Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә террорчылыкка каршы тору

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2021/2022 уку елында укучыларның һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итү максатыннан белем бирү оешмаларынд...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2021/2022 уку елында укучыларның һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итү максатыннан белем бирү оешмаларында террорчылыкка каршы якланыш таләпләрен тайпылышсыз үтәүне сорый.
Таләпләр Хөкүмәтнең 2019 елның 2 августындагы 1006 номерлы карары белән расланган, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Моннан тыш, белем бирү оешмаларында үткәрү режимын оештыруны һәм мәгариф оешмалары территориясенә транспорт чаралары керүне шәхси контрольгә алырга тәкъдим ителә.
Кирәк булса, мәгариф объектларының террорчылыкка каршы якланышы, шул исәптән инженер-техник чаралар, шулай ук янгын куркынычсызлыгы системалары һәм җайланмалары торышына өстәмә тикшерүләр үткәрүне оештырырга, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар үткәрергә.

Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ