Логотип Магариф уку
Цитата:

 «Моңлы саз чыңнары – 2022» конкурсына эшләр көтәбез

 «Моңлы саз чыңнары – 2022» конкурсына эшләр килү дәвам итә. Быел конкурс Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган, сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес э...

 «Моңлы саз чыңнары – 2022» конкурсына эшләр килү дәвам итә. Быел конкурс Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган, сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре, Г.Тукайның сирәк яңгырый торган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгән видеоязмалар конкурсы Арча муниципаль районы хакимияте белән берлектә уздырыла. 
 

Конкурста Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнаша ала.
Әлеге Нигезләмә magarif-uku.ru сайтында урнаштырылды.
Язмалар «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының электрон почтасына (e-mail: magarif@bk.ru, gaila-mektep@mail.ru ) 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Хатта «Моңлы саз чыңнары» конкурсына дип язарга кирәк.
Конкурста җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррирләреннән махсус призлар тапшыралачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ