Олы йөрәкле, ун балалы дустым, сыйныфташым

Дустым Розага шалтыраттым. Институтны тәмамлаганнан бирле – утыз елдан артык укытучы булып эшләүче дустым белән күптән сөйләшәсем килә иде инде. Кукмара районының Пүчинкә-Сутер авылында яшәүче  Шәйфетдиновалар гаиләсен бик күпләр белә. Алар турында “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы”, “Хезмәт даны” һ.б. матбугат чаралары бик күп язды. Ун ятим балага гаилә җылысы, әти-әни назы биргән гаиләләр бик күп була алмый ул. Без – Роза белән бик күптәнге дуслар. Алабуга дәүләт педагогия институтында укыганнан бирле дисәм, аз булачак. Без – аның белән 1 нче сыйныфтан бирле дуслар. Кукмара районының Нырты урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында бергә укыдык, аннан аерылыштык. Алабугага килгәч, мин танып алдым аны. Элеккеге сыйныфташым Роза Закировага үзем барып эндәштем. Шуннан бирле бер-беребезне “минем сыйныфташым” дип таныштыра идек. Тик күпләр аңлый алмый иде, ничек инде берсе – Мамадыштан, икенчесе Кукмарадан булган кызлар сыйныфташлар була ала?

Менә кичә, Олы көн – Пасха көнне Розага дәшеп аласы иттем. Бер Мамадышта узган семинарда телефон номерларын алышкан идек, югалтышканбыз. Ярый әле, социаль челтәрләр бар хәзер. Тавышымны тануга: “Христос Воскрес!” – дип сәламләде дустым. Югыйсә шулай дип эндәшергә үзем әзерләнеп торган идем. Ник дисәң, Розаның тормыш иптәше Владимир – удмурт милләтеннән, тәрбиягә алган балалары да төрле милләт һәм дин вәкилләре. “Ничек җавап бирер икән Роза?” – дип сынап карамакчы, имеш.

Бик озак итеп, рәхәтләнеп, тәмләп сөйләштек. Сөйләшер сүзләрнең очы-кырые юк. Тик сүзем барыбер тәрбиягә алган балаларга бара да тоташа. “Роза, барыбер үз балаларың түгел бит инде, йөрәк җылыңны ничек җиткерәсең?” – дим. “Үз балаларыңны аерып, аларны өстен куйсаң, булмый бит инде, тигез күрәм, тырышып эшләмим мин аны, үзеннән-үзе шулай килеп чыга, – ди Роза. – Бер нәрсәсе дә юк бит инде аның, мәктәптәге балаларны аерып булмый бит, нәкъ шуның төсле инде!”

Мин дәшкәндә кызлар белән бәйрәм бөккәннәре пешереп ята иде хуҗабикә. “Эшегезне бүлдем!” – дип читенсенүемә: “Бүлмәдең, үзләре белә, остардылар инде! Алар миңа түгел, мин аларга булышам хәзер, – дип елмая дустым. – И ерак булмасаң, килеп китәр идең әле син безгә!” – дип шаярта. Барыр идем шул!

Без сөйләшкәндә күңелле хәбәр җиткерделәр Розага: Флора исемле азәрбайҗан милләтеннән булган кызы районда уздырылган  бадминтон ярышында I урынны алган. Булдырган! Әнисенә сөенеч, мәктәбенә дан китергән. Белемгә аңлы караш, хезмәт тәрбиясенә зур әһәмият бирелүче бу гаиләдә милләтара мөнәсәбәтләргә дә зур игътибар бирелә. “Дин мәсьәләсе дә ирекле бездә, – ди Роза. – Үз балаларыма да ирек куйдык: әтисе динен тотучылар да, мөселман динендә булып, намаз укучыларыбыз да бар”.

Роза мәктәпне тәмамлаганнан соң, төрле уку йортларында һөнәр алып чыгып китүче балалары белән дә һәрвакыт элемтәдә икән. “Телефоннан: ”Әни!” – дип дәшсәләр, миңа шуннан да олы бәхет юк инде!” – ди курсташым. Тәрбиягә алынучылар арасында ятим калганнары да, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәре дә бар икән. Баласы Шәйфетдиновларда тәрбияләнүче, үзе аналык хокукыннан мәхрүм ителгән хатын белән дә очрашырга туры килгән аңа. “Аның белән очрашкач, бик озак үз-үземне кая куярга белмәдем, – ди Роза. – Тик баласы өчен сөендем, бездә аңа рәхәт булуын аңладым. Әмма тормыш төбенә тәгәрәгән, алкоголизм авыруыннан чыга алмаган биологик ана шулай да: “Рәхмәт Сезгә! Минем балаларымны кеше, бәхетле итә алган өчен рәхмәт!” – дигәч, дөрес юлда икәнемне аңладым.

Сыйныфташым, курсташым Роза Шәйфетдинова-Закирова! Үзеңнең,  ирең Володяның, гаиләңнең олы йөрәкле булуың белән горурланабыз без! Матур гаилә булып, бер-берегезне аңлап, озын гомер кичерсәгез иде!

Лидия КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы.

 

Фотоларда: 1. Роза белән Владимир Шәйфетдиновлар,

  1. Олы көндә йомырка җыеп кайткач.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.