Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мио, минем Мио!»

«Мио, минем Мио!»  Нәкъ менә әлеге спектакль белән Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 нче театраль сезонын йомгаклый. 18 июнь көнне тамашачы лар 18.00 сәгатьтә Е...

«Мио, минем Мио!»  Нәкъ менә әлеге спектакль белән Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 нче театраль сезонын йомгаклый. 18 июнь көнне тамашачы лар 18.00 сәгатьтә Екатерина Гороховская куелышындагы спектакльне карый алачаклар.
Узган сезон театр тормышында нинди әһәмиятле вакыйгалары белән истә калыр икән?
33 нче сезонда театр тарафыннан 6 премьера тәкъдим ителгән: «Корт», «Озын-озак балачак», «Мио, минем Мио!», «Яратып туялмадым», «Тылсымбикә» һәм «Бәхетле көнем»; 6 проектны гамәлгә ашырылган. Алар –"TAMGA" III режиссёрлар лабораториясе, «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, «Иделкәем & Кариев варислары» фестивале, «Мобиль дәресләр», «Кариев+», Instagramда онлайн – проектлар.
«Федерация» II Бөтенроссия милли театрлар фестивале (Грозный), III Халыкара балалар фестивале (Мәскәү, Санкт-Петербург), «Идел әкияте», (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивале (Чабаксар), Төрки халыкларының XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале, «Арлекин» XVIII Бөтенроссия балалар өчен театр сәнгате фестивалендә Санкт-Петербург) катнашулар кариевлылар өчен бик олы вакыйга булып истә калыр.
Театрның бу сезонда ирешкән уңышлары моның белән генә чикләнми. Сойжин Жамбалова куелышындагы «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Алтын битлек» Россия милли театр премиясенең «2019 – 2020 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре» лонг-листына кергән. Россиянең театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе дипломы белән бүләкләнүе генә дә ни тора?!
Тамашачылар бик яратып кабул иткән «Озын-озак балачак» премьерасы «Инде» интернет-журналы версиясе буенча ел спектакле дип танылуы да зур алкышларга лаек.
Яңа 34 нче театраль сезонын Кариев театры ике фестивальдә катнашуы белән башлап җибәрәчәк. 11 – 19 сентябрьдә Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда  узачак «Федерация» дип аталган III Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә «Озын-озак балачак» спектакле тәкъдим ителәчәк. Шулай ук, «Мио, минем Мио» спектаклен дә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узачак IV Халыкара балалар фестивале көтә.
 Тагын бер шәп яңалык! Быелның җәй аенда «ASYL» Бөтенроссия балалар драматургиясе конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Сезон ябылса да, Кариев театры үзенең онлайн эшчәнлеген җәй айларында да туктатырга җыенмый.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ