Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясендә катнаштыгызмы әле?

Заманы үзгәрдеме, әллә түрәләр күңеле миһербанлырак була барамы,  соңгы елларда 1 сентябрь алдыннан һәр төбәктә диярлек аз керемле гаиләләрдәге укучы балаларга ярдәм итү йөзеннән букчалар һәм баш...

Заманы үзгәрдеме, әллә түрәләр күңеле миһербанлырак була барамы,  соңгы елларда 1 сентябрь алдыннан һәр төбәктә диярлек аз керемле гаиләләрдәге укучы балаларга ярдәм итү йөзеннән букчалар һәм башка уку кирәк-яраклары бүләк итү гадәткә кереп бара. Югыйсә, без үскәндә биш-алты укучы баласы булган гаиләләргә  хәтта ручка я дәфтәр бүләк итеп бирүче дә юк иде бит. Шуңа да «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» ише акция дәвамлы һәм ихлас күңелдән кылынсын иде.
Быел республикабызда әлеге акция кысасында I сыйныфка барачак 7 меңләп, ә II –XI сыйныфларда укыячак 33 меңнән артык балага мәктәп уку кирәк-яраклары тапшырырга җыеналар.
Яңа уку башланырга нибары ике атналап вакыт калып бара. Шуңамы укучы балаларны сөендерергә теләп, инде күп кенә төбәкләрдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дип исемләнгән хәйрия акциясен чын бәйрәм төсендә зурлап уздырырга да өлгерделәр. Әйтик, Саба районында әлеге чара Шәмәрдән лицеенда үтте. Быел райондагы 24 оешма җитәкчесе, иганәчеләр әлеге акцияне үткәрүгә матди ярдәмен кертте. зур ярдәм күрсәттеләр. Быел районда беренче сыйныфка 95 бала барачак.   
Әтнә районында да елның-елында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе зурлап билгеләп үтелә. Быелгысы район үзәгендәге «Туган ягым» паркында узды.
Оешмалар, күмәк хуҗалыклар, шәфкатьле кешеләр ярдәме белән җыелган мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган сумкалар беренче һәм башка сыйныфларга баручыларга бүләк ителде.
Районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт тә балаларга изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләрен тапшырды.
Барысы унбер мәктәп сумкасы һәм 72 пакет бүләк ителде.
Мамадыш районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенең быел унбишенче ел рәттән уздырылуы иде инде. Үзенә күрә бер юбилей.  Яңа уку елында район мәктәпләренең беренче сыйныфына 396 бала керәчәк. Акция барышында шуларның 152 сенә канцелярия товарлары белән тулы портфельләр тапшырылды. Беренче сыйныфка керүчеләрнең иң күбе Мамадыштагы академик Камил Вәлиев исемендәге лицейда белем алачак: барысы 102 бала. Шуларның 27 сенә тантаналы кичәдә портфельләр бүләк ителде.
Иртәгә исә Яшел Үзәндә үтәчәк мәгариф хезмәткәрләренең республика педсоветы кысаларында Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе үтәчәк.

Таһир САБИРҖАНОВ


«Саба таңнары» фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ