Логотип Магариф уку
Цитата:

Мичче хәзрәт

Туган авылым Уксага сирәк кайтам. Әти-әни вафат булгач, ишектә йозактан башка нәрсә көтмәгәнгә күрә, җәйгә бер-ике тапкыр әйләнеп, киртә-кураларны яңартып, күршеләрнең хәлен белеп китәм.Кем син, Хәбир...

Туган авылым Уксага сирәк кайтам. Әти-әни вафат булгач, ишектә йозактан башка нәрсә көтмәгәнгә күрә, җәйгә бер-ике тапкыр әйләнеп, киртә-кураларны яңартып, күршеләрнең хәлен белеп китәм.
Кем син, Хәбир?
Бу юлы туган нигездә, иң беренче эш итеп, мунча мичен чыгартып алырга иде исәп. Күпне күргән иске мич соңгы арада юньләп тартмый җәфалады, янып бетмәгән кисәү башлары ис чыгарып җанга тиде, ташы кызмады, кыскасы, үз бурычын үтәгән иде инде ул. Шуңа күрә кичтән аны сүтеп куйдым. Яңа мичне тимердән ясатырга булгач, цементтан нигез җәйдем. Әмма чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бер борчу икенчесен китереп чыгарды – яңа мичне кемнән чыгартырга? Мин белгән мичче Дәүли абый бакыйлыкка күчкән. Авылда аннан башка мондый һөнәрне белгән кеше дә юк иде бит.
«Хәбир хәзрәткә әйт, хәзер «гөлт» итеп чыгарып куяр мичеңне», – дип киңәш бирде күршеләр. Бирүен бирделәр, әмма авылда мондый һөнәр иясе барлыгын беренче тапкыр ишеткәнгә күрә, аптырабрак калдым. Каян пәйда булды икән бездә мондый мичче? Күрше Сөнгать абый: «Беләсең син аларны, авылдан бер китеп, бер кайтып, күченеп йөрделәр. Диюләр нәселе», – дип аңлаткач, кичен авылның икенче очындагы Хәбир атлы хәзрәт янына киттем. 30-35 яшьләрдәге бик ачык йөзле егет булып чыкты ул. Озак сөйләшеп тормады.

– Иртәнге 8 гә килеп җитәрмен, борчылма, абзый, – дип, ялындырмый гына ризалыгын бирде, ә иртән сөйләшкән вакытка килеп тә керде.
Хәзрәт эшнең рәтен яхшы белә икән: иң элек мичне болтлар белән нигезгә беркетте, аннары җай гына мичтән чормага узучы төтен юлы торбаларын тоташтырып чыкты. Әллә авыз эченнән генә бер көй сузганга, әллә җиңел сөякле булгангамы, ул эшен бик яратып башкарган кебек тоелды.
Мин измә әзерләргә керештем, әмма бая башыма килгән сорау күңелгә һич тынгылык бирмәде: кем соң бу Хәбир? Корбанына ташланырга җыенган селәүсен кебек, түземсезлек белән үз вакытымны көттем. Ахырда, ул ял иткәндә, тынлыкны бозарга җаен таптым.
– Хәбир хәзрәт, сораганга гаеп итмә, син бу якка күченеп кайткан качак түгелсең бит? – дип, аңа эчемне пошырып торган иң беренче «җимергеч» соравымны бирдем. 
Хәзрәт, азга гына туктап, миңа күз ташлап алды да телгә килде.
– Белмәвең бер дә гаҗәп түгел, абый, – диде ул. – Аның каравы, син минем әнине ишетеп белергә тиеш. Сүрия исемле иде ул. Синнән олы. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Казанда мех фабрикасының буяу цехында эшләп, бик иртә пенсиягә чыкты. Шунда эшләгәндә, Кави исемле төзүче егеткә кияүгә барып, апам һәм мин туганбыз. Әтием хәзер вафат инде.
Белергә тиешле Сүрия апа, без үскәндә, авылдан киткән иде инде. Аны кунакка кайткалаганнан күреп кенә таный идек. Ул картаеп кына кияүгә чыкты дип беләм. Казаннан кайтканда, юл туры килеп, Кави абый белән сөйләшкән-аралашкан вакытлар да булды. Сабыр, юаш, намуслы иргә охшаган иде ул. Сүрия апа турында: «Компания җыеп эчәргә ярата. Эчсә, тавыш чыгара, балалар хакына түзәм», – дип сөйләгәне хәтеремдә. Сүзләре хак булгандыр Кави абыйның: озак та үтми, «ирем кыйнады» дигән яла ягып, хатыны аны таш капчыкка ябып куйды. Үзе генә үстерергә кыенга туры килгәч, Сүрия апа ике баласын (хәзер аңлавымча, аның берсе Хәбир булып чыга) әнисе Маһирә әбигә кайтарып куйды. Кави абый үзенең хатыныннан «аерылган» икәнлеген иреккә чыккач кына белгән. Шулай булса да, балаларының хәлен белергә гел авылга кайтып йөрде.
– Сабый чагымны дәү әнидә тора башлаганнан хәтерлим, – дип дәвам итте Хәбир. – Мин апам Сәмига белән матур итеп шушы авылда яшәп калдым. Дәү әни таба ашлары, төрле тәмлүшкәләр пешерергә хирыс иде. Күрше апалары да, кич утырырга кергән саен, безне сөт-каймак, бал, төрле җиләк-җимеш кебек тәм-том белән сыйлап торды. Алар мин чыгарган әкиятләрне тыңларга ярата иде. Ишегалдындагы тавыклар, песиләр, бөҗәкләр турындагы шул оеткыларымны йотлыгып тыңлыйлар иде нарасый күңелле әбекәйләр.
Әти ел да бер вакытта: язын бәрәңге утырткан, көзен алган чакта яныбызга кайтып йөрде. Кайткан саен безгә уенчыклар, рәсемле китаплар, төрле күчтәнәчләр өләште. Бу вакытта апам авыл мәктәбендә укый башлаган иде инде. Шундый көннәрнең берсендә әтинең үлгән хәбәрен ишеттек. Йөрәк өянәгеннән вафат булган диделәр. Әни генә ашады инде аның йөрәген. Бу – тиздән безнең ямьле балачагыбызның, үксеп-
үксеп, авылда калачагына беренче хәбәр булган икән.
Сатылган бәхет
Хәбир хәзрәт бераз гына тын алып торды да мастерок очындагы измәне кирпеч өстенә тигезләп салып чыкты. Оста сүзне эшкә ялгап алып бара иде.
– Озакламый Казаннан әни кайтып керде, – диде ул, кул аркасы белән калын кашларын сыйпап. – Ул безне авылдан бөтенләйгә алып китәргә кайткан икән. Мәктәпкә апамның уку документларын алырга баргач, директор абый, безне билгесезлеккә җибәрәсе килмичә, әнигә ялвара: «Сүрия, яшәсеннәр балалар авылда. Әле аларны карашырга әниең дә исән. Эчәсең дә дип ишеттек. Казанда законнар каты. Балаларыңны тартып алырлар. Без аларны ташламыйбыз. Әниеңә, җыештыручы итеп булса да, акча язарбыз, кузгатма балаларны авылдан», – ди. Укытучының йөрәге нидер сизенгәндер инде.
Бу Сүрия апаның колхоз базарында үзбәк, таҗик ирләре белән танышып, җиләк-җимеш сатарга керешкән чагы була. Кичен, базар ябылгач, ул аларны өенә ияртеп кайта. Кара тутлы азгын ирләр белән төне буе кәеф-сафа корырга өйрәнеп китә. Көннәрнең берендә кесәсенә көн дә кыштырдап торган акча керүеннән күзләре кызган хатын, салган килеш, өрек сатучыларга кызы Сәмига турында сүз ычкындыра.
– Авылда эшкә ярарлык кызым бар, алып килсәм, миңа да, сезгә дә файдасы тияр иде, – ди. Кызының мәктәп яшендәге бала икәнлеген башына да китереп карамый. Төн дә күңел ача торгач, аның лавка артында басып сәүдә итәрлек гаме дә калмаган була, күрәсең. Үзе урынына кызы терәк булуын тели ул. Авылга да шуның өчен кайта.
Шулай итеп, Хәбир Казан мәктәпләренең берсендә укый башлый, Сәмига белән Сүрия колхоз базарында җиләк-җимеш, тавык-чебеш сатарга керешә. Әгәр Сүрия апа мондый шаяруның азагы юньлегә илтмәвен вакытында аңлап, тизрәк акылына килсә, язмыш аларның тормышындагы бу хәтәр борылышны тыныч кына әйләнеп тә узган булыр иде дә бит. Әмма, ни аяныч, исерек хатын аяусыз язмышын алышка чакыра. Явыз уйлы базар узгынчылары белән төне буена сузылган мәҗлесләргә кызын да тартып кертә, шулай итеп, гөнаһсыз баласын да пычрак сазлыкка батырып өлгерә. Әлеге компаниядә Сәмига үз кешегә әйләнә. Алай гынамы? Бер кичтә өстәл янында исереп аңын җуйган Сүрия төн уртасында кызының ярдәм сорап кычкырган тавышына уянып китә. Шешенгән күзләрен ачса, ана, ояты качкан бер әзмәвернең Сәмиганы мәсхәрәләвен күреп, ачыргаланып кычкыра башлый. Хәмер эчә-эчә нәрсә кылганын үзе дә аңламаган, акылы исәргән теге явыз, төрмә срогы янавын сизеп, ике хатын-кызга да пычак белән чәнчи. Үткен карашы белән шкаф эченнән, ваннадан, балконнан Хәбирне эзли. Шаһит белән «эшен» бетергәч, фатирдан гына түгел, Казаннан, Татарстаннан ук чыгып качарга ниятли ул. Әмма Сүриянең җан авазыннан уянган күршеләре стена төя башлагач, каушавыннан ишек табалмый аптырый. Бу фаҗигане әнисе җаны кыелган диван читеннән карап торган Хәбирнең йөрәге таш булып ката.
Нәзер
– «Ашыгыч ярдәм» машинасы мине шәһәр хастаханәсенә алып китте, – диде Хәбир, шул елларны исенә төшереп. Авыр уйлардан аның тамагы да карлыгып киткән иде. – Бик озак дәваланып яттым. Психологлар күзәтүендә тордым. Күз алдымда гел балта-пычак тоткан шайтаннар, гыйфритләр йөгереште. Шулвакыт, бу дөньяда берьялгызым калуымны аңламыйча, әниемнең аркасына качасым, яшеренәсем килде. Тик ул юк иде инде.
Хастаханәдән туры Казандагы 2 нче балалар йортына урнаштырдылар. Үзем кебек ятимнәр белән яши башладым. Миңа бик кыен иде. Урысча белмәвемнән түгел, кинәт кенә ниндидер ят, әтиләрдән, әниләрдән, апамнан, дәү әнидән башка оешкан дөньяга килеп эләгүемә кыенсындым. Мин аны кабул итә алмадым. Алдагы гомерем ничек дәвам иткән булыр иде – белмим, әмма шундый кара кайгылы көннәрнең берсендә безнең балалар йортына бер бизнесмен килде. «Миңа ачы язмышлы бер егет кирәк», – дип мөрәҗәгать иткән ул җитәкчеләргә. Баш табиб аны минем яныма алып керде. Харис исемле иде ул изге кеше. Менә шул Харис абый мине өенә алып кайтты. Ул кайчандыр авыргач, «Терелсәм, бер аяныч язмышлы балага ярдәм итәр идем», – дип нәзер әйткән булган. Менә шул нәзере аны минем янга алып килгән. Мәктәпне тәмамлаганчы, аның янында яшәдем. Харис абый мине үз йогынтысына тартырга уйламады. «Үз кыйблаңны үзең сайла», – диде. Мәктәптән соң үзем теләп армиягә киттем. Срогымны тутыргач, тагын биш елга контракт төзедем. Тормыш итәрлек бераз мая туплагач, Казаныма әйләнеп кайттым. Бер бүлмә сатып алдым. Харис абый килеп, хәлемне белешеп тора.
– Хәбир, ә нигә сиңа авылда хәзрәт дип дәшәләр? –
дип сорадым, оста белән саубуллашканда. Әңгәмәдәшем бу соравыма аптырап калмады.
– Авылда җомга укучы юк. Мин халыкны җомга укыр-
га чакырам, – диде ул. – Килүчеләр генә күренми.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ