Өйдә торып укуның уңай һәм тискәре яклары

Әйе, җәмәгать, шундый көннәргә килеп җиттек. Без сабый чакта мәктәпкә соңламас өчен битне юмый чыгып йөгергән чаклар була торган иде. Ә хәзер менә балаларның  мәктәпкә йөрисе килү-килмәвен тикшерәбез. Баксаң, балаларны өйдә укытуны яклаучы гаиләләр елдан-ел арта бара икән. Моны үз җилкәсендә татыганнарның уңай тавыш бирүләре дә  дәлилли.

Гаиләдә белем алу юлына күчү өчен бернинди медицина белешмәләре дә, гаиләнең махсус шартларда  тормыш алып баруы да кирәк түгел.  Уку программасын үзләштерү формасын сайлау  ата-аналар һәм аларның балалары теләгенә бәйләнгән.  Гаилә башлыклары  дәресләрне сабыйларына үзләре дә аңлата ала, кирәк булса  өйгә  педагог-репетиторлар да чакырта,  хәтта  нәнүсләрен дистанцион курсларга яки  онлайн-мәктәпләргә  яздырырга мөмкиннәр.  Укучы  мәктәпкә аттестация үтү өчен генә беркетелә.

Ата-аналарның уку программасын, уку әсбаплары исемлеген, үзләренә ярашлы формадагы аттестация бирүче мәктәпне сайлап алырга хокукы бар. Уку азагында  аны өйдән торып тәмамлаучылар  мәктәп укучылары  белән бер шартлардагы йомгаклау аттестациясе уза һәм дәүләт үрнәгендәге  урта белем турында аттестат ала.

Ә шулай да  гаилә белемен хуплаучылар  каян барлыкка килә? “Мәгариф турында”гы канун  ата-аналарга балалары өчен гаилә белемен дә кертеп, теләсә кайсы уку формасын сайлау хокукын бирә. Балалары белән өйдә шөгыльләнергә теләгән ата-аналарга  бу хакта  мәгариф департаментына язмача белдерү дә җитә. Әмма барыбер гаиләдә  мондый карар юктан гына барлыкка килми. Өйдә белем алуның уңайлы юл булуын  ачыклаган берничә фактор бар.

Бала даими рәвештә спорт, музыка, бию белән шөгыльләнә. Бик еш ярышларда, конкурсларда, концертларда  чыгыш ясарга, дәресләр калдырырга туры килә.  Ул бик еш шөгыле буенча фикердәшләре белән аралаша. Белем алуның гаилә формасы  балага атналык көндәлеген  дәрес вакытларын һәм  шушы чараларны искә алып төзергә, вакытны бушка сарыф итмәскә мөмкинлек бирә.

Бала үсеш буенча үзенең яшьтәшләрен  узып китүчән. Элек мондый балаларны өлкән сыйныфларга күчерәләр иде. Әмма тәҗрибә аның проблеманы хәл итүдә  иң яхшы юл булмавын күрсәтә.  Вундеркинд өлкән сыйныфлар арасында үзен уңайсыз хис итә, аларның уртак мавыгулары,  мәнфәгатьләре дә юк. Психикага зыян килә, бала мәктәп коллективында үзен “ала карга” итеп тоя. Мәгариф турындагы кагыйдә һәрбер укучыга аерым  караш принцибында тора.  Бер яктан,  укытучы  сыйныф даһиена аеруча катлаулы мәсьәләләр бирә алса да, тулы бер сыйныф каршында  ул  бер укучы белән генә аерым шөгыльләнә алмый.  Нәтиҗәдә,  укучы дәрестә аптырап утыра,  белемгә, укуга омтылышын югалта, мәктәп белән кызыксынуы кими. Гаилә белеменең уңай ягы –психик һәм акыл үсеше өчен тискәре нәтиҗәләрсез генә белем алу тизлеген саклау.

Ата-аналар улы яки кызына гадәти мәктәпкә йөрергә  юл куймый торган  идеологик яки дини карашларда тора.

Ата-аналарның эше  күченүләр белән бәйле. Бала да алар белән бергә күчеп йөрергә, мәктәбен алыштырырга мәҗбүр. Бу аның организмына зур  киеренкелек тудыра. Мәктәп коллективы –оешкан организм, һәрвакыт аның эченә керергә омтылу  яшь кешенең психологиясенә көч китерә, ул энергиясен юкка сарыф итә, күңеле кайта һәм мәктәпләрдә вакыт узсынга гына йөри башлый.  Мондый чакта мәктәптә яхшы билгеләренә уку турында сүз алып бару кыен.  Өйдә укыган очракта даимилек өзелми, яңа укытучыларга да күнегәсе юк.

Статистикага күз салсаң, бу хәл,  башка ситуацияләр белән чагыштырганда  белем алуда гаилә формасына күчү турында карар кабул иткәндә, бик еш төп сәбәп булып тора. Аның янына тагын берничә факторны өстәми булмый:

– сыйныфташлар һәм укытучы белән конфликтка керү;

– укытуның торышы белән килешмәү;

– үсмер үсешендәге үзенчәлекләр.

Еш кына мәктәпкә йөрмичә уку юлын әти-әниләре шулай укып төпле белем алганнарның  балалары  сайлый.

Мәктәп белеменең өстенлекле һәм кимчелекле яклары турында күпләр сөйли. Матбугатта да мәгариф министры, мәктәп директорлары, укытучылар һәм ата-аналарның  фикерләре еш күренеп тора.  Балаларның үзләреннән сирәк сораштыралар. Моннан берничә ел элек Гомумроссия халык фронты  белән “Милли мәгариф ресурслары” фонды Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче  13–17 яшьлек өч меңгә якын үсмердән тирәнтен сораштыру уздырган булган. Аның нәтиҗәләре һич куанырлык түгел.  Алардан күренгәнчә, катнашучыларның 28 процентына гына мәктәптә уку ошый, 16 проценты мәктәпкә үзләрен мәҗбүр итеп кенә йөри.  Димәк, укучыларның 72 проценты мәктәптә укуны өнәми булып чыга.  Сәбәпләре дә ялкаулык белән теләккә бәйләнмәгән. Әйтик, 48 проценты дәресләрнең кызыклы үтмәвенә, 31 е сайланган белгечлек белән бәйләнмәвенә басым ясый. 65 проценты дәрес хәзерләргә, 59 ы  яраткан эш белән шөгыльләнергә вакыт җитмәвеннән зарлана, 47 проценты дәреснең бер өлешен компьютер, икенчесен укытучы катнашуында узуын күрергә тели. Мәктәптә ремонт үткәрелмәвенә, укытучыларның абруе булмавына көенүче балалар да шактый. Балалар күрсәткән сәбәпләргә караганда, Россиядәге мәктәп белемендә хәзер дә хәл ителми килгән сәбәпләр байтак. Алар теләсә кайсы баланың укудан күңелен кайтарырга мөмкин.

Гаилә белеме баланы  мәктәп белән бәйле күп кенә проблемалардан  йолып кала. Аның бәхәссез уңай яклары:

Һәр баланың үзенә генә хас кабул итү тизлеге. Мәктәп системасы яңа теманы аңлау, үзләштерү һәм ныгыту өчен һәркемне бертөрле вакытка куя.  Тормышта алай булмый, һәркемнең үзенчә башкару тизлеге бар.  Укытучының   моны исәпкә алырга мөмкинлеге юк, ул дәресне  һәркемгә  аерым аңлата алмый.  Өйдә бала үзенә оптималь режимда  белем ала.

Шәхси көндәлек. Мәктәптә дәресләр иртә башлана. Күп кенә балаларга иртән тору авырга туры килә.  Баш миенең активлыгы беренче дәресләрдә түбән була. Әмма мәктәп санитарлары  катлаулы дәресләрне 2–3нче сәгатьләргә, “ябалаклар” уянмаган вакытка куя. Мондый укучыларга иң яхшысы – икенче сменада уку. “Тургайлар”  өчен иң авыры  төштән соң уку. Дүрт дәрестән соң алар арый, теманы авыр үзләштерә башлый. Өйдә уку  биологик ритмга туры килгән уңайлы көндәлек төзергә мөмкинлек бирә.

Укыту программаларын һәм методик дәреслекләрне сайлап алу мөмкинлеге.  Һәр уку фәне буенча берничә дәреслек чыгарыла.  Мәктәп – укытучы, ата-ана үзе  ошатканын сайлап ала.    Белем алу юлына караганда, аның нәтиҗәсе мөһимрәк.

Мәктәп программасын тизрәк үтү мөмкинлеге.  Сәләтле балага мәктәп дәреслекләрен  үзләштерүгә гомернең 11 елын тоту  мәҗбүри түгел.  Ул аны  үз тизлегендә, аттестациягә кадәрге этаплар арасында уза ала. Калган вакытын булачак һөнәренә кирәкле фәннәрне тирәнтен  үзләштерергә куллана.

Педагог сайлау.  Фәнне үзләштерергә өлгермәү укытучыны кабул итү-итмәү белән дә бәйле булырга мөмкин.  Укучыга аның аңлату алымы, сөйләү тизлеге, укыту методикасы  ярашмаска мөмкин.

Конфликтлар булмау.  Мәктәп коллективындагы бәхәсләр  укучының укуга карата тискәре мөнәсәбәтенә бик еш сәбәп булып тора.  Аның укырга барасы килми, уенда гел  “дошманнары” белән каршы тору ысуллары. Нәтиҗәдә – өлгереш түбәнәя,  психологик  сәламәтлеккә  көч килә. Бу аеруча үсмерләр арасында еш күзәтелә. Мондый хәлдә иң яхшысы– укучыны белем алуның гаилә формасына күчерү.

Саулык өчен файда. Укучының сәламәтлеге аның үзе укыган шартларга  бәйле булуында.  Партада көн саен 5–6 сәгать  утыру  сын-гәүдә торышының  бозылуына китерә. Киеренкелектән күз күреме начарлана. Өйдә укыган бала үзе теләгән вакытта тәнәфескә туктала, ятып тора, һава суларга чыга. Бу, үзенә күрә,  организмга ял бирү дип санала.

Хәзерге вакытта мәктәп күбрәк фән белемнәрен үзләштерүгә йөз тота. Укытучылар әлеге күнекмәләрнең киләчәктә тормышта кирәге чыгуы белән аз кызыксына.  Бүген укучылар финанслы планлаштыру,   стратегик фикерләү  нигезләре кебек  белемнәрдән читләштерелгәннәр. Югыйсә практикадан күренгәнчә, үсмерләр дөрес белем биргәндә  әлеге мәгълүматларны рәхәтләнеп үзләштерә ала.  Гаилә белеменең төп  өстенлеге – ныгыган мәктәп системасына йөз тотмау. Укучы  гаилә белемендә  зур тормышта кирәге чыгачак практик гыйлемнәрне күбрәк үзләштерә ала.

Әлбәттә, өйдән торып укуның үз кимчелекләре дә юк түгел.  Әйтик, өйдән укытканда ата-аналарның берсенә аеруча башлангычта укучы бала белән күбрәк утырырга туры киләчәк. Матди яктан барлык гаиләләргә, аеруча  балага педагог – фән укытучыларын  чакырганда уңайлы түгел. Өйдә укыган балада дисциплина җитешми. Мәктәпкә йөрүче бала көн тәртибенә өйрәнә, дәрес үзләштергәндә коллектив эшчәнлек  күнекмәләре ала, коллектив каршында чыгыш ясарга өйрәнә. Әмма аның төп өстенлеге күп вакытны гаилә белән үткәрүдә.  Ата-анага  балалар үстерүдә элек-электән  иң җитмәгәне дә вакыт иде бит.

                                                                  Ирек НИГЪМӘТИ

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.