Логотип Магариф уку
Цитата:

Май аенда истәлекле көннәр

1 – Яз һәм хезмәт бәйрәме.Почта маркасы туган көн.Педагог, Татарстанның атказанган укытучысы, 1946–1960 елларда Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты директоры булган Иосиф Малкинның тууына 11...

1 – Яз һәм хезмәт бәйрәме.
Почта маркасы туган көн.
Педагог, Татарстанның атказанган укытучысы, 1946–1960 елларда Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты директоры булган Иосиф Малкинның тууына 115 ел (1907–1992).
Шагыйрь, прозаик, Чувашиянең И.Яковлев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кави Латыйпның тууына 95 ел (1927–2008).
Язучы, прозаик Азат Ганиевнең тууына 80 ел (1942–2012).
Хуҗалык эшлеклесе, Татарстанның атказанган төзүчесе Хәмзә Баһмановка 65 яшь.
Язучы Майя Вәлиевага 60 яшь.
2 – Ураза бәйрәме.
3 – Бөтендөнья матбугат иреге көне.
Кояш көне.
Россиядә кондитерлар көне.
Актёр, педагог, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наил Дунаевка 85 яшь.
4 – Үзара мөнәсәбәтләрне яңарту көне.
5 – Халыкара акушерлар көне.
Инвалидларның хокуклары өчен халыкара көрәш көне.
Бөтендөнья пароль көне.
Россиядә водолазлар көне.
Карикатурачылар көне.
Гидрограф, Арктиканы өйрәнгән Георгий Седовның тууына 145 ел (1877–1914).
6 – Композитор, педагог, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, халыкара конкурслар лауреаты Рәшит Кәлимуллинга 65 яшь.
Шагыйрә Җәмилә Әхтәмовага 55 яшь.
7 – Радио, барлык элемтә тармагы хезмәткәрләре көне.
 Тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рәмзи Вәлиевкә 85 яшь.
8 – Бөтендөнья Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыятьләре көне.
9– Бөек Җиңү көне.
Европа көне.
Урам музыкантлары көне.
10 – Педагог, журналист, драматург Шәриф Саттарның тууына 135 ел (1887–1972).
12 – Халыкара шәфкать туташлары көне.
Экологик белем көне.
15 – Халыкара гаилә көне.
СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне.
Халыкара климат көне.
Беренче татар актрисасы, режиссёр, Татарстанның атказанган артисты Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 130 ел (1892–1974).
16 – Биографлар көне.
Педагог, психолог, педагогика фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең атказанган югары мәктәп укытучысы Җәүдәт Вилкиевнең тууына 95 ел (1927–2007).
17 –  Бөтендөнья электр элемтәсе көне.
Филология фәннәре кандидаты Мөслимә Шәкүровага 60 яшь.
18 – Халыкара музейлар көне.
Кырым татарларының матәм – Хәтер көне.
19 – Татарстанда матбугат көне.
Пионерлар көне.
Дәүләт эшлеклесе Әмин Тынчеровның тууына 115 ел (1907–1980).
20 – Идел көне.
Бөтендөнья табиб-травматологлар көне.
Бөтендөнья бал кортлары көне.
Бүгенге «Казан утлары» журналының «Безнең юл» исеме белән чыга башлавына 100 ел (1922).
Хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты Рәшит Хәмәдиевнең тууына 75 ел (1947–2003).
21 – Халыкара космос көне.
Мәдәни төрлелек көне.
Хәрби тәрҗемәчеләр көне.
Идел Болгарстанында ислам динен рәсми төстә кабул иткәнгә 1100 ел (922).
Режиссёр, педагог, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, республикабызның театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәевкә 60 яшь.
22 – Халыкара астрономия көне.
Халыкара биологик төрлелек көне.
Бассейн индустриясе көне.
Музыка уен кораллары сатып алу көне.
Дәүләт эшлеклесе, сәясәт фәннәре докторы Фәрит Мөхәммәтшинга 75 яшь.
23 – Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Анатолий Красновка 70 яшь.
Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рәшит Низамовка 65 яшь.
Драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының баш режиссёры Илгиз Зәйниевкә 35 яшь.
24 – Славян язуы һәм мәдәнияте көне.
Европада парклар көне.
Бөтендөнья видеоуеннар көне.
Педагогика фәннәре докторы, Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең югары һөнәри белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре, дәреслекләр авторы Фираз Харисовка 70 яшь.
25 – Филологлар көне.
Юл хәрәкәте иминлегенпропагандалау көне.
Нәкышче-рәссам, пейзаж жанры остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Равил Нурмөхәммәтовның тууына 100 ел (1922–1988).
Язучы, диңгезче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Миргазиян Юнысның тууына 95 ел (1927–2014).
Шагыйрә, тәрҗемәче, журналист Флёра Тарханованың тууына 75 ел (1947–2018).
Дин эшлеклесе, Казанның «Бишбалта» мәчете имам-хатыйбы Госман Исхакыйга 65 яшь.
26 – Европада күршеләр көне.
Россия эшмәкәрләре көне.
27 – Гомумроссия китапханәләр көне.
Швед натуралисты, табигать фәннәре белгече Карл Линнейның тууына 315 ел (1707–1778).
Дзюдо көрәше буенча СССР һәм Европа чемпионы, СССРның  атказанган спорт остасы Хәбил Бикташевка 65 яшь.
Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановка 55 яшь.
28 – Хатын-кызларның халыкара бердәмлеге көне.
Башкортстанда Аналар көне.
Чик сакчылары көне.
29 – Педагог, Казан татар укытучылар мәктәбен һәм Шәрык клубын оештыручыларының берсе, Хезмәт Батыры Ибраһим Терегуловның тууына 170 ел (1852–1921).
Балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең тууына 125 ел (1897–1957).
30 – Рус шагыре Лев Ошанинның тууына 110 ел (1912–1996).
31 – Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне.
Рус язучысы Константин Паустовскийның тууына 130 ел 91892–1968).
Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ