Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп формасы мәңгелек проблема

Август ае –мәктәпкә әзерлек вакыты. Безнең авылда башта ата-аналар арасында караңгы төс ярамый икән дигән имеш-мимешләр йөргән иде. Соңрак тынычландык тагын. Мәктәбебездә андый ук җитди таләпләр куелм...

Август ае –мәктәпкә әзерлек вакыты. Безнең авылда башта ата-аналар арасында караңгы төс ярамый икән дигән имеш-мимешләр йөргән иде. Соңрак тынычландык тагын. Мәктәбебездә андый ук җитди таләпләр куелмады. Форма буларак, көрән төстәге күлмәк, алъяпкыч кабул ителде. Күлмәкне 2600 сумга Интернеттан заказ биреп алдык.  Ак һәм кара төстәге алъяпкычлар 450 – 500 сум.  Тагын алмашка 600 сумлык  ике кара итәк, 800 һәм 1100 сумлык  кыска һәм озын җиңле ак блузка юнәттек. Туфлинең бәясе 1100 сум булып чыкты. Спорт киемнәре буенча махсус таләпләр куелмады.
 Мәктәп букчасын, улыбызга ике ел элек мәктәпкә барганда, районнан бүләк иткәннәр иде. Кызыбызга да шул булыр дип торабыз. Бер баланы мәктәпкә баштанаяк әзерләсәң, 15 мең сумга якын акча китә. Үзебезнең җан җимешләребез бит, зарланырга хокукыбыз юк.
                                    Румия Кәримова,

Теләче районы Балыклы авылы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ