Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдә бер гаилә карбыз ашап агуланган

Мәскәүдә бер гаилә карбыз ашап агулана. Ике кеше вафат була, бер кеше авыр хәлдә реанимациягә эләгә.Совхоз урамындагы «Магнит»тан алынган карбызны 8 сентябрьдә кичке аштан соң, гаилә башлыгыннан кала,...

Мәскәүдә бер гаилә карбыз ашап агулана. Ике кеше вафат була, бер кеше авыр хәлдә реанимациягә эләгә.
Совхоз урамындагы «Магнит»тан алынган карбызны 8 сентябрьдә кичке аштан соң, гаилә башлыгыннан кала, бар да ашый. Икенче көнгә әни кеше, әби һәм 15 яшьлек кыз коса башлый. Ашыгыч медицина ярдәме барысына да гадәти агулану диагнозы куеп, өйләрендә калдыра, дәваханәгә алып китми. Кичкә гаиләнең өч әгъзасының да хәле тагын да начарлана. Кабат ашыгыч медицина ярдәмен чакырткач, барысын да дәваханәгә алып китәләр.
Кызганычка, әби белән оныкның хәле бик начар була. Пенсионер ханым кичә төнлә, онык — бүген иртән вафат булалар. Ана кешенең хәле авыр, әмма тотрыклы бәяләнә. Әти кешедә агулану билгеләре юк, аның сәламәтлеге уңай бәяләнә.
Чыганак: tatnews.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ