Логотип Магариф уку
Цитата:

Октябрь аенда истәлекле көннәр

1 – Халыкара өлкәннәр көне.Халыкара музыка көне.Россиянең Коры җир гаскәрләре көне.Петербург Фәннәр академиясенең беренче мөхбир әгъзасы, татар-калмык мәктәпләрен оештыручыларның берсе, тарихчы, геогр...

1 – Халыкара өлкәннәр көне.
Халыкара музыка көне.
Россиянең Коры җир гаскәрләре көне.
Петербург Фәннәр академиясенең беренче мөхбир әгъзасы, татар-калмык мәктәпләрен оештыручыларның берсе, тарихчы, географ, икътисадчы Пётр Рычковның тууына 310 ел (1712–1777).
Тарихчы-этнолог, географ, язучы Лев Гумилёвның тууына 110 ел (1912–1992).
Педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы, Үзбәкстанның халык мәгарифе отличнигы Гриф Хәйруллинга 85 яшь.
Язучы Рафис Сәлимгә 70 яшь.
2 – Халыкара социаль педагоглар көне.
Россиядә урта һөнәри белем бирү көне.
Электрон почта көне.
3 – Халыкара табиблар көне.
Балалар сәламәтлеге көне.
Бөтендөнья архитекторлар көне.
4 – Бөтендөнья хайваннарны яклау көне.
СССРда дөньяда беренче тапкыр Җирнең ясалма иярчене җибәрелгәнгә 65 ел (1957).
Шагыйрь, журналист, филология фәннәре кандидаты, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Ленар Шәехкә 40 яшь.
5 – Халыкара укытучылар көне.
Татар шагыйре Мансур Гаязның тууына 105 ел (1917–1943).
6 – Иминиятчеләр көне.
Сарымсак яратучылар көне.
Театр тәнкыйтьчесе, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гали Арслановка 75 яшь.
7 – Мәүлид бәйрәме.
Халыкара елмаю көне.
Әдәпле кешеләр көне.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга 70 яшь.
8 – Шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче Марина Цветаеваның тууына 130 ел (1892–1941).
9 – Бөтендөнья почта көне.
Бөтенроссия уку көне.
Татарстанда Уңыш бәйрәме.
Актёр, режиссёр, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Празат Исәнбәтнең тууына 95 ел (1927–2001).
10 – Халыкара психик сәламәтлекне саклау көне.
11 – Башкортстан Республикасы көне.
Халыкара кыз балалар көне.
Физик, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Хәйбуллинның тууына 85 ел (1937–2007).
Журналист, мөхәррир, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Садыйковага 70 яшь.
Җырчы, Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинга 60 яшь.
Кардиолог, медицина фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Рөстәм Хәйруллинга 50 яшь.
13 – Казандагы «Теплоконтроль»  предприятиесе төзелүгә 70 ел (1952).
Тел-әдәбият галиме, тарихчы, репрессияләр чоры корбаны Җамал Вәлидинең тууына 135 ел (1887–1932).
Әдәбият галиме, театр белгече, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, республикабызның атказанган сәнгать һәм фән эшлеклесе Азат Әхмәдуллинның тууына 90 ел (1932–2021).
14 – Халыкара стандартлаштыру көне.
Табигать тыюлыклары хезмәткәрләре көне.
Чәкчәк көне.
15 – Хәтер көне (1552).
Авыл хатын-кызлары көне.
Рус совет язучысы, драматург, сценарист, фотограф Илья Ильфның тууына 125 ел (1897–1937).
Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, журналист, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Россия хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Зилә Вәлиевага 70 яшь.
16 – Бөтендөнья сәламәт туклану көне.
Азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
Әтиләр көне.
Сүзлекләр көне.
17 – Бөтендөнья фәкыйрьлеккә протест белдерү көне.
Бөтендөнья җыр көне.
Шагыйрь Гали Хуҗиевның тууына 110 ел (1912–1966).
Актриса, мәдәният эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншинаның тууына 105 ел (1917–2003).
18 – Бөтендөнья хатын-кызлар бәхете көне.
Рус электротехнигы, кыздыру лампасын уйлап тапкан Александр Лодыгинның тууына 175 ел (1847–1923).
Актёр, Татарстанның халык артисты Әнвәр Гобәйдуллинның тууына 100 ел (1922–2012).
Язучы, драматург, артист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Сафиуллинга 75 яшь.
19 – Бөтенроссия лицейда укучылар көне.
20 – Халыкара аш-су осталары көне.
Мәгърифәтче, дәреслекләр авторы, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Хәләф Гардановның тууына 90 ел (1932–2007).
21 – Балет артисты, балетмейстер. либреттолар авторы, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Юлаев исемендәге республика премиясе лакреаты Фәйзи Гаскәровның тууына 110 ел (1912–1984).
22 – «Ак торналар» бәйрәме.
23 – Рус язучысы, әдәбият һәм сәнгать өлкәснендә Россия Дәүләт премиясе лауреаты Василий Беловның тууына 90 ел (1932–2012).
24 – Берләшкән Милләтләр Оешмасы көне.
Халыкара мәктәп китапханәләре көне.
Әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, халык мәгарифе отличнигы Җамал Вәзиеваның тууына 115 ел (1907–1989).
Гамәли бизәлеш рәссамы Елена Шмелёвага 70 яшь.
25 – Хатын-кызларның халыкара тынычлык өчен көрәш көне.
Россия Федерациясенең таможня хезмәткәрләре көне.
26 – Кабак көне.
Рус рәссамы Василий Верещагинның тууына 180 ел (1842–1904).
27 – Бөтендөнья аудиовизуаль мирас көне.
Остазлык көне.
Италия композиторы Никколо Паганининың тууына 240 ел (1782–1840).
Шагыйрь, публицист, үзешчән композитор Рөстәм Зариповка 70 яшь.
28 – Халыкара анимация көне.
Әби-бабайлар көне.
Шагыйрә, популяр җырлар авторы, педагог Шәрига Таһированың тууына 100 ел (1922–2008).
29 – Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне.
Россия Федерациясенең ведомстводан тыш сак хезмәте көне.
30 – Россиядә репрессия корбаннарын искә алу көне.
Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре  көне.
31 – Бөтендөнья шәһәрләр көне.
Халыкара сакчыллык көне.
Рус язучысы Евгений Пермякның тууына 120 ел (1902–1982).
                                       ***

Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ