Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш Питрауга әзерләнә

17 июль көнне, Мамадыш районының Җөри авылында Россиякүләм Питрау бәйрәме үтәчәк.Бу бәйрәмне ел да көтеп алабыз. Быел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак, тагын да киңрәк колач белән уза...

17 июль көнне, Мамадыш районының Җөри авылында Россиякүләм Питрау бәйрәме үтәчәк.
Бу бәйрәмне ел да көтеп алабыз. Быел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак, тагын да киңрәк колач белән узар дип көтәбез. Питрау – керәшеннәрнең иң төп бәйрәмнәренең берсе. Традиция буларак аны изге апостоллар Пётр һәм Павел көнендә уздыралар. Бу бәйрәм күп кенә авылларда кыр чәчәкләре, дару үләннәре җыю, Питрау себеркесе бәйләү, ә кичен төрле уеннар уйнау, төрлечә күңел ачу гадәтләре рәвешендә сакланып калган.

Безнең Мамадыш районында 44 мең кеше яши. Шуларның 76 проценты –татарлар һәм керәшеннәр, 20 проценты – руслар, 4 процентка якыны – башка милләт вәкилләре. Районыбызда 17 керәшен авылы бар.
Мамадыш районында барлык милләт вәкилләре дә, бер-берсе белән килешеп, тату яши. Керәшен халкы шул күп милләтнең бер төркемен тәшкил итә. Төрле җирләрдә сибелеп яшәүче керәшеннәр тел-сөйләм,мәдәнияткә караган үзенчәлекләре белән бер-берсеннән аерылып тора. Безнең район керәшеннәренең дә үзләренә генә хас гореф-гадәт, йолалары, тел үзенчәлекләре, кием-салымы, бизәнү әйберләре бар.
Питрау бәйрәме беренче тапкыр Җөри авылында 1999 елны уздырылды. Инде менә 22 ел рәттән Җөри авылының Тырлау аланында уздырыла торган Питрау бәйрәме керәшен мәдәниятен бөтен барлыгы, матурлыгы һәм төрлелеге белән күрсәтә ала торган бердәнбер мәйданга әйләнде. Бәйрәм елдан- ел киңәя, зурая барып, Россиякүләм бәйрәм итеп уздырыла башлады. Бездәге Питрау бәйрәменә Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Удмуртия, Чиләбе, Самара өлкәләреннән, Мәскәүдән дә күп кунаклар килә. Якутиядән дә килгәннәре булды. Бу бәйрәмгә 30 – 40 мең кеше җыела. Концерт заллары, мәдәният йортлары моның кадәр күп кешене сыйдыра алмый. Питрау бәйрәме аланы безнең керәшен мәдәниятен зур мәйданга чыгара. Менә аның төп роле шунда. Район җитәкчелегенә, аның тырыш халкына шундый күңелле бәйрәм уздырганнары өчен рәхмәт.

Әлеге бәйрәм республикада яшәүче башка милләт вәкилләрен дә җыя. Бу –үзара дуслыкны ныгыта торган бәйрәм. Быел да, билгеле булганча, Питрауда республикабызның 22 районыннан һәм Россиянең өч төбәгеннән 50 иҗат коллективы катнашыр, 50 меңнән артык кунак булыр дип көтелә.Бәйрәмдә, һәрвакыттагыча, «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен ишегалды», «Табигать хәзинәсе», «Тәпи» чишмәсе җырлары, Питрау музее, «Җәшләр җыены» яшьләр мәйданчыгы эшләячәк. Этник мәдәниятне саклаучы яшьләр «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнашачак, халык җырларын, биюләрен башкаруда үз осталыкларын күрсәтеп, үз халкының гореф-гадәтләре һәм тарихы белән уртаклашачак.
Питрау бәйрәмендәге көрәш – төп ярышларның берсе. Анда Татарстанның һәм илнең якын төбәкләреннән иң көчле көрәшчеләр катнашачак.
Бәйрәмне үткәрүдә төп иганәче булып, якташыбыз, Җөри авылы егете Иван Михайлович Егоров тора. «Ак Барс» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры биредә Питрауны 1999 елдан бирле үткәреп килүдә ярдәм итә. Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының идарә җитәкчесе вазифасын да башкара. Район башлыгыбыз Анатолий Петрович Иванов та– тумышы белән  үз районыбыз кешесе. 1960 елның 7 маенда Җөри авылына күрше Ылыя (Уткино) авылында дөньяга аваз салган керәшен егете. Районыбыз өчен янып-көеп яши ул. Җөри авылында Питрау бәйрәмен уздыруга төп идея бирүче һәм башлап җибәрүче, дәвамчысы. Керәшен авылларын һәм барлык авылларның яшәешен яхшыртуга нык әһәмият бирә.
Авылларыбызның этномәдәни тормышы көннән-көн алга бара, ныгый. Керәшен авылларының да этнотуризм муенсасына кереп күрсәтерлек матур авыллары, төрледән-төрле бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бар. Милләт яшәгәч, тел дә яши, ягъни тормыш дәвам итә.
Рәисә МУЛЛАХМӘТОВА,

ветеран укытучы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ