Мамадышның чирек гасырлык мәчете

Мамадыш районының Ямаш авылы да, үз тарихын барлап, соңгы тапкыр аен кыйбла ягына таба күккә ашырган яңа мәчетенең төзелүенә 25 еллыгын билгеләп үтте.

Мәчет – ул гыйбадәт, вәгазьләр һәм намаз урыны. Ул шулай ук тормышның бөтен мөһим очракларында мөселманнар җыела торган урын да, үзенә күрә мәдәният үзәге. Мәчетнең мөһим вазифасы – халыкка Ислам нигезләрен өйрәтүне оештыру.

Безнең татар милләтенен язмышы ислам дине белән турыдан-туры бәйле. Дин безнең күп гасырлар дәвамында дәүләтле халык булып яшәвебезгә ярдәм итте, жәмгыятебездә әхлакый нормалар тәрбияләде, гомумән, татарны татар итеп саклап калуга үз өлешен кертте.

Ямаш авылы үзе үк танылган мәшһүр затлары белән аерылып тора. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы, журналист Мәхмүт Бөдәйли дә шушы 1895 елның 3 апрелендә элекке Казан губернасының Мамадыш өязендәге Иске Максим (халык телендә Иске Мәкчем, хәзерге Ямаш) авылында туган. Әтисе – Кәшфелһади Сарман районындагы Карамалы авылында Бөдәил карт гаиләсендә туып-үскән кеше була. Кәшфелһади, Биклән һәм Троицк мәдрәсәләрендә белем алганнан соң, XIX гасырның икенче яртысында Иске Максим мәхәлләсенә килеп урнаша, халыкка дини белем бирә. Гаилә кора. Мәхмүт шушы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Авыл халкы әйтүенчә, Мәхмүт ага үзе дә дини гыйлем биргән дип телгә алына. Ямашка авыл исемен дә Мәхмүт Бөдәйли кушканы билгеле. Татарстан Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы булгач, 1923 елда районыбызның Иске Мәкчем авылына атаклы революционер Хөсәен Ямашев истәлегенә – Ямаш, ә Яңа Мәкчемгә Мулланур Вахитов истәлегенә Вахит исемнәрен биреп, документлар ясап китә ул. Бу авыллар хәзер дә, аның рухын саклап, шул исемдә йөриләр.

XX гасыр башында Ямаш мәчетендә Ушмы авылыннан Мөбарәкҗан исемле кешенең мулла булып торуы билгеле. 1900 елда дөньяга килгән Кәшиф, Зәки, Габделхак бабайларга исемне ул кушкан була.  

Һәр авылның тарихы аерылгысыз рәвештә андагы мәчетләр һәм дин тарихы белән бәйләнгән. Кызганыч ки, узган дәвердәге динне юк итү, милләтне җәберләү сәясәте барган вакытта мәчетләр җимерелгән, иң асыл затлар, укымышлы кешеләр Һәм имамнар төрмәләргә ябылганнар, сөргенгә озатылганнар. Күп кенә җимерелгән мәчетләрнең тарихы югалган диярлек. Анда эшләгән имамнарның фаҗигале язмышы турында да мәгълүматлар бик аз Һәм таркау хәлдә. Авыл, дин, халкы тарихын барлап, тарихын язып барган имамнарның да хезмәтләре бик аз сакланган.

Революциядән соң, сугышка кадәр, атеизм чорларында Мөхәммәтҗан, Илдархан, Шиһабетдин, Сабир абзыйлар имамлыкны булдыра алганча, югалтмаска тырышып алып баралар. Бөек Ватан сугышыннан соң, сугыш ветераны Котдус абзый, Шәдче авылыннан Газим Гарипов, Вахит авылыннан Тимерхан Миңнехановнар динне саклыйлар һәм дәвамчылар булалар.

Төрле елларда Фатыйма, Асылбикә, Әсмабикә, Нурзидә, Мәгъсүмә абыстайлар динебезне саклау өчен күп көч куйганнар. Алар хатын-кызларны дин гыйлеменә, гарәпчә укырга өйрәткәннәр. Бүгенге көндә Мәгъсүмә абыстайның сеңлесе Хаҗәр абыстай авыл халкына армый-талмый хезмәт итә.

1997 елда, яңа мәчет ачылгач, беренче имам Әмир хәзрәт 8 ел имамлык итә. Инде менә 16 ел Газинур Габделхак улы Хаҗиев, Ямаш авылы мәчетендә имамлыкны үз кулында тотып, авыл халкына, балаларга дини гыйлем бирә. Бу бәйрәм дә аның инициативасы белән оештырылды. Бәйрәмгә авыл халкы гына түгел, читтә яшәүче авылдашлар да кайтканнар. Бу бәйрәмгә кайтучылар берсе дә буш кул белән килмәгән, күчтәнәч һәм бүләкләре бәйрәмне тагын ямьләндерде. Бәйрәм оештыруга ярдәм итүче иганәчеләр дә булган.

Бәйрәмгә район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңлегалиев, мәдрәсә җитәкчесе Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин һәм күрше авыл имамнары да килгән иде. Җирле үзидарә башлыгы Валерий Васильевич Шрыков матур котлау сүзләре белән бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Бәйрәмдә мәчетне төзүдә һәм бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән иганәчеләр Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм барышы алып баручының осталыгыннан тора. Альбина Вәлиева, бәйрәмне мәчет тарихы белән бәйләп, миилли чыгышлар белән чиратлаштырып, күңелгә ятышлы итеп алып барды. Мин дә үз чиратымда, авылның тарихны барлап, аның гореф-гадәтләрен саклауга игътибарлы булуларына рәхмәтләремне җиткерә алдым. Сәвия ханым Билалова белән Гүзәлия ханым Гобәйдуллиналарның мөнәҗәтләре бәйрәмне тагын да җанландырып, илһамландырып җибәрде. Алар безгә халкыбызның хыялын, теләк-омтылышларын мөнәҗәтләр әйтеп, догалар укып чагылдырдылар. Өйлә вакытында, күркәм рәвештә, гомуми намаз уку оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләр корбан итеннән пешерелгән пылау һәм шулпа, милли-нигъмәтләрдән әзерләнгән ризыклар белән сыйландылар. Авыл халкы һәм килгән кунаклар бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр теләделәр.

Шушы бәйрәмне әзерләп, халык күңелен күреп, динебезнең хак дин икәнлеген күрсәтә алган авыл имамы Газинур Хаҗиевны ихластан котлыйм! Алга таба да авыл халкына һәм килгән кунакларга тормышта үз урыннарын, үз бурычларын, максатларын дөрес билгеләп, Раббыбыз юлыннан баруларын телим. Тормышларында тарихны барлап, буыннан-буынга тапшырырга насыйп булсын! Юкка гына: «Тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк!» – дип әйтмиләр бит. Тормышларының матур мизгелләре дәвамлы булсын!

 

Рәисә МУЛЛАХМӘТОВА,
Мамадыш районының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, мәгариф ветераны.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.