Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәңгегә хәтердә...

Май ае җитүен һәм язгы кояш нурларының җир өстен яшеллеккә күмүен һәр кеше көтеп ала торгандыр. Ә безнең илебез халкы өчен бу аеруча истәлекле көннәр – бу айда күптән көтелгән Җиңү килгән бит. Шуңа кү...

Май ае җитүен һәм язгы кояш нурларының җир өстен яшеллеккә күмүен һәр кеше көтеп ала торгандыр. Ә безнең илебез халкы өчен бу аеруча истәлекле көннәр – бу айда күптән көтелгән Җиңү килгән бит. Шуңа күрә бу олы бәйрәмне ел саен билгеләп үтүдә безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнашалар.
Быел да 8 май көнне бәйрәмчә киенгән укучылар, укытучылар, әти-әниләр мәктәп бинасына җыелдылар. Бәйрәмне башлап җибәреп районыбыз вәкиле Гүзәлия Фәйзрахман кызы барыбызны да котлап кына калмады, ә бәлки шушы чарага тәңгәл килә торган шигырь дә укып күрсәтте. Мәктәп директоры Дамир Нәбиуллин исә быелгы елның Россиядә укытучылар һәм остазлар елы итеп игълан ителү белән бәйле рәвештә сугышка кадәр мәктәбебездә эшләп соңыннан Бөек Ватан сугышына киткән укытучылар турында сөйләде, яу кырларында ятып калганнарны искә алды, сугышта катнашып дәүләт бүләкләренә лаек булган һәм соңыннан мәктәптә озак еллар эшләгән укытучылар турында мәгълүматлар җиткерде.

Укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары, чыгышлар бу әһәмиятле чараның тәэсир көчен тагын да арттырды. Аларның хәрби киемнәрдән булып, тырышып әзерләнгән эше караучыларга да хуш килде. Ә инде биредә катнашкан укучыларның бергәләп хәзерге вакытта махсус хәрби операциягә чакырылганнарның үзенчәлекле гимнына әйләнгән “Киек каз юллары” җырын башкаруы бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр.
Митингның тантаналы өлешеннән соң барлык укучылар яу кырларында ятып калган авылдашлар хөрмәтенә эшләнгән обелискка веноклар куйдылар, күпләре “Үлемсез полк” акциясе кысаларында үзләренең бабаларының, туганнарының портретлары белән иде.
9 май көнне Чулман яры буенда районда уза торган бәйрәм чараларында исә укытучылар кыр госпитале үрнәген әзерләп бардылар. Палаткалар урнаштырып, медицина хезмәткәрләре булып киенгән коллегаларыбызның яралыларга беренче ярдәм күрсәтү күренешен район җитәкчелеге дә уңай бәяләде.
Әлбәттә, бу көннәр безнең хәтердә мәңге сакланыр, үсеп килүче буынга да әби-бабаларыбызның каһарманлыгы турында һәрдаим искәртеп торырбыз.
 
Гөлия Нәбиуллина, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең педагог-оештыручысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ