таралышып беткән.

Элек-электән Азбабаның бер башына чувашлар, икенче башына татарлар килеп төпләнгән. Директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Надежда Вәлиуллина, авылда инде хәзер катнаш гаиләләр бик күп, ди. Ул үзе мәктәптә чуваш теле укыта, милләте белән чуваш. Монда авылга яшь белгеч буларак эшкә килгәч, атаклы укытучылар династиясеннән булган татар егете Илшат Вәлиуллинга кияүгә чыга. Икесе дә ике дистәгә якын Азбаба мәктәбендә укучыларга белем бирәләр. Илшат әфәнде балаларга география укыта.

Мәктәптә 6 бала чуваш телен өйрәнә. Ә менә чуваш халкының иң мәртәбәлеләрдән саналган – Питрау, Май чабу, Хач ману бәйрәмнәрен үткәрергә бирегә бөтен республикадан җыелалар. Боларның барысы турында тәфсилләп «Мәгариф» журналының сентябрь саныннан укырга мөмкин булачак.

Раушания Хөснетдинова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ