Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп китсә, ни калыр?       

 Ил китәр дә ни калыр?Ил киткән дә йорт калыр,Йорт китәр дә сөт калыр, Ак күкрәктән сөт имгән Сүзе татлы тел калыр.Тел китәрдә ни калыр?Язганнан язган хат калыр.Баш китәр дә ни калыр?Бу...


 

Ил китәр дә ни калыр?


Ил киткән дә йорт калыр,
Йорт китәр дә сөт калыр,
 Ак күкрәктән сөт имгән
 Сүзе татлы тел калыр.
Тел китәрдә ни калыр?
Язганнан язган хат калыр.
Баш китәр дә ни калыр?
Буында типкән кан калыр;
Буыннан буын чабылса,
Ул чагында ни калыр?
                        («Идегәй»)
Мәктәп —  минем өчен ул бәләкәй чагымның иң якты хәтирәсе, ә «мәктәп» сүзе телем ачылганда ук аңыма-хәтеремә сеңеп калган сүз. Биш яшем тулмаганда сугышка озаткан, аннан кире кайтмаган әтием укытучы иде бит. 
         Өч мәктәптә укырга туры килде миңа. 1944 елдан башлап I-IV башлангыч классларны, үзебезнең нибары 40 хуҗалыклы, 20 ел элегрәк кенә туган өр-яңа авылыбызда — Актүбәдә, V-VII  классны бездән сигез чакрым гына күрше авылда — Мәлбагышта, унъеллыкны 1954 елда Бөгелмә татар мәктәбендә тәмамладым. Өчесен дә олы хөрмәтем белән, сагынып искә алам. Ул заманның укытучылары да безгә, әтиләрсез үскән сугыш чоры балаларына,укытучы гына түгел, ә гомерлек тәрбия, тормыш  дәресләре бирүче остазларыбыз булдылар.
          Авылыбызның башлангч мәктәбе ике бүлмәле, калай түбәле гади авыл йорты иде. Дүрт класска ике укытучы. Дүртесенң да саны хәзерге бер класс нормасыннан артмагандыр. Авылча, борынгыча бер смена укыйбыз, ике бүлмәдә икешәр класс. Дәрес икесенә дә берьюлы алып барыла. Кышның бик салкын көннәрендә, яисә укытучыларның берәрсе килә алмаса, дүрт класс бергә утырабыз. Дәреслекләр юк диярлек. Булганы да сугышка тикле басылганнары. Өйдә укырга аларны начаррак укыган балаларга гына бирәләр. 1944 елның беренче класс укучыларына безнең мәктәптә бөтен уку елына икешәр дәфтәр, ике корыч перо, ике карандаш бирделәр. Язарга караны мич корымыннан ясый идек...
         Хәзерге мәктәп белән чагыштырганда, чигенә житеп терәлгән хәерчелек. Ул тормыштан бүген котылдык. Ә нәрсәсен югалттык?
         Менә шул елларда да, бер мәктәп тә ябылмады, класслар, укытучылар саны киметелмәде, бернинди «оптимизация» үткәрелмәде! Без бәхетлерәк булганбыз — урыслаштыру белән кимсетелмәгән, мәктәпләребезне татар мәктәбе булган өчен генә түбәнсетеп бетеү куркынычы янамаган ирекле мәктәптә укырга насыйп булган безгә!
         Ә бүген, баеп чери башлаган илебездә мәктәпләрне, мәктәпләрдәге классларны, укытучылары белән бергә, йөзәрләп, меңәрләп «кыскарту», «кыскармаганнары» урыслаштыру бара.
         Илгә үлем куркынычы янаганда да, сугышчы әтиләребезгэ Идел ярларына тикле чигенергә туры килгәндә дә, халкыбызның иң зыялы, иң гайрәтле, иң алдынгы катламын кырып бетергән Сталин заманында да, илбасар Гитлер булдыра алмаганны да бүген үзебез БУЛДЫРАБЫЗ. Тарихи оят һәм хурлык.
        Дәүләтең нинди бусла, мәктбең дә шундый була торгандыр инде. Илеңне төзүче, ныгытучы, дошман явыннан саклаучы, үз тормышын үзенең тырышлыгы белән матурлап, бердәм гаилә булып яшәүче халык кирәк булса, мәктәп баланы да шул ихтияҗга әзерләргә мәҗбүр була. Әгәр дә андый халыкның дәүләткә, ә дәүләтнең халыкка кирәге бетә башласа, баланы, урысчалап-Пушкинчалап әйткәндә, просто «укыталар», «чему-нибудь и как-нибудь».

         Бүген: «Россияда бер генә тел, бер генә милләт калырга тиеш!», дигән дәүләти максат инде законлашкан рәвештә, ачыктан-ачык , которып тормышка ашырыла. Россия илендә бу — яңалык түгел. Мәсәлән, 1908-чы елның 3-нче апрелендә Россияның мәгариф министры Шварц А.Н. ул максатны бик каты итеп куйган булган:
         «Необходимо неуклонно отстранять   всякие притязания инородцев на какую бы то ни было обособленность и национализацию школы. Руководящим началом должна быть единая русская государственная школа, на всех её ступенях и для всех без исключения инородцев империи».
         Патша премьер-министры Петр Столыпин, бик тырышса да, бу идеяны ахрына җиткереп өлгермәде. Совет хәкимияте дә, милләтләрне руслаштырудан бөтнләй үк баш тартмады, «интернационализм» сүзе белән халыкларның күзен буяап, авызын каплап, вакыты җиткәч үзләре бетәрләр дигән сыманрак, ашыкмыча дәвам итте.
         «Яңа Россия» XXI гасырга аяк басканда, көтелгән вакытны ашыктырып, реакцион патшачылар васиятен яңартып, 100 елек  куелган ниятне ахрына җиткергә кереште. 2001-нче елның 15-нче февраль көнендә Россияны күпмилләтлектән «коткару» идеясы Дума рәисенең урынбасары дәрәҗәсендәге җитәкче депутат парламент трибунасыннан  яңгыратылды:
         «Мы не должны радоваться, что у нас многонациональная страна. Это наша беда!».
         «Бәләдән» («беда»дан) котылу юлларын да озак эзләп тормадылар.
Беренчесе итеп, латин графикасы нигезендә яңартылган татар әлифбасын Россияның иминлегенә, бөтенлегенә куркынычны тудыруда, Татарстанны татар хәрефләре аша «Төркия экспансиясына» юл ачуда гаепләп, татар халкы үз ана теленә үзе хуҗа булу хокукыннан мәхрүм ителде.
         Бик кызганыч, ул законны кабул итүгә каршы тора алмадык. Аерым депутатларыбызның, галимнәребезнең:
         «Әгәр бу законга каршы эндәшми генә чигенә калсак, алдагыларыы мәктәпләребезне бетерүгә юнәлтеләчәк»,
дигән кисәтүләре дә «ишетелми» калдылар.
         Законы белән бергә, республикабыз һәм халыкыьыз өстенә ташаланган, «Россия федерациясының иминлегенә, латиница аркылык уркыныч тудыруы»быз турындагы провокацион яла да, безгә ышанычсызлык тамгасы итеп беркетелеп калды. Ни гаҗәп, шуны аңларга теләмәүчеләрне миңа татар укытучылары арасында бик еш очратырга туры килде.
         Ул законны әзерләү һәм кабул итү ике ел дәвам итте. Татарстанның, татар җәмәгатьчелегенең кискен реакциясыннан шикләнеп суздылар, сүлпәнлегебездән тынычланып, кабул иттеләр. 
         Нәкъ менә шушы, безнең ихтиярны сынаучы федераль закон, ә, законның үзеннән бигрәк, бердәм булып күтәрелеп аңа каршы тормауыбыз, өстебезгә ташланган ялага битараф калуыбыз монысыннан соң кабул ителәчәк, мәктәләребезгә бәрәчәк законнарга киң юл ачты.
         Мәктәпнең дәүләт стандартыннан милли компонентны чыгарып ташлау, мәктәпләрездә туган телебезне, тарихыбызны, мәдәниятыбызны укыту-өйрәнүне федераль законнар тарафыннан якланудан-сакланудан төшереп калдырды.
         Милли компонентны бетерү, милли мәктәпләр системасына үлем хөкеме дигән сүз.  Хөкүмәт карары белән,  законын үзгәртмичә генә, бетерелгән компонеьны өлешчә кире кайтаргансыман итү — вакытлыча бераз чигенү генә!  Ә татарча укыган балаларга урысча ЕГЭ (БДИ) дигәннәре — шул хөкемне гамәлгә ашыру булып чыга. Бандитларча әйткәндә — үтергәннең башына «контрольный выстрел».
         Милли мәктәпләрдә рус теле буенча БДИ нормасын рус мәктәпләренә тиң иң югары категория дәрәҗәсендә, ана теле югарылыгында кую — монысы инде рус түгел халыкларны, аларның балаларын турыдан-туры, ирексезләп үз туган теленнән, үз милләтеңнән баш тартырга мәҗбүр итү! Ягъни, укып «кеше буласың» килсә — урыс бул!
         Урыс булырга борылу башланды инде. Татар мәктәпләре  урысча укытуга күчеп беттеләр диярлек. Мәктәпләребез өчен татарча укытучыларны әзерләү дә туктатылды.
         «В начале было слово» диелгән сүзләр белән башлана христианнарның изге китабы. Россия XXI гасырга аяк басканда, илебезнең иң зур җитәкчесе дә ташка уеп калдырырлык сүзләр ычкындырган иде: 
         «Полная дурь и бред, если кто-то, где-то запрещает в многонациональной стране родной язык или препятствует этому. Абсолютно недопустимо, вредно для страны в целом. Россия – сосредоточие такого национального, культурного, языкового богатства, которого в мире нигде нет. В этом как раз сила нашего государства».
         Бу фикер Россия Федерациясы Президенты В. В. Путинның 2002 елның 30 август көнне Казанда, Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаенда әйтелгән сүзләре.
         Әлбәттә, милии мәктәпләребезгә карата кылынган башбаштаклыкка   Президент авызыннан «полная дурь и бред» дигән бәяне ишетү, беренче алдануы булмаган халыкта да куанычлы өметләр уята. Монысына да ышанырга тырыштык.
         Ләкин ахры бөтенләй перпендикуляр капма-каршы киресенчә килеп чыкты. Биш-алты ел үтүгә, «дурь и бред» федераль закон статусына күтәрелделәр.
         Судсыз-нисез, «төрек шпионнары» эзләгән булып, татар-төрек лицейларын юкка чыгардылар. Милли мәктәпләрдән сәяси шикләнү, аларны  дошманнарга тиңләп гаепләү Россия хаимиятенең рәсми карашына әверелде. “Фәндәс артык күпертә” дип төртттермәсеннәр өчен ике фактны гына мисал итеп китерәм.
         2008 ел, ноябрь ае. Россияның фән һәм мәгариф Министрлыгы Казанда барлык республикаларның рәсми вәкилләре катнашында үзенең күчмә утырышын үткәрә. Көн тәртибендә: милли мәктәпләр проблемасы. Министерство исеменнән укылган докладтан өзекләр (тәрҗемәсез, комментарийсыз):
         «Может ли национальная школа стать массовой в республике?Конечно нет! Потому что, во-первых, в настоящее время нет ни одного моноэтнического субъекта; во-вторых, школа всегда получала и получает от государства заказ на формирование общероссийского сознания.
         Докладчик: 
         «Школа на родном языке обучения – это особая школа... В зависимости от реализации воспитательных задач и в зависимости выстраивания содержания она может выполнять или функцию консолидации, или функцию конфронтации, … создания межэтнического напряжения».
         Докладтан берничә аерым җөмләләр:
- «в ряде субъектов РФ компонентный принцип использовался для достижения самостоятельных политических целей»;
- «в ряде субъектов выстраивается национальная этническая система образования, что противоречит Конституции РФ»;
- «сделав школу фактором культурной автономизации этноса, школы используются как институт этнической мобилизации молодежи».
- «в 82 случаях из100 детей школьного возраста, проживающих в Республике Татарстан, отсутствует понятие «Я живу в России. Я гражданин России».
         Россияның мәктәп Министерстрлыгы  милли мәктәпләрне дошманнар әзерләүдә шикләнгәнен яшереп тә тормый!
         Тагын бер, башка сыймаслык, өряңа факт. 2016 елның январендә Дәүләт Думасы “Концепция преподавания русского языка в общеобразовательных организациях России” дигән закон кабул итә алмый калды. Депутат Разил Валеевның инициативасы буенча Татрстан Дәүләт Советы бу “Концепциага” каршы кискен протест белдереп өлгерде. Татарстан позициясына башка берничә республикалар да кушылдылар.
         Менә нәрсә язылган иде аның проектында (РФда барлык мәктәпләр дә урыс телендә генә укытуга күчәләр, дигән өлешен китереп тормыйм):
         “Однако существующее положение дел свидетельствует о том, что не во всех регионах интегративная функция русского языка реализуется в полном объеме. Так, на сегодняшний день более 4 тыс. школ РФ дают образование не на русском языке, что ставит граждан России в неравные условия. Игнорирование данной проблемы неизбежно приведет к ситуации утраты языкового единства государства, усилению социального расслоения и нарастанию напряженности, что является прямой угрозой национальной безопасности”.
         Монысы инде, пистолеттан аткандай, шартлатып әйтелгән: “Милли мәктәпләр – Россияның дошманнарыы!”.
         Ул проект дуамал депутатларның җүләрлеге түгел. Ул бик югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Авторлар командасында: Думаның тулаем бер комитеты,   проект тирәсендә шул ук, безне дошман итеп күрүче Министерство. Ә авторлар группасының җитәкчесе – Думаның рәисе үзе – Нарышкин әфәнде!
          «Концепция» йомшартылып кабул ителде. Ләкин милли мәктәпләрне дошманнар рәтенә рәсми рәвештә кертү нияте суд хөкеменә дә тартылмады, тәнкыйть тә ителмәде, беркемгә бер шелтә беледрелмәде. Димәк, үз вакытын көтеп, исән-сау калды.
         Нинди нәтиҗә ясарга тиеш булабыз?
         Милли мәгарифебезне саклап калу турында Татарстанда нинди генә планнар төзесәк тә, нинди карарлар, программалар кабул итсәк тә, мәктәпләребезне Россияның потенциал дошманнары тиңләүне кирегә үзгәртмичә — милли мәгариф проблемасын хәл итеп булмаячак! Безнең мәктәпләребезне, телебезне саклап калу өчен тырышуыбыздан һаман шул «дошманлыкны» саклап калу ниятен генә күрәчәкләр. 
         «Россияның мәктәпләребезгә мөнәсәбәте үзгәргәнне көтеп, тик утырыйк» дигән сүзем түгел бу. Россия акылга утырганчы нинди сәяси шартларда  көрәшергә туры киләчәгебезне истән чыгарырга ярамый икәнен кисәтү генә.
         Спортча чагыштырып әйткәндә, безең «командага» аерым, ярышып җиңү кагыйдәсе түел, ә көрәшеп исән калу «кагыйдәсе» куелган. Мисал өчен: йөзүчеләр марафонында «өлкән туганыбызның» командасы елгада иркен хәрәкәт белән, агым буйлам — өске яктан аска йөзә. Ә безнекеләрне — агымга каршы, кулларын-аякларын бәйләп ыргыталар. Ике төрле кагыйдә ике командага ике төрле максат тудыра. Берсенә — дистанцияны үтеп призлар алу, икенчесенә — батып үлмичә, исән калу.
         Әлбәттә, Россияның милли мәктәпләргә карашын кешелекле итеп үзгәртү — ул аерым сәяси проблема һәм икенче зур тема. «Укытучыларның монда ни катнашы булырга мөмкин?» дигән сорауга җавап итеп кенә әйтер сүзләрем бар. Әлбәттә, бу — сәяси мәсьәлә, иң беренче чиратта аны Дәүләт Думасында Татарстан халкы сайлап җибәргән депутатларыбыз күтәреп чыгарга тиеш, дип саныйк. Моңынчы алар, 2004 елдан башлап, һәр чакырылышта, республикабызның хокукларын кыса торган, милли мәктәпләрезне бетерә торган законнарны, хәттә, республикабызның үз президенты булмасын дигән законны да, эндәшмичә хуплап, бертавыштан яклап утырдылар. Беләсезме, хөрмәтлуе укытучыларыбыз, бу турыда? Кемнәр алар — сайлаучыларны тавыш бирергә кыстаучы агитаторлар? Кемнәр матур итеп түгәрәкләп санаучылар? Күпчелеге укытучылар түгелме?  Сайлау алды җыелышларында булачак депутатка укытучылар тарафыннан: «Нигә син, иптәш кандидат, инде 3-4 мәртәбә сайланып, бер сүз дә кыстырмыйча, мәктәпләрезезгә каршы законнарны хуплап кнопкага басып утырасың?» дигән сорауны бирүчеләр бармы?
         Киңәш-тәкъдимем. Сайлаулар, исән булсак, булачак бит әле, хөрмәтле укытучылар. Шунда үзегезнең мөкинчелекләрегезне, бәлки, башкарак төрле кулланып карарсыз.  Процентларны 95-кә күтәрәседән 35-кә төшереп димим, ә сузегезне әйтеп,  дөреслекне халыкка җиткереп, кандидатларга сораулар яудырып, оят тойгысы югалмаганнарын оялтып... Кандидатларны сайлаучыга тәъдим иткән партияның Татарстан обкомына да, бәлки, сорауларыгыз булыр.
         Сүземнең ахрына табан, милли мәгарифебезне исән калдыру юлында — зур көрәшне «нәрсәдән башларга?» дигән сорауга бер җавап-тәкъдимем белән генә чикләнмәскә булам: УНИВЕРСИТЕТТАН башларга! Татар дәүләт милли университетыннан!  Һәм аңа өстәп, Пединститутны, КФУ «колхозыннан» аерып чыгарып, яңартып торгызудан.
         Татарстан Югары Советының Татар милли дәүләт университетын 1995 елда булдырырга дигән 1994 елның 20 июлендә кабул ителгән № 2186-XII карары, тормышка ашырылмаса да, әле исән, гамәлдән чыгарылмаган. Ул карар Татарстан Республикася дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча гамәлдәге дәүләт программасында, “Татар дәүләт милли университетын төзү эшен дәвам итәргә” диеп, калдырылган. Федераль хәкимияттән дә бер уңай аңалык булды: Федерация субъектларына үз ВУЗларын булдырырга законлы рөхсәт бирелде. 
Милли университетыбызның төп вазыйфаларын, уземчә якынча гына, күрүем:

  • татар телен фән, мәдәният, сәясәт, дәүләт белән идарә итү теле дәрәҗәснә күтәрү;


- милли кадрлар әзерләү.

  • татар мәктәпләрен саклап калуда һәм аларның дәрәҗәсен үстерүдә аларны алга тартучы локомотив итеп, милли мәгариф системасының ышанычлы нигезен булдыру;


- төрле милләт вәкилләрен татар культурасына, теленә, тарихына якынлаштыру, һәм шуның нигезендә күп милләтле Татарстан халкында үзара хөрмәт һәм аңлашылып яшәүне ныгыту.
         Сүз уңаеннан сүз. Мәскәүдә һәм Петербургта 3 яһүд университеты бик  көчле эшләп яталар. Нигә алардан үрнәк алмаска? Мәскәү каршы булганда, нигә алар мисалына таянып, катырак тормаска?
         Татар халкының да милләтен, милли мәгариф системасын, культурасын саклап калып, заманча яшәешкә хокукы башка бер халыкныкыннан да ким түгел.
         Балалар бакчасыннан башлап, милли университетлар белән тәмамланган тулы милии мәгариф системасын булдыру – халкыбызны милләт буларак исән калдыру өчен иң кичектермәс, иң кайнар, иң мөһим проблема, тарихи язмышыбыз алдында бүген иң җаваплы бурычыбыз.
         Әгәр дә мәктәпләребезне дошманга тиңләп кимсетелүгә, көчләп руслаштыруга баш иеп буйсынып, телебезне, мәктәбебезне  халкыбыздан тартып алуга битараф калсак, ул үз халкыбызның киләчәгенә үзебез кул салуга тиң булыр иде. Үз-үзенә кул салган кешене, рухыбыз таза чорларда, зиратка кертмәгәннәр. Ә үз-үзенә кул салган халыка  дөнья тарихында урын булмас.
         Бетеп килгән вакытыбызны әрәм итүебезне дәвам итсәк, тарих арбасыннан төшеп калуыбыз да бик ихтимал.      
                            Мәктәпнең үлеме, ул  — милләтнең үлеме!
                                     …...................................        
                            «Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
                            Без тынычта аттан артык эшлибез»,

дип, горурланып, Россия тарихында татар халкының зур хөрмәткә лаеклы икәнен искәртеп язган иде Габдулла Тукай.
         Ә киләчәктә тагын кирәк булмас микәнни Россияга безнең юлбарыстан көчле көчебез? Кирәгебез беткән булса, кем файдасына, аттан артык эшлибез?  
  «Мәдәни җомга» газетасы, 3 нче ноябрь 2021 ел, 2 нче һәм 5 нче битләр

Фото «Мәгариф» журналы редакциясе архивыннан

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ