«Мине өйдә көтәләр»

Татар милләте менә тагын бер баласын югалтты. XVII Казан халыкара мөселман кино фестивале кысаларында, «Милли конкурс» программасында  катнашкан иң яшь режиссер Александр Далматовның әлеге фильмын караганнан соң күңелдә әнә шундый үкенеч, төер калды.

Әлеге фильмның сюжеты язучы Нәбирә Гыйбатдинованың «Боламык» әсәренә нигезләнгән. Ул гади генә.  Кадыйр исемле солдат армиядән кайтып килә. Ходайның хикмәте: егетләрне поездга хәтле илтеп куярга тиешле машина, күпернең җимерелә башлавын сылтау итеп, солдатларны вокзалга китереп җиткерми. Вокзалга ашыгучы егеләрне тагын бер «хикмәт» көткән икән. Сүнеп калган матайга  тап булалар. Тик егетләрнең берсе генә – Кадыйр гына матай хуҗасына ярдәм кулын суза. Нәтиҗәдә … поездга соңга кала. Поездлар бу станциядә атнага бер тапкыр гына туктый икән. Атна буе тик ятып булмый ич. Кулы эшкә ятканын күреп, туган ягына кайтып баручы егеткә хуҗа кеше эш  тәкъдим итә. Агай табутлар ясый икән. Татар-мөселман кешесенә шактый  ят эш булса да, талымлап тормый, бик тиз риза була яшь  милләттәшебез. Кызыклы да, кызганыч та күренеш: Кадыйр исемен үзгәртүгә, «Коля» дип дәшүләренә дә  егетебез  бик тиз күнә.

Билгеле, авылына кайткач, тиз генә  өйләнеп куярга уйлаган егет бер атнада гына әллә ни күп акча эшләп булмавын аңлый. Бер ай эшләргә ризалаша ул. Әлбәттә, өенә, сөйгәненә хат юллый. Тик менә сөйгәне көтмәскә булган икән… Берәү булса, хатны алуга юлга ашыгыр иде. Әле бит авылда дүрт күз белән көтеп торган әнисе бар. Барча дөньясына үпкәли егет. Мондый очракта, беткә үч итеп, тунны утка якмыйлар, диләр дә бит. Тик Кадыйр-Коля туган җиреннән, әнисеннән, сөйгәненнән ваз кичкән  инде.

 Акча корты да икән бит Кадыйрыбыз (табут ясаудан  акча яхшы гына керә, ахры). Табут ясаучы агай менә шуны сизеп алган да инде. Кияүгә чыга алмыйча картаеп килүче кызын урнаштырырга да җай чыга бит әле, кияү кеше зуррак малга да өметләнә ала.

Кадыйрның акча кортына әйләнүен раслаучы тагын бер мисал. Фильм ахырында вузга укырга барырга җыенган  бер яшь егетне, акча эшләү белән кызыктырып,  үзенә ярдәмче итеп ала ул (күрәсең, бабасы вафат булган яки инде балта-пычкы тота алмаслык картайган). Кадыйр мисалын күз алдына китереп шундук уйлап куясың: бу егет, билгеле инде, институтка укырга бармаячак, табутчы һөнәрененең төшемле эш икәнен сизеп, хыялларыннан баш тартачак.

Ахырда тамашачылар бер-бер артлы торып басып, бу фильмның дәвамы булырга тиеш, моны дәвам итәргә кирәк, моннан берничә серияле фильм төшерергә була, дип тәкъдим итте. Юк, җәмәгать, инде нокта куелды, инде татарның бер бөртеген югалттык. Бәлкем, бу фильм башкаларга сабак, гыйбрәт булыр. Бәлкем, бәлкем…

Тамашачылар соравына җавап биреп, режиссёр үзе дә, мин бу фильм белән милләттәшләребезгә нигез ташларының, туган телебезнең, җыр-көйләребезнең, әти-әниләребезнең никадәрле кадерле булуын, бу изге төшенчәләргә гомер буе тугрылык сакларга, аларны гел күңел түрендә йөртергә кирәклеген аңлатырга тырыштым, дип сөйләде.

Рәшит МИНҺАҖ
Фото: Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.