Логотип Магариф уку
Цитата:

Насыйри укуларында – Хәлиуллин олимпиадасы

Мәркәзебезнең Каюм Насыйри исемен йөрткән 80 нче урта мәктәбендә узучы «Насыйри укулары» дигән II Халыкара фщнни-гамщли конференциянең бүген, өченче  йомгаклау көне дә шактый үзенчәлекле мизгеллә...


Мәркәзебезнең Каюм Насыйри исемен йөрткән 80 нче урта мәктәбендә узучы «Насыйри укулары» дигән II Халыкара фщнни-гамщли конференциянең бүген, өченче  йомгаклау көне дә шактый үзенчәлекле мизгелләргә бай булды.  Төшкә кадәр шушы мәктәпнең IX –  XI сыйныф укучылары арасында Россия Федерациясенең халык укытучысы Рамил Исмәгыйль Хәлиуллин исемендәге I мәктәпкүләм конференция-олимпиадасы булып узды. Ни әчен әлегеолимпиада Рамил Хәлиуллин исемендә икән диярсез? Бу һич тә юкка түгел. Рамил ага үзе шушы мәктәптә укынан, Педгогия институтын тәмамлагач та, ярты гасырга якын гомерен туган мәктәбендә балаларга химия фәне серләрен төшендерүгә багышлаган. Һәм химия дәресләрен башлыча татар телендә алып барган. Һәм Татарстан укытучылары арасында иң беренчеләрдән булып Россиянең халык укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булган. Укыту эшеннән туктавыннан 9 еллап булса даТуган мәктәбе белән әле бүген дә аралашып яши. Әле күптән түгел зурлап аның 80 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Аның исемен йөрткән әлеге олимпиадада мәктәпнең химия фәнен аеруча үз иткән 12 укучысы бу фәннән ни дәрәҗәдә белемле икәнлеген исбатлады. Шунысы да бар: олимпиада биремнәре укучыларга татар телендә тәкъдим ителде. Аның нәтиҗәләре буенча 11 Б сыйныфыннан Сабина Гобәйдуллина  абсолют җиңүче дип табылды.
Насыйри укуларының пленар утырышында исә химия олимпиадасы җиңүчеләрен, Насыйри укуларында актив катнашкан укучыларны һәм аларның фәнни җитәкчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Аларны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Илдар улы Халиков, Каюм Насыйри институтының фәнни-мәгариф үзәге җитәкчесе Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова, Бөтендөнья татар конгрессыннан     тарихчы-археолог Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов, Кыргызстандагы Ош гуманитар-педагогика институты профессоры Балтагул әфәнде Нуренбәтов һәм башкалар тәбрикләп, иҗади уңышлар теләде.
Таһир САБИРҖАНОВ
Альберт САБИР фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ