Мәгариф министрлыгы: Балага карата әдәпсез мөгалләмә педагогик әхлакка каршы килә

Балага карата булган әдәпсез мөгалләмәне Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында ярамый торган эш һәм педагог әхлагына каршы килә дип саныйлар. Чаллыда 13 нче мәктәптә педагогларның баланы ашханәгә кертмәү очрагын министрлык, дп яза «Татар-информ» агентлыгы. 

“Хәзерге вакытта мәктәптә әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклау буенча хезмәт тикшерүе бара. Тикшерүдән соң тиешле чарарлар күрү өчен карар кабул ителәчәк”, — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

“Россия Федерациясендә белем бирү” турындагы федераль закон буенча педагог хокук, әхлак һәм этика нормаларын сакларга, профессиональ этика таләпләрен үтәргә, укучыларны хөрмәт итәргә тиеш, диделәр министрлыкта.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.