Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»ле Бөтенроссия конференциясе

Укытучыларыбызның иҗади активлыгын арттыру, каләм көчләрен сынау ниятеннән «Мәгариф» журналы әледән-әле иҗади конкурслар игълан итеп тора. «Авыл укытучысы», «Татар телендә иң яхшы төгәл һәм табигать ф...

Укытучыларыбызның иҗади активлыгын арттыру, каләм көчләрен сынау ниятеннән «Мәгариф» журналы әледән-әле иҗади конкурслар игълан итеп тора. «Авыл укытучысы», «Татар телендә иң яхшы төгәл һәм табигать фәннәре дәресләре», «ФДББС буенча иң яхшы дәрес», «Яшел бишек» бәйгеләре – нәкъ әнә шундыйлардан. Болары – журналыбыз коллективының үз башлангычы һәм тырышлыгы белән республика күләмендә үткәрелеп киленә торганнары. Быел менә үзгә яңалык: безнең «Мәгариф» журналы Казандагы 155 нче татар гимназиясе җирлегендә инде 2014 елдан бирле үткәрелеп киленә торган Бөтенроссия экологик конференциянең мәгълүмати партнёры буларак катнаша.
Шунысын да искәртик: хәзер республикабызның күпчелек районнарында үз якташлары исемен йөрткән фәнни-гамәли конференцияләр оештыру традициясе бар. Әйтик, Мамадышта аның академик Камил Вәлиев исемендәге, Сабада – Әбрар Кәримуллин, Арчада – Габдулла Тукай, Яшел Үзәндә – Каюм Насыйри, Әлмәт белән Лениногорскида – Ризаэддин Фәхреддин, Әтнәдә – Шиһабетдин Мәрҗани, Балык Бистәсендә шагыйрь Әхмәт Гадел һ.б. исемнәрен йөрткәннәре бар. Күбесе – район, төбәкара, республика статусында. Ә менә Казандагы 155 нче гимназиядә уза торганы инде күптәннән Россиякүләм дәрәҗәдә үтә. Ни өчен ул экологик конференция дип йөртелә дә нәкъ менә мәркәзебездәге татар гимназиясе базасында уза? Әлеге сорауларга ачыклык кертү максатыннан, без шушы гимназиянең фәнни консультанты – педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия табигать фәннәре академиясе академигы Җәүдәт Абдулла улы ХӨСӘЕНОВка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Җәүдәт ага, татар галиме буларак, Сезнең исем мөгаллимнәребезгә дәреслекләрегез һәм «Мәгариф» журналы битләрендә дөнья күргән язмаларыгыз аша яхшы таныш. Сер булмаса әйтегез әле: язмаларыгызның күбесен Сез ни өчен экологик проблемаларга, аларны хәл итү юлларына, яшь буынга экологик белем бирү мәсьәләләренә багышлауны мәгъкуль күрәсез?
– ХХ гасырның 90 нчы елларындагы демократия җилләре татар халкына яңа үсеш перспективасын ачты. Нәтиҗәдә җәмәгатьчелек көче белән татар мәктәпләре, сыйныфлары һәм гимназияләре ачыла башлады. Шул чакта мин «Ничек итеп татар халкының традицияләре, гореф-гадәтләре һәм тарихы аша яшь буынны экологик мәдәниятле итеп була?» дигән сорау-
га җавап эзли башладым. Әлбәттә, үз халкымның электәге тормышын, көнкүрешен, тарихын өйрәнмичә, мондый эшне башкарып чыгу мөмкин түгел иде. Шул нисбәттән төрле чыганакларны кат-кат күздән кичердем. Коръәннең бу хакта ни сөйләгәнен аның русча-татарча тәрҗемәләре аша өйрәндем. Нәтиҗәдә изге китапның яшь буында экологик культура тәрбия-
ләүдә аерым бер урын алып торуына инандым.
Мине шул чорда башкалабызның Киров районы мәгариф бүлеге мөдиренең милли эшләр буенча урынбасары итеп билгеләгәннәр иде. Ул вакытта татар мәктәпләре һәм гимназияләре үсешендә шактый гына алга китеш ясалды. Дәресләр, сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар – һәммәсе дә туган телебез – татар телендә уздырыла башлады. «Аулак өй», «Нәүрүз», «Нардуган», «Боз озату», «Карга боткасы», «Каз өмәсе», «Орчык өмәсе», «Сөмбелә», Сабан туе һәм башка шундый татар халык бәйрәмнәре, йолалары, уен-биюләре мәктәпләрдә гөрләп уза иде. Боларның барысы да яшь буынны әхлаклы итеп, татар халкы традицияләре, гореф-гадәтләре аша тәрбияләүгә, берочтан экологик культуралы итүгә үзләреннән зур өлеш кертте.
Шул форсаттан файдаланып, үземнең фәнни-педагогик хезмәтләремә җирлек эзләдем. Фәнни чыганаклар белән танышудан тыш, аларны тормышка ашыруда Казандагы татар мәктәпләре һәм гимназияләренең яшь буынны әхлаклы, экологик культуралы итү буенча нинди эшләр башкарулары белән дә кызыксына башладым.
Бервакыт мине Яңа Савин районындагы 155 нче татар гимназиясенә – татар халык мәгарифен үстерүгә багышланган конференциягә чакырдылар. Ул чакта бүгенге Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин әлеге гимназиядә директор иде. Ул уку йортында укучыларны тәрбияләүдә татар халкының тарихи үсеше, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре зур урын алып тора иде. Нәкъ шул юнәлеш минем фәнни хезмәтләремә җирлек булды дисәм, һич тә арттыру булмас.
Гимназия коллективы ачык дәрес-
ләр һәм сыйныфтан тыш чараларны еш оештырды. Әлеге дәресләрнең, сыйныфтан тыш чараларның һәркайсының эчтәлеге татар халкының тарихы, милли геройлары, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән тыгыз бәйләнештә булды. Алга китеп шунысын да искәртим: шул күзәтүләрем нәтиҗәсендә «Татар халкының табигать турындагы белемнәре нигезендә милли мәктәп укучыларында экологик культура формалаштыру» дигән темага фәнни-педагогик хезмәтемне яздым. Моңа кадәр бер генә галимнең дә татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүрешенә нигезләнеп, яшь буында экологик культура тәрбияләү хакында фәнни эзләнүләре юк иде. Мин бу юнәлешне сайлавым белән ялгышмадым: фәндә үз сукмагымны таптым. Нәтиҗәдә үзенчәлекле фәнни-педагогик хезмәт иҗат ителде. Соңрак әлеге хезмәтемне тирәнәйтеп, педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация итеп якладым. Моның белән генә чикләнеп калмадым: докторлык диссертациям дә экологик тәрбия темасын колачлады: «Мәктәп укучыларында экологик культура формалаштыруның концептуаль нигезләре: этнопедагогика аспекты» дигән темага иде ул. Мактанып әйтүем булмасын: «Мәгариф» журналында басылган язмаларым гына түгел, үз гомеремдә язган күпчелек кулланма-китапларым да экология темасын күз уңында тота. Менә аларның кайберләре генә: «Кызыклы география», «Татар милли мәктәпләренең 1–5 нче сыйныфлары өчен экология фәне программалары», «Укучыларда экологик культура формалаштыруның региональ моделе», «Милли мәктәп укучыларының экологик культурасы», «Татарстан географиясен һәм экологиясен укыту методикасы», «Чүпрәле районының географиясе һәм экологиясе», «Русча-татарча география сүзлеге» һ.б.
– Инде үз инициативагыз белән уздырылып килүче экологик конференцияләре тарихы белән дә беркадәр таныштырып китсәгез иде. Ни әйтсәгез дә, быел аның юбилее – конференция унынчы тапкыр узачак. Шул еллар эчендә гади бер татар гимназиясе кысаларында оештырыла башлаган экологик конференция ничек итеп Бөтенроссия статусы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә алды икән?
– Экологик конференцияләрнең, чыннан да, шактый кызыклы,
Казандагы 155 нче татар гимназиясенә бәйле тарихи сәхифәләре бар.
Конференцияләребезнең гел үсештә, үзгәрештә, озын гомерле булуының сере дә нәкъ менә аның тынгысыз, эзләнүчән, гел яңалыкка омтылып яшәүче милли мохитле гимназия базасында үткәрелүендәдер дә.
Тарихка күз салсак, 1994 ел Казанның Яңа Савин районында 155 нче татар-инглиз мәктәп-гимназиясенең ачылу елы санала. Киләчәктә зыялы, иҗади фикерләү сәләтенә ия, тапкыр, белемгә омтылучан, татар халкына хезмәт итәчәк шәхесләр тәрбияләүне күздә тотып, җәмәгатьчелек активы җитәкчесе, профессор Гали Юныс улы Даутов уку йортына фәнни юнәлеш бирә. Гимназиянең дәрәҗәсе, мохите, белем бирү сыйфаты күп очракта җитәкчегә бәйле. Нәтиҗәдә коллективта үз фәнен яраткан һәм укучыларда фәнгә карата кызыксыну уятып, яңалыкка омтылучан, заман сулышын тоеп эшли торган укытучылар туплана. Кешенең гүзәл башлангычларын уяту, табигатьне ярату, шәхеснең иң яхшы сыйфатларын күреп, аңлап, аларны үстерү гимназиядәге педагогик коллективның төп максаты итеп билгеләнә. Ел саен гимназия базасында мәктәп, район, шәhәр, республика, төбәк укытучылары, мәктәп җитәкчеләре өчен семинар hәм конференцияләр уздырыла башлый.
Алга китеп булса да шуны әйтим: бүгенге көндә гимназиядә 1100 дән артык бала белем ала. Яшь буынга 78 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Алар арасыннан өч мөгаллим «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды, бишесе «Россия халык мәгарифе отличнигы» исемен йөртә, ә алты укытучы «Россия Федерациясе мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Гимназиянең биш мөгаллиме, өстенлекле илкүләм «Мәгариф проекты»нда җиңеп, грантка ия булды.
Гимназия Мәгарифне үстерү институты, Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты, Казан авиация институты, КФУ, Мәскәү икътисад hәм социаль институты белән тыгыз элемтәдә тора. Бу уку йорты «Көмеш дәрәҗәле сәламәтлеккә ирешү мәктәбе» квалификациясенә ия, Россия Федерациясенең өстенлек-
ле «Мәгариф» проектында җиңүче, республика күләмендә үткәрелгән «Укытучыга – компьютер» һәм «Мәктәпкә – компьютер» акцияләрендә, шәһәр күләмендәге «Мәктәп кабинеты», «Мобиль кабинет» грант-проектларында җиңүче. Милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан халыклары милли мәдәниятенең традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен гимназия 2016 елда Каюм Насыйри исемендәге республика премиясенә лаек булды. Узган елда исә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән грантына ия булды.
Укучыларның иҗади hәм оештыру сәләтен үстерү максатында гимназиядә «Идел» балалар оешмасы эшләп килә. Шуның белән беррәттән, Яңа Савин районының «Простор» туристлык үзәге, Балалар иҗади үзәге, 27 нче музыка мәктәбе, сәнгать мәктәбе, айкидо федерациясе эшли.
Гимназия укучылары район, шәһәр, республика олимпиадалары; Н.И.Лобачевский исемендәге Идел буе, Л.Н.Толстой фәнни-гамәли конференцияләре, К.Насыйри исемендәге республика фәнни-эзләнү укулары, «Казан сандугачы», «Татар егете», «Татар кызы» конкурслары җиңүчеләре булды.
Югары мәктәпкә хезмәт итүем чорында яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә туплаган тәҗрибәмне уртаклашу максатыннан, 2013 елда Чүпрәле районының элек үзем укыган һәм эшләгән Кече Чынлы урта мәктәбендә «Мәктәп укучыларында һәм студентларда экологик культура формалаштыру» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция оештырдым. Анда Казан каласыннан педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры И.Т.Гайсин, КНИТУ-КАИдан фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Н.М.Солодухо да катнашты. Анда чыгыш ясаган барлык галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр дә туган як мохите шартларында укучыларны ничек итеп экологик культурага ия итеп тәрбияләү мөмкинчелеге хакында ачылып, ихлас күңелдән сөйләштеләр, фикер алыштылар. Соңыннан әлеге конференция эшендә катнашучыларның чыгыш-докладларын туплап, фәнни-гамәли җыентык та нәшер иттек. Шулай итеп, киләчәктә даими үткәреләчәк экологик конференциягә җирлек туды, яшь буында экологик культура формалаштыруны күздә тоткан яңа юнәлешкә нигез салынды.
Бу инде шундый эчтәлектәге конференцияне Казан каласында да үткәрергә кирәклеген искәртте. Мин аны 155 нче татар гимназиясендә үткәрү мөмкинлегенә инанган идем, чөнки укыту-тәрбия процессында татар халкының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен саклап кала алган гимназия буларак, мондый колачлы эшне тик анда гына үткәреп булачагы көн кебек ачык иде. Әлбәттә, гимназия коллективы ышанычымны аклады. Елның-елында һәр конференциябезгә бу гимназия мөгаллимнәре – тирән эчтәлекле, фәнни яктан нигезләнгән доклад-рефератлар белән иң актив катнашучылар. Нәтиҗәдә фәнни-гамәли конференция аерым бер гимназия чикләрендә генә калмыйча, республика, тора-бара Бөтенроссия, ә инде 2018 елда хәтта халыкара мәйданга чыкты. Тематикасын да гел үзгәртеп тордык. Мәсәлән, 2015 елда үткәрелгәнен Татарстанда игълан ителгән Парклар һәм бакчалар елына багышладык. 2016 елгы конференция исә Идел һәм Чулман елгалары сулыкларын саклау зоналары елын күздә тотса, 2017 елдагысы республикабыздагы Экология елына багышланды.
2018 елда узган Халыкара конференциягә АКШ, Германия һәм Швециядән дә экологик эчтәлектәге материаллар алдык. Сүрия, Төркия, Белоруссия, Төрекмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, хәтта Африка кыйтгасындагы Бенин Республикасыннан да вәкилләр, конференциябез эшендә катнашып, үз илләрендәге экологик хәлне анализлап чыгыш ясадылар.
Шунысын да әйтим: экологик конференцияләребездә республикабыз-
да туган телне үстерү һәм аны саклап калуны һәрдаим күз уңында тотабыз. Мәсәлән, 2019 елда үткәрелгәнен «Билингваль белем бирү шартларында яшь буында экологик культура формалаштыру» темасына багышлаган идек. Әлеге конференциядә чыгыш ясаган галимнәр, укытучылар һәм тәрбиячеләр җөмһүриятебездә һәм тулаем ил күләмендә икетеллелек – бу очракта рус һәм татар телләре үсешен тәэмин итү, укучыларда тел белән бәйле рәвештә экологик культура формалаштыру юлларын эзләделәр.
Узган елда уздырылган фәнни-гамәли конференциябез исә тулысы белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын колачлады. Әлбәттә, бу очракта да без яшь буында экологик культура формалаштырудан һич тә читләшмәдек: «Полилингваль белем бирү шартларында яшь буында экологик культура формалаштыру» дигән теманы кабат алга куйдык. Рус һәм татар телләре үсеше белән берлектә, дөньякүләм әһәмияткә ия булган инглиз теленең дә экологик культура формалаштыруга өлеш кертү юлларын эзләдек һәм аны әлеге конференция шартларында ачыкларга тырыштык.
– Конференциягезнең быелгысы нәрсәсе белән үзенчәлекле булачак? Инде аңа әзерлек эшләрен дә башлагансыздыр, шәт.
– Ни хикмәт: вакыт агымсудай күз йомганчы ага тора. Инде әнә Бөтенроссия экологик конференциянең быелгы – 10 нчы юбилей форумына да ай ярымлап кына вакыт калып бара. Быелгысы да шул ук 155 нче татар гимназиясендә язгы каникул вакытында – 26–27 март көннәрендә узачак. 2022 ел – Татарстанда цифрлаштыру, ә илебездә исә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы булганлыктан, әлеге конференция «Мәгарифне цифрлаштыру шартларында яшь буында экологик культура формалаштыру» дигән темага багышланачак. Аның эшендә «Мәгариф» журналы укучы-авторлары да мәгълүмати технологияләр үсеше шартларында яшь буында экологик культура тәрбияләү проблемаларын яктырткан иҗади эшләре, мәкаләләре белән актив катнашыр, дип өметләнәм. Нигезләмә белән «Мәгариф» журналы сайтында танышырга була. Язмаларыгызны 10 нчы марттан да соңармыйча конференциянең оештыру комитетына nhk2022@bk.ru электрон адресы буенча җибәрүегез сорала. Конференция ачылышына кадәр, жюри тарафыннан уңай бәя алган язмаларны туплап, елдагыча, махсус җыентык бастырып чыгарачакбыз. Быелгы конференциядә «Мәгариф» журналы, беренче тапкыр буларак, мәгълүмати партнёр буларак катнашачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ