Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш десантчылары бәйрәм итте

Бу атнада бөтен Россия буенча һава-десант гаскәрләренең 91 еллыгы билгеләп үтелде. Мамадыш десантчылары да бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтте.Районда 112 ВДВ ветераны исәпләнә. Бу көнне Мамадышның ...

Бу атнада бөтен Россия буенча һава-десант гаскәрләренең 91 еллыгы билгеләп үтелде. Мамадыш десантчылары да бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтте.
Районда 112 ВДВ ветераны исәпләнә. Бу көнне Мамадышның  ике дистәдән артык ветераны, зәңгәр береттан һәм тельняшкалардан киенеп, флаглар белән бәйрәмгә җыелды. Иң беренче котлау сүзләрен Мамадыш районы хәрби комиссары Андрей Сенкевич җиткерде. Ул ветераннарга Ватанга хезмәт иткән, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Котлау сүзләре белән шулай ук ВДВ ветераннары Виктор Лазутин, Фәнил Гыйззәтуллин чыгыш ясадылар. Десантчыларның күңелгә кереп калырлык бер яхшы гадәтләре бар. Ел саен Десантчылар берлеге тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү белән балалар приютларына йөри.

«Мин үзем бәйрәмне утыз елдан артык билгеләп үтәм. Пандемия белән бәйле рәвештә, быел Десантчылар берлеге тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү белән балалар приютларына бара алмады әле. Әмма балалар, безнең ярдәмнән башка калмаячак», – дип билгеләп үтте Мамадыш районы ның Десантчылар берлеге рәисе Фәнил Гыйззәтуллин.

ВДВ ветераны Виктор Лазутин, быел үзенең армиядән кайтуының 50 еллыгын билгеләп үтте. Парашюттан 1500 м биеклектән сикерүен, аннан төшкәндәге кичерешләрен дә сөйләде. Ә менә Алмаз Галимбәковның бу –беренче бәйрәме. Ул да, үзенең ветераннар сафына килеп, бәйрәм итә алуына шатлыгын яшерми.

Бу изге җанлы ветераннарга, ярдәмгә мохтаҗ балаларны шулай шатландырганнары өчен, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, күп еллар бәйрәмнәрен шатланып каршы алуларын теләп калабыз. Үз изгелекләре үзләренә кайтсын!
Рәисә МУЛЛАХМӘТОВА,

Мамадыш районының «Туган якны өйрәнүчеләр» оешмасы рәисе, мәгариф ветераны

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ